СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Минем өем" әйлән -бәйлән уены

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«"Минем өем" әйлән -бәйлән уены»

«Минем өем» әйлән-бәйлән уены


Максат: Балаларда татар сөйләмен активлаштыру, татар теленә кызыксыну уяту. Ишетү игътибарын, хәтерне үстерү. Шатлыклы хисләр уяту. Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзалары турындагы белемнәрен баетуны дәвам итү

Куллану: әйлән-бәйлән уены 6 кешелек балалар төркеме белән эшләү өчен кулланыла ала.

Җиһазлар: гаилә әгъзалары сурәтләнгән битлекләр яки медальоннар: әби, бабай, әти, әни, кыз, малай.

Уен барышы: Тәрбияче балаларга уен уйнарга тәкъдим итә. Балаларга рольләрне бүлеп бирә, аларның кем икәнен ачыклый.

Сөйләм үрнәге:

Тәрбияче: Син кем?

Бала: Мин Әни (әти, бабай, әби, кыз, малай).

(Аннары балалар тәрбияче белән бергә «Минем йортым» җырын җырлыйлар, үз рольләре буенча текст буенча гамәлләр күрсәтәләр).

«Мин өем»

Бу өй матур, бу өй зур.

Монда яши бабай, -Мин бабай

Монда яши әби. -Мин әби.

Әйе шул, әйе шул, бу өй матур, бу өй зур.

Монда яши әти, -Мин әти.

Монда яши әни. -Мин әни.

Әйе шул, әйе шул, бу өй матур, бу өй зур

Монда яши малай, -Мин малай.

Монда яши кызы, -Мин кыз.

Әйе шул, әйе шул, бу өй матур, бу өй зур.