Нейрографика турында ишеткәннән соң, бу алым миндә бик зур кызыксыну уятты. Мин бу алым турында өйрәнә башладым. Башта үзем өчен генә кулланып файдасын күрсәм. Соңрак балаларны да нейрографика белән таныштырдым.
Яңа методика психологик киеренкелекне төшерергә ярдәм итә, вак моториканы үстерә, акыл һәм психофизик үзенчәлекләрен үстерә, сәнгать – эстетик үсешенә ярдәм итә, күп кенә проблемаларны хәл итә, шулай ук яңа мөмкинлекләр ача. Хәтта игътибарлылыгы түбән, таркау балаларда да зур кызыксыну уятты.
Без балаларның физик сәламәтлегенә зур игътибар бирәбез, әмма шул ук вакытта аның психофизик үсеше игътибарсыз кала. Әмма моңа зур игътибар бирергә кирәк. Курку, тревога, үз-үзеңне түбән бәяләү - бу балаларның психологик сәламәтлеге симптомнары.
Шуңа бәйле рәвештә психоэмоциональ халәтне һәм психологик сәламәтлекне тотрыкландыручы һәм төзәтүче методларны, техникаларны эзләү зарурилыгы туа. Традицион методларны куллану белән беррәттән, үсеш авырлыкларын җиңеп чыгуда нейрографика кебек инновацион методлар мөһим роль уйнарга мөмкин.
Кулына маркер тота алган һәр кеше бу алымны үзләштерә ала, моның өчен рәсем ясый белергә кирәкми.
Метод гади һәм кызыклы! Нейрографика-ул дөньяны иҗатта үзгәртү методы.
Нәрсә соң ул нейрографика?
"Нейрография" сүзе ике өлештән тора:«нейро» һәм «графика».
"Нейро" - баш мие, психика: кешенең тормышы, хәле, тойгылары һәм тынычлыгы нидән тора..
"Графика" - ул линия, яки сызык
Ягъни нейрографика-кәгазь битендә билгеле бер адым алгоритмны график юл белән турыдан-туры баш мие белән эшли торган метод.
Нейрографика-гади геометрик фигуралар һәм сызыклар ярдәмендә кичерешләрне, конфликтларны белдерү, кискен проблемаларны хәл итү юлларын табу һәм уңай максатларга ирешү ысулы.
Шулай итеп, нейрографика безнең белән фикерләү, аң белән рәсем ясау мөмкинлеген аңлата. Бу методика безнең өчен эчке бурычларны хәл итү ысулы буларак кызыклы.
Нейрографиканың төп методы-чикләүләрне бетерү. Төп фигуралар - түгәрәк һәм сызык. Нәрсә ул түгәрәк? Түгәрәк - ул бөтенлек.
Идеаль түгәрәк рәсем ясау шактый катлаулы, шуңа күрә әйләнә кат-кат йөретеп канәгатьләнерлек хәлгә кадәр формалаша. Объект никадәр мөһимрәк булган саен, ул түгәрәк сызыклар белән уратылган. Сызык икенче мөһим график элемент булып тора. Алар фигураларны тоташтыралар һәм алар арасында үзара бәйләнеш формалаштыралар.
Сызыклар бер-берсе белән тоташкан урыннарда почмаклар барлыкка килә. Почмак проблема, киеренкелек, конфликтны аңлата.
Нейрографик рәсем ясау.
Рәсем ясау өчен альбом битләре, төсле карандашлар, фломастерлар, нечкә кара төстәге маркер, гелевый ручкалар әзерләргә кирәк. Эш вакытында тынычландыргыч музыка да кабызырга була.
1 нче этап -Кулыгызга юка кара маркер, яисә гелевый кара ручка, яки кара карандаш алыгыз, каршыгызга ак кәгазь бите куегыз. Тирән итеп сулыш алыгыз һәм бөтен курку, начар кәеф, күз яшьләре, борчуларны исегезгә төшерегез, ә аннары аларны кәгазьгә кискен хәрәкәтләр белән сызгалагыз. (кәгазь буенча 3-4 секунд эчендә кискен йөрегез, нейросызыклар ясыйбыз).
2 нче этап –Без кәгазьдә бик күп кисешкән сызыклар,почмаклар күрәбез. Аларны түгәрәклибез. Бу эшне кара төстәге маркер, фломастер, ручка, карандаш белән башкарабыз.
3 нче этап-сызыкларны төзеп бетерәбез. Нинди дә булса конкрет кагыйдәләр юк, ничек ясарга кирәк: ничек сизәсез, шулай эшлисез. Сызыклар өстәгәннән соң, барлыкка килгән почмакларны әйләндерәбез (түгәрәклибез).
4 нче этап-бу этапта рәсемне үзебезгә ошаган төсләргә буйыйбыз.
5 нче этап - этапта сызыкларны тагын бер тапкыр нечкә маркер белән кабатлап чыгабыз. Поля сызыклары нейрография рәсеменең соңгы этабы булып тора. Балалардан нәрсәгә ошаган дип сорыйбыз. Кемнең яки нәрсәнең сүрәтен күрәләр икән, шуны әйләндереп алырга кушабыз.
Ахырда сызыклардан һәм түгәрәкләрдән торган матур рәсем килеп чыга.
Рәсем ясауның барлык этапларын узу нәтиҗәсендә бала тынычлана.
Практика күрсәткәнчә, бу ысулның уңай нәтиҗәләре бар. Аны мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен дә, шул исәптән махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен дә кулланырга мөмкин. Ата-аналар һәм балалар өчен балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшыртуга, педагоглар өчен «һөнәри яну синдромы " профилактикасы өчен үткәрелә. Чыннан да, бу бик көчле метод. Алга таба да мин, бу методны кулланырга уйлыйм.