СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Статья"Нәүрүз!"бәйрәме

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Статья"Нәүрүз!"бәйрәме»

Нәүрүз-халык бәйрәме.

Бүген көн тиң төннәргә,

Урын юк һич көнләргә,

Без дә тиң,без дә тигез!

-Мөбәрәк Нәүрүз!-дибез. Ә.Гадел

Март ае – яз башы, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 – 22 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (ел) дигәнне аңлата.Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.

Гореф –гадәтләрне искә төшерү максатыннан безнең “Шомырткай” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрдек.Тәрбияче балаларга “Нәүрүз”бәйрәме турында аңлатканнан соң,мәдәният йорты хезмәткәре Хайруллина Айгел,яз кызы,Нәүрүзбикә булып килеп керде.Бәйрәмгә килгән балалар Нәүрүз кызы белән бергә халкыбызның борынгы җырлы-уеннарын уйнадылар. Уен кызып кына барганда бәйрәмгә ,китапханәче Гатиятова Гөлшат,Кыш бабай булып килеп керде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар. Чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүз кызына бирәсе килми иде. Алар җитезлек буенча көч сынаштылар: кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып сынадылар,балаларны чанада тартып йөгерделәр. Яшь, чибәр Нәүрүз кызы Кыш бабайны бу ярышларда җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Нәүрүзбикә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде,ул үзенең күчтәнәчләрен биреп матур теләкләр теләде.Балалар да,олылар да бу бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.


Лилия Ибраһимова