“Урманга сәяхат”
Максат:
1) Балаларның урманнар турындагы белемнәрен барлау: анда төрле агачлар, куаклар, гөмбәләр, үсемлекләр үсә, җәнлекләр, кошлар, бөҗәкләр, бакалар һ.б.яши; урман – саф һава, утын, табигать җимешләре (җиләкләр, гөмбәләр,чикләвекләр, дару үләннәре) чыганагы; болын, басулар өчен җилдән ышык; урманда кешеләр ял итәләр, аның матурлыгына сокланалар.
2) Урманнарны сакларга омтылыш уяту.
3) Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
4) Урманда йөрү кагыйдәләрен ныгыту.
Тәрбияче:Хәерле иртә, балалар! Кәефләрегез ничек? Бүген хат ташучы апай миңа бер конверт бирде, әйдәгез әле ачып хатын укыйк әле.
-Исәнмесез “Йолдыз” балалар баксчасына йөрүче безнең нәни дусларыбыз, сезгә ерак урманнардан ябалак хат яза, мин сезнең урманнар турында, анда яшәүче җәнлекләр турында бик күп белгәнегезне беләм, ләкин сезне тикшереп карыйсым килә, шуңа күрә мин сезне урманга сәяхәткә чакырам. Без сезгә бүләк әзерләдек, ә аны алыр өчен сезгә күп биремнәр , сынаулар чишәргә кирәк. Сау булыгыз, без сезне көтеп калабыз.
Тәрбияче:балалар сез әзерме, ябалак биргән биремнәрне чишәргә ризама?(балаларның җаваплары)
Сәяхәткә барганчы , әйдәгеәез урман турында фикер алышыйк әле. Урман нәрсә ул? Аның кешеләргә нинди файдасы бар? Аның турында мәкаль дә бар (Кунак булсан, тыйнак бул).
Урман – ул тиңсез хәзинә. Урмандагы байлыкларны санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре, чәчәкләр, бар да урман хәзинәсе. Без, урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.
Тәрбияче:әйдәгез балалар сәяхәтебезне башлыйк Бергәләшеп басабыз,
Сәяхәткә барабыз.
Без атлап та барабыз, (балалар атлап бара)
Йөгереп тә барабыз (балалар йөгерәләр)
Арып китcәк, без туктап, (туктыйлар, бер урында тыпырдыйлар)
Аякларны язабыз.
1 бирем “Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”
– Әйе, агачларны чабарга, сындырырга ярамый.
– Күбәләкләрне тотарга ярамый.
– Гөмбәләрне тотарга ярамый.
– Урманда учак ягырга ярамый.
– Бөҗәкләрне рәнҗетергә ярамый.
– Чәчәкләрне өзәргә ярамый.
– Булдырдыгыз, балалар. Менә без сезнең белән урманны ничек саклау кагыйдәләрен дә карап чыктык.
2 бирем. Балалар җавабыннан соң, урман бабае керә. Урманда бик күп агачлар һәм куаклар, үсемлекләр үсә. Сез аларны беләсезме, таныйсызмы? Мин табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын әйтегез.
Урманда күрдек без аны
Саф һавада йөргәндә.
Керпе кебек чәнечкеле
Җәйге күлмәктән кышта.
(Чыршы)
Баллы түгел – ул җиләк,
Үзе безгә бик кирәк.
Сокланалар матурлыгына,
Азык була миләш чыпчыгына.
(Миләш)
Энәм озын чыршыдан
Төз үсәм баһадирдан
Ул нәрсә?
(Нарат)
Чәчәкләре ак, үзе хуш исле
Җимеше кара, эче яшел сөякле
Ул нәрсә?
(Шомырт)
Курыкмыйча салкыннан,
Өскә кия сарафан.
Җылы көннәр җиткәч тә
Алка белән төренә.
Ул нәрсә?
(Каен)
3. Уен. “Гөмбә җыю”.
Гөмбә артларына сораулар язылган:
1. Бу хайваннарның кайсысы урманда яшәми?
а) көнгерә
б) поши
в) бүре
г) төлке
2. Бу кошларның кайсысы артык?
а) кызылтүш
б) тавык
в) песнәк
г) ябалак
3. Кайсы бөҗәк түгел?
а) күбәләк
б) кырмыска
в) үрмәкүч
г) бака
4. А хәрефеннән башланган кыргый хайван исемнәрен әйтегез.
5. М хәрефеннән башланган кош исемнәрен әйтегез.
6. 6 бөҗәк исеме әйтегез.
7. Бу хайваннарның кайсысы артык?
а) сыер
б) сарык
в) керпе
г) бозау
8. Бу сүзләрнең кайсысы артык?
а) җиләк
б) усак
в) каен
г) имән
4 бирем “Үзләренең өйләрен табыгыз” уены.
Хайваннар адашкан, өйләренә кайтарыйк.
Рәсемнәрне төркемнәргә аеру. (дидактик уен:”Кыргый һәм йорт хайваннары”)
Физкультминутка.
Без зур урманга килдек (участок буйлап йөрү).
Матур урыннар күрдек (кулларны як-якка җәю).
Тун кигән каен – уңда, (уңга күрсәтү)
Ямь-яшел чыршы – сулда (сулга күрсәтү). Күбәләкләр очалар, (очу хәрәкәте)
Әйләнеп, җир кочалар (әйләнеп, чүгәлиләр
5 бирем д/уен: “Яфрагына карап агачны таны”
– Әдилә, син нинди яфрак җыйдың ?
– Мин каен яфрагы җыйдым
– Раяз, синдә нинди яфрак ? Кайсы агачныкы?
-Миләш агачы
6 бирем: чүпләрне җыю
7 бирем Урманда бик күп кошлар да яши. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын сез әйтегез.
Күзләре зур,
Ләкин көндез күрми.
Төнлә оча,
Көндез агачта йоклый.
(Ябалак)
Тагын нинди кошлар беләсез? (Тукран, көртлек – тетерев, урман тавыгы – глухарь, чукыр – клюст.) Ни өчен тукранны урман докторы диләр?
(Балаларның җавабы)
Ә хәзер әйдәгез аланда уйнап күңел ачып алыйк
Аю-бүре”уенын уйнап алабыз.
– Дуслар, кая барасыз?
– Кара урманга барабыз.
– Кара урманда нишлисез?
– Кура җиләк җыябыз.
– Җиләк белән нишлисез?
– Җиләктән как коябыз.
– Аю килсә нишлисез?
– Урман буйлап чабабыз.
Тәрбияче:
– Менә урманга сәяхәтебез тәмамланды. Сез ничек уйлыйсыз, кешегә урманның нинди файдасы бар? Ни өчен өлкәннәр, балалар урманга барырга яраталар?
– Әйе, урман – саф һава, чиста су, төзелешкә төзү материалы, утын, төрле урман җимешләре: җиләкләр, гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре чыганагы. Болын-кырларга җилдән ышык урын. Кешеләр урманда ял итәләр, үзләренә көч җыялар.