Мифтахетдин Акмуллага багышланган электрон китап.
Эчтәлеге
- М. Акмулланың тормыш юлы
- М. Акмулланың шәҗәрәсе
- М. Акмулланың иҗаты
- Акмулла исемендәге БГПУ
5. Акмулла исемендәге музей
6 Акмулла кабере янында
7. Рәсем сәнгатендә Акмулла образы
8. Сәхнәдә Акмулла образы
М. Акмулланың тормыш юлы.
Акмулла 1831 елның 27 декабрендә Уфа губернасы (хәзерге Башкортстан Республикасы) Бәләбәй өязенең Туксанбай авылында мулла гаиләсендә туа. Башта авыл мәдрәсәсенә йөри, аннары Стәрлебашта шагыйрь Шәмсетдин Зәкидән дәресләр ала, соңрак Троицк мәдрәсәсендә укый. Җәйләрен казакъ балаларын укыта.
Акмулла төрле урыннарда яши, эшли. Уку–язу, белем бирүдән тыш, балта остасы, тимерчелек һөнәре белән дә шөгыльләнә; матур моңлы тавыш белән җырлый да; тыңлаучыларны мавыктырырлык итеп сөйли дә, шигырьләр дә укый.
Алга
Акмулланың үлеме көтелмәгәндә һәм үкенечле була. Ул 1895 елның 27 октябрендә каршы төндә Троицкидан Златоустка барганда, Мияс заводыннан ерак түгел билгесез кешеләр тарафыннан үтерелгән.
Кирегә
М. Акмулланың шәҗәрәсе
Абдулла
Бирбабаев
(1937-1995)
(11 улы һәм кызы)
Гарифулла
Хәйбулла
Мәймүнә
Бирбаба
Гәбидә
Фазулла
Хәйрулла
Абдулла
Гыйлметдин
Гәрифә
Лотфулла
Гәлимулла
Бабадҗан
Әхмәди
(1855)
М. Акмулла
(1831-1895)
Бәдретдин
Гәйшә
(1857)
Гөлниса
(1833)
Мөкфинә
(1814)
Гөбәйдулла
(1855)
Бәдретдин
(1858)
Указлы мулла
Камалетдин
(1805)
Гыйлман
(1836)
Шәрәфетдин
(1820)
Хөснетдин
(1814)
Шәмсетдин
(1814, өч бала)
Указлы мулла,
Мөхтәсип
Ишкуҗа Ишбулдин
(1768-1843)
(9 улы һәм кызы)
Кирегә
Иҗаты
Акмулланың безгә билгеле иҗат мирасы әлләни зур түгел. Шагыйрьнең җыентыклары Казанда берничә мәртәбә нәшер ителгән. Акмулла әсәрләре мәрсия, мәдхия, робагый, шигъри хат, газәл, мөнәҗәт жанрлларында иҗат ителгән. Шагыйрьнең иң беренче басылган зур әсәрләреннән берсе – «Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе» (1892) Акмулланы барлык төрки телләрдә сөйләшүче укымышлыларга таныта.
Акмулланың әсәрләре тирән һәм фәлсәфи эчтәлекле, поэтик эшләнешләре камил булу белән аеруча игътибарга лаек. Ул чын мәгънәсендә шигырь остасы, XX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, шигырь мәктәбе тудырган әдипләрнең берсе һәм күренеклесе.
Алга
Акмулла әсәрләрен идея-тематик яктан, гадәттә, өч төркемгә бүлеп йөртәләр:
1.Мәрҗанигә мөнәсәбәтле һәм, гомумән, мәгърифәтчелекне, тәрәккыятне (прогрессны) яклап язган әсәрләре. Моңа шагыйрьнең “Нургали хәзрәткә...” дип аталган мәрсиясе һәм кайбер башка ядкәрләре керә;
2.Әдипнең тоткынлыкта иҗат ителгән һәм иҗтимагый гаделсезлеккә ризасызлык белдергән әсәрләре;
3.Фәлсәфи, әхлаки, дини мәсьәләләр хакында төрле уйлануларны үз эченә алган парчалары.
Акмулланың төрмәдә язылган шигырьләренә тирән лиризм хис-кичерешләрнең табигыйлеге, ихласлыгы хас. Автор тоткынлыкның авыр газапларын, лирик каһарманның кайнап торган рухи халәтен күрсәтү аша ирек, хаклык, шәхес хөрлеге идеяләрен алга сөрә.
Акмулла – тормышның үзәгендә кайнаган, һәрвакыт хәрәкәттә, эш-гамәлдә булган тынгысыз зат.
Алга
М. Акмулланың иҗат агымы
Мәгърифәтчелек
реализмы
Мисаллар
Тиз үзгәрүче
дөньяда эшлекле
кешене сурәтли.
Күзең сал: Мәрҗәни – ул
Тимер казыкБулмаса, кыйбла
тапмай адашырсың...
Кешене аң-белемгә өнди.
Илтифат ит:
укудадыр шәрәфәтләр,
Наданлыктан килеп ятыр
зур афәтләр.Укыганнар күктә
очар, суда йөзәр,
Юктыр анда әүлиялек, карамәтләр.
Кешегә табигыйлек тәрбияләү шарт .
Һавада ул бер шоңкар әйләнә очкан...
Табигат ь тәге дөрес кануннарны
табарга омтылу хас.
Залимләргә хәзерләнгән җәһәннәм бар...
Кирегә
Акмулла исемендәге БГПУ
Алга
8 октябрь 2008 елда БГПУ бинасы алдында М. Акмуллага һәйкәл ачылды (аторлары В. Дворник һәм Д. Магафуров).
Кирегә
Акмулла исемендәге музей
Алга
М. Акмулланың өй эче күренеше
Кирегә
Рәссамнарның Акмуллага багышланган картиналары
Алга
Рәссамнарның Акмуллага багышланган картиналары
Алга
Рәссамнарның Акмуллага багышланган картиналары
Кирегә
Татар дәүләт академия театры тарафыннан
Акмуллага багышланган спектакльдән күренеш
Алга
Татар дәүләт академия театры тарафыннан
Акмуллага багышланган спектакльдән күренеш
Кирегә
Акмулла кабере янында
Кирегә