11нче сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе.
Темасы: Нинди һөнәр сайларга?
Максат:
Рус телле укучыларның бирелгән темага сөйләм күнекмәләрен үстерү;
Һөнәр һәм һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирү; татарча фикерләү һәм сөйләү сәләтен камилләштерү;
Иярчен вакыт һәм иярчен сәбәп җөмләле иярченле кушма җөмләләрне кабатлау;
Укучыларга һөнәр сайлау мөһим эш икәнлеген ассызыклау.
Җиһазлау: дәреслек: Р.З.Хәйдарова, 11 сыйныф, дәрес презентациясе, татар халык авыз иҗатыннан мисаллар, Рөстәм Яхинның “Прилюдия” эсәреннән өзек.
Дәрес тибы: катнаш.
Дәрес барышы.
I.Оештыру өлеше.
II.Актуальләштерү.
1. Укытучы сүзе. Укучылар, сез быел ничәнче сыйныфны тәмамлыйсыз?( укучылар: 11нче сыйныфны.) Димәк, сез инде мәктәпне тәмамлыйсыз. Шунлыктан күбегезне нинди һөнәр сайларга дигән сорау борчый. Кайберәүләр инде бу сорауга җавабын беләләр, кемдер әти-әни киңәше белән килешә, ә кемдер әлеге минутка кадәр шушы сорауга җавап бирә алмый. Бәлки, аларга бүгенге дәрес ярдәм итәр.”
1нче слайд. Укытучы сүзе. Шулай итеп бүгенге дәреснең темасы:“Нинди һөнәр сайларга?”
2нче слайд.
Алда юллар- кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес һөнәр сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.
Укытучы сүзе:“Нинди һөнәр сайласагыз да, беренчедән, сез үзегезне грамоталы кеше итеп күрсәтергә тиеш. Шүңа күрә хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны языгыз, һәм без сүзлек диктанты уздырып алабыз.”
( Мөһим, җаваплы, махсус, һөнәр, хас, икътисадчы, тәкъдим,мохтаҗ, хезмәт).Слайдтан карап тикшерелә.( 3нче слайд)
3нче слайд. Укытучы. Бу сүзләрдә нинди авазларның язылышына күбрәк игътибар итәргә кирәк иде? Укучылар. Х һәм һ авазларының , шулай ук къ һәм в авазларының язылышына .
III. Төп өлеше.
Укытучы сүзе: “Һөнәрләр турында сөйләшүне түбәндәге эштән башлыйк. Сез бирелгән сыйфатлардан һөнәр сүзенә туры килгәнен сайлап алырга тиеш. Мәсәлән, һөнәр кешелекле була аламы?” ( 4нче слайд). ( туры килмәгән сыйфатлар слайдтан юкка чыга.) Кабатлап алыйк, һөнәрләр нинди булырга мөмкин?
Укытучы сүзе: Элек-электән кешеләр һөнәрле булуга бик зур әһәмият биргәннәр. Без моны мәкальләрдән күрә алабыз.
5нче слайд. Укытучы. Мәкальләрне укыйбыз һәм мәгънә буенча тәрҗемә итәбез. ( Для мужчин мало знать и 70 профессий. С профессией не умрешь, без профессии жизнь не проживешь. Кто работает, тот ест. Если в молодости не обучился, в старости будешь сожалеть. Обладаешь профессией – обладаешь счастьем.)
3.Укытучы. Хәзерге вакытта дөньяда булган бөтен һөнәр ияләрен санап бетереп булмый. Буген без сезнең белән берничәсен искә төшереп алыйк. Сезнең игътибарга төрле һөнәр ияләре сурәтләнгән слайдлар тәкъдим ителә. Сезгә аларның кем икәнлеген әйтергә һәм 1-2 җөмлә белән бу һөнәрне тасвирларга кирәк. Мәсәлән: Бу - сатучы. Хәзерге көндә бик күп кеше сату-алу эше белән шөгыльләнә. Димәк, белемле сатучылар һәрвакыт кирәкле булыр. Сатучы һөнәре кирәкле, авыр һәм кызыклы. Сатучылар алучыларга карата ихтирамлы, әдәпле булырга тиеш.”(6 нчы слайд (үрнәк өчен бергәләп эшләргә мөмкин),7,8,9,10 нчы слайдлар)
3.Укытучы. Укучылар, сыйныфташларыгызның кем булырга теләүләрен беләсезме? Сораштырыгыз әле.
Диалогны дәвам ит!( 11нче слайд)
-Синең кем буласың килә? ( берничә укучының фикере тыңлана)
....................................
-Ни өчен? ( берничә укучының фикере тыңлана)
.......................... ( кечкенәдән хыялланам, туганнарым тәкъдим итте, хәзерге заманда бу иң популяр һөнәр һ.б.)
-... булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? ( берничә укучының фикере тыңлана)
( имтиханнарны яхшы тапшырырга, техникумга укырга керергә һ.б.)
Аннары укучылар парлап сөйләшеп күрсәтәләр.
4.Укытучы. “Алдагы биремне үтәү өчен лексиканы искә төшерик.
( Өйгә бирелгән сүзләр. Слайдтан укып тәрҗемә итәләр). (12 нче слайд)
IV. Ныгыту.
1. Укытучы.“Бар шундый кешеләр, танылган һөнәр эзләмиләр, ә үзләренең казанышлары белән төрле һөнәрләрне таныттыралар. Сезнең дәреслектә шуларның берничәсе турында мәгълүмат бар. Дәреслекнең 57нче битен ачабыз һәм 1нче рәттә утыручылар китапханә турында укый, 2 нче рәттә - Нияз Даутов турында, ә 3 нче рәттәгеләр Р Нәҗметдинов турында укыйлар.( берәр бала кычкырып укый).
Укытучы. Ә хәзер укыган текстлар буенча җавап бирәбез.
( сораулар 13,14,15 нче слайдларда.)
Укытучы.“Яхшы белгечнең сөйләме дә дөрес булырга тиеш. Ә сөйләм нәрсәдән тора?” ( җөмләләрне дәвам ит, 16 нчы слайд).Үрнәк җөмләләр.
Мәктәпне тәмамлагач,( мин университетка укырга керергә хыялланам).
Имтиханнарны яхшы биргәннән соң, (ял итәргә мөмкин).
Ул университетка керә алмаган, ( чөнки БДИны начар биргән).
Ул БДИдан бишле алган, чөнки ( тырышып әзерләнгән).
Миңа икътисадчы һөнәре ошый, шуңа күрә (мин финанс-экономика институтына укырга керергә телим).
Мәктәптә укыганда ( миңа тарих дәресләре ошый иде).
Имтиханнарны яхшы бирү өчен (тырышып әзерләнергә кирәк).
Укытучы.“Психологлар һөнәр сайлаганда түбәндәге моментларга игътибар итәргә куша. Сез беләсез инде, алар бөтен һөнәрләрне 5 төркемгә бүләләр.
(Укучылар белән бергәләп)
Кеше- кеше. Укытучы. Бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?
Укучылар. Табиб, тәрбияче, укытучы,сатучы,....
Кеше- табигать. Укытучы. Ә бу төркемгә нинди һөнәрләр керә?
Укучылар.Терлекче, агроном, бакчачы,....
Кеше- техника. ....Машина йөртүче, тимерче, эретеп ябыштыручы,..
Кеше- билгеләр системасы....Тәрҗемәче, хисапчы, икътисадчы,…
Кеше-сәнгать образы….Рәссам, диктор, буяучы, бизәүче.
5. Укытучы.Түбәндәге слайдта кеше сыйфатлары язылган. ( 17 нче слайд). Ничек уйлыйсыз, бу сыйфатларга ия булган кеше нинди һөнәр төрен сайлый ала? ( Укучы укый.Чыныккан, түземле, күзәтүчән, игътибарлы. Бу кеше- табигать дигән төркемгә керә.) Гиперссылыка белән эшләнелгән слайдны ачып ( 20нче), фикерләренең дөреслеген карыйлар. Укытучы. Бу рәсемдәге кеше, сезнеңчә, кем булып эшли? Укучылар. Бу кеше, минемчә, агроном яки фермер булып эшли. Чөнки ул мул уңыш җыйган һәм шуңа бик шатлана.
Укытучы. Түбәндәге сыйфатларны укып китик. ( Укучылар укый.Җитез, тиз фикерләүче, техника турында күп белә,.....). Укытучы.Бу сыйфатларга ия булган кешегә нинди эш төре тәкъдим итә аласыз? Укучылар. Кеше- техника. ( Гиперссылка белән слайд 21 нче ачыла һәм төрле һөнәр ияләрен сурәтләгән слайд килеп чыга.) Укытучы. Монда нинди һөнәр ияләрен күрәсез? Укучылар. Минемчә, бу төзүче. Аның киеме төзүченеке кебек. Ә бу эретеп ябыштыручы. Ул нәрсәдер эретеп ябыштыра. Ә болар, минемчә, операторлар. Аларның колакларында махсус җайланма. Укытучы. Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас? Укучылар укый. Эшлекле, яхшы оештыручы, кешегә тәэсир итәргә сәләтле, әдәпле, аралашучан. Бу – кеше - кеше төркеменә керүче һөнәрләргә хас сыйфатлар.( Гиперссылка. 22 нче слайд). Укытучы.Бу кешеләр, сезнеңчә, кем булып эшлиләр? Укучылар. Бәлки, менеджер. Бу - чәчтараш, чөнки аның кулында тарак, ә бу – табиб, чөнки ул ак халат кигән һәм икенче кешенең тамагын карый. Укытучы. Дәвам итик. Бу сыйфатлар кемгә хас? (Укучылар укыйлар һәм әйтәләр: Бу сыйфатлар кеше - билгеләр системасы дигән төргә туры килә.) Гиперссылка ярдәмендә тикшерелә.23нче слайд. Укытучы. Бу слайдтагы кешеләр, сезнеңчә, кем булып эшлиләр? Укучылар.Минемчә, берсе хисапчы, чөнки нәрсәдер саный., икенчесе программист, чөнки ул компьютер алдында утыра, һәм калганнары телефонист, чөнки алар телефоннан сөйләшәләр. Укытучы. Һәм соңгы сыйфатларны укыйбыз. Бу сыйфатларга ия булган кеше кем булып эшли ала? Укучылар. Рәссам, артист, дизайнер, фотограф,... ( Гиперссылка ярдәмендә 24нче слайд ачыла.) Укытучы. Сез монда безнең мәктәп укучыларын да күрәсез. Бәлки алар киләчәктә атаклы артистлар булырлар.
Укытучы. Шулай итеп, һөнәр сайлаганда үз холкыңны да игътибарга алырга кирәк. Минем киңәшем шул: әгәр кемдер әле икеләнә - психологлардан ярдәм сорагыз.
V. Йомгаклау
1. Укытучы. “Димәк, һөнәрне дөрес сайлау өчен нәрсәләрне белергә кирәк? Яхшы белгеч булу өчен нәрсәләр эшләргә һәм нинди булырга?
( грамоталы; дөрес, әдәби телдә сөйләшә белергә, туган телдән башка телләр өйрәнергә, төрле һөнәр ияләре турында мәгълүмат укырга, психолог киңәшләрен тыңларга,.....).
2. Укытучы. Мин бүгенге дәресне тәмамлап сезгә Ш.Галиев сүзләрен искә төшерәсе килә. ( 18нче слайд. Яшь чакта һөнәр сайлау да яр сайлау кебек бик җаваплы эш - гомер буе яратып эшләрлек һәм яшәрлек булсын!)
Бер укучы укый һәм бергәләп тәрҗемә итәләр.
V. Өй эше. ( слайдта).
Һәр укучы үзенә ошаган эш төрен сайлап ала.
Русчадан татарчага һөнәрләр турында мәкальләр тәрҗемә итәргә.
Нинди булса да һөнәргә реклама ясарга.
Үзенә ошаган һөнәр турында хикәя төзергә.
4