Хатлар яздым утырып
(5-11 нче сыйныфлар өчен
класстан тыш чара)
Тема: Хатлар яздым утырып
Максат: эпистоляр жанрга кызыксыну уяту, “Хатлар яздым утырып” конкурсына йомгак
ясау, сугыш ветераннарына игътибарны арттыру, мәктәп белән почта арасындагы
элемтәне ныгыту.
Җиһазлар: почта тарихы турында презентация, экран, проектор, минбар, ноутбук.
Кичәне ике укучы алып бара, алар минбар артына баскан. Экранда тема язылган, почта хезмәтенә караган символлар төшерелгән слайд чыга. Бәйрәмгә шәһәр Почтамт хезмәткәрләре дә кунакка чакырыла. Кичә башланыр алдыннан, укучыларга анкета таратыла.
1 нче алып баручы: Исәнмесез, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар һәм килгән кунаклар. “Хатлар яздым утырып” дигән кичәбезне башлыйбыз.
2 нче алып баручы:
Утырдым да, хатлар яздым,
Кәгазьнең яртысына,
Хатым китте, үзем калдым
Хат көтеп каршысына.
Хатлар яздым арганчы
Бармакларым талганчы,
Ни хәлләр белән түзәрмен
Сездән хатлар алганчы.
1 нче алып баручы: Хатлар турында язылган шигырьләрне сөйләп китсәк, кичкә кадәр дә сөйләп бетереп булмаячак. Кызганычка каршы, хат жанры шигырьләрдә, җырларда гына калып бара.
2 нче алып баручы: Әйе шул, хәтта рекламада да “Хатлар язам сиңа, хатлар язам, дип түгел“Смс язам сиңа, смс язам” дип җырлыйлар, ә бит хат – кешенең бөтен йөрәк җылысын, күңелендәге иң тирән, иң серле хисләрне сыйдырган аралашу чарасы ул.
1 нче алып баручы: Ә хат кайчан барлыкка килгән соң?. Кешелекнең үзе белән бергә дип тә әйтеп була..Әле яза белү түгел, сөйләшә дә белмәгән вакытта, кешеләр ерак араларга хәбәрне төтен, учак ярдәмендә биргәннәр. Аннары ике арада хәбәр йөртүче арадашчылар барлыкка килгән, кешеләр бер-берсе белән ниндидер үсемлек төрләре, предметлар, ташларга ясалган рәсемнәр аша хәбәрләшкәннәр.
2 нче алып баручы: Ә язу, кәгазь барлыкка килгәч, беренче хатлар да языла башлаган. Хат тапшыруның төрле юлларын уйлап тапканнар. Әйтик, шешә эченә хат салып, диңгезгә ыргытучы да булган, җәяүле, атка атланган элемтәчеләр хат ташучы вазифасын башкарганнар, аннары алар урынына дилижанслар кулланыла башлаган. Поезд, самолёт уйлап тапканнан соң, эш күпкә җиңеләйгән ( Алып баручылар сөйләгән вакытта экранда почта тарихы турында презентация күрсәтелә).


1 нче алып баручы: Ә бүген инде без кәрәзле телефон, факс, интернет аша гына аралашабыз.Ә бит 19 нчы, 20 нче гасырларда хат язу бик популяр булган.Әйдәгез әле, 19 нчы гасырда яшәп иҗат иткән язучы Муса Акъегетнең ”Хисаметдин менла” әсәреннән Хәнифә белән Хисаметдинның бер-берсенә язган хатларын тыңлап карыйк (Сәхнәдә 2 укучы милли киемнәрдә чыгып “Хисаметдин менла” әсәреннән өзек укыйлар, экранда әдипнең портреты чыга).
-Җаным Хәнифә! Нурлы йөзеңне беренче кабат күргәндә үк тәэсирләндем, озак вакытлар синең матур йөзең минем хыялымда урын алды, күп кичләрдә йокымда син кадерлемне күрәм. Әвәл вакытларда синең турында уйлау буш фикер дип матур күренешләреңне башымнан чыгарып ташларга тырышкан идем. Ләкин бу тырышлыгым файдасыз булып чыктым, зиһенемдә сине, , йөрәк бәгърем, сурәтеңне күңелгә китереп хисләнүдән үз-үземне тыярга һич көчем калмады. Гыйшык дәртенә дучар булганмын икән. Мине бәхетле итәчәк нәрсә – синең мәхәббәтеңдер, газизем.Гыйшкыма каршы мәхәббәтеңне бирерсеңме? Әгәр мине ким санамыйча, берәр юл җавабыңны бүләк итсәң, аны иртәгә ун сәгатьтә сарайдан егерме бишенче багана янындагы таш астына куймагыңны үтенеп калучы күңел вә җаннан гашыйк Хисаметдин.
-Гыйззәтле Хисаметдин хәзрәтләре! !Хатыгыздан аңлашылганча, гыйшкыгызны һәм мәхәббәтегезне белдергән булсагыз да, ул гыйшкыгызга ышанып карау кирәк түгелдер дип уйлыйм, чөнки көчле, тулы гыйшык бер-беребезнең тышкы күренешләребезне белү белән генә барлыкка килә алмый. Сез минем тышкы күренешемне яраттыгыз. Бәлки мин эчке хәлемдә яманмын? Бәлки әхлаксызмын? Куәтле гыйшык һәр икебезнең дә әхлак вә табигатебез беленгәч кенә барлыкка килергә мөмкин. Ишеткән сөйләшүләрегездән яхшы фикерле булуыгызны аңлаган булсам да, сез минем әхлагымны да, табигатемне дә белмисез, Сезнең тугры кеше булуыгызга ышанам ки, сез гашыйк булгансыз, ләкин тышкы кыяфәтемә генә гашыйк булгансыз. Мондый мәхәббәт исә ышанычлы түгел, шуның өчен дә бер-беребезнең әхлакларын, табигатьләрен аңлашып җитми торып, өзеп җавап бирергә көчем һәм батырлыгым җитмидер. Мәгълүмегез Хәнифә.
2 нче алып баручы: Әйе, кызлар, егетләр элек хатлар аша гына аралашканнар. Хатлар бик ышанычлы кешеләр аша гына тапшырылган, мендәр асларында, бирнә сандыклары эчләрендә кадерләп сакланган. Дуслар, сезгә Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану “әсәреннән шундый бер өзек карарга тәкъдим итәбез ( 2 укучы “Галиябану” әсәреннән Бәдри белән Галимәнең хат уку эпизодын сәхнәләштереп күрсәтәләр, экранда авторның портреты һәм спектакльдән күренешләр чыга, әкрен генә “Галябану “ җыры ишетелә..
Бәдри: ( кычкырып җибәрә) Егетләр хаты...
Галимә: (пышылдап) Акрын дим!..
Бәдри: (хатны кесәсенә тыгып, ишеккә барып килә) Мә әле, син маташтыра
алмассыңмы?
Галимә: Кит аннан, мин язу танымыйм бит.
Бәдри: Танымыйм дип моны укымый калырга ярамый. Танымасаң да укы, беләсең ич кич
күземнең начар күргәнен.
Галимә: Ут янынарак брып карасаң?
Бәдри: Әйтеп торам бит, кич күзем начар күрә дип, мә, тизрәк кара.
Галимә: Ай Аллам, белмәгәч, ничек итеп укыйм ди?
Бәдри: Мин өйрәтеп торырмын.Мә, шуннан иң ахыргы сүзне генә кара. Башкасы кирәкми.
Галимә:-Монда бер “әлеп” бар ахрысы.
Бәдри:-Ә-ә-ә-, таяк кебекме?Әнә инде шуның янында бер тырма теше кебеге дә юкмы?
Галимә: Андый юк. Таяктан соң чалгы кебек кәкрәебрәк киткән нәрсә бар.
Бәдри: Анысы ни булды тагы? Хуш, тагы, тагы. Шул чалгы янында саплы чукмар кебек нәрсә юкмы?
Галимәя: Чукмар кебек түгел, Балык аулый торган җәтмә кебегрәк нәрсә бар.
Бәдри: Инде бер табагач кебеге дә бармы?
Галимә: Бар (куанып), Азагында “ләм” атасы, “ ләм”.
Бәдри: “Ләм”? Кармак кебекме?
Галимә: Әйе, әйе, анысын мин дә таныйм.
Бәдри: Исмәгыйль инде, Исмәгыйль, Аллага шөкер, аллага шөкер!
Галимә: Мә, алган җиреңә куй тизрәк!
Бәдри: Менә сиңа, әй, бөтен эшне пешереп куйган бит Галиябану!
Галимә: Аллага шөкер, аллага шөкер.
1 нче алып баручы: Әлек хатларны төрле рәсемнәр белән бизәгәннәр, хәтта кайберәүләр хатларына хушбуй да сөртеп җибәргән. Шул вакытларны искә төшереп без дә “Иң матур бизәлгән хат” конкурсы игълан иткән идек. Бу конкурста башлыча 5-6 нчы сыйныфлар катнашты һәм бүген инде җиңүче дә билгеле (Экранда җиңүче укучының фотосурәте һәм аның бизәлгән хаты күрсәтелә, бүләк бирелә).
2 нче алып баручы: Хат язуны әдәбиятта “эпистоляр жанр” диләр. Тулаем бу жанрда иҗат ителгән әсәрләр бар. Гадел Кутуйның инде классикага әйләнгән, татар театрлары сәхнәләрендә инде менә ничәмә-ничә еллар төшмичә уйналган данлыклы “Тапшырылмаган хатлар” әсәре шуңа мисал булып тора.Хәзер әсәрдән өзек тәкъдим итәбез. ( 2 укучы “Тапшырылмаган хатлар” әсәреннән Галия белән Искәндәрнең бер-берсенә язган хатларын укый, экранда авторның портреты чыга).
Искәндәр: Тормышың ничек уза, Галия? Балалар мине сагынамы? Авылда күңелсезз
түгелме? Берсен дә калдырмыйча яз.
Галия: -Дусларча язган хатың өчен рәхмәт, Искәндәр.Беренче хатымны сиңа
җибәрмәдем.Җибәрерменме, юкмы, белмим. Мин бу хатларны синең өчен түгел,
үзем өчен язам. Безнең беренче очрашуыбыз әле дә исемдә.
Искәндәр: Сезнең чәчләрегез нинди йомшак, нәфис, җылы..Тавышыгыз да матур, сезгә
артист булырга кирәк, Галия.
Галия: .Икенче очрашу ыбыз да хәтеремдә
Искәндәр: Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим,
мин бик күп матур хатын-кызны күрдем, ләкин андый тормыштан туйдым.
Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер еше – син.
Галия: Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Һәрбер очрашуыбыз матур төш кебе
иде. Әйе, ялгышканмын шул. Без икебез дә ул вакытта мәхәббәтнең нәрсә икәнен
аңлап җитмәгәнбез.
Искәндәр: Мин сиңа өйләнеп түгел, ә сине, балаларны ташлап чыгып китеп ялгыштым.
Соң булса да, миндә дә аталык хисләре уянды. Балаларның көндәлек тормышы
турында яз.
Галия: Исеңдәме, Искәндәр, икенче балабызны больницадан алып кайткач, син миңа нәрсә
дигән идең?
Искәндәр: Сиңа, Галия, артист хатыны булырга түгел, ә яследә бала караучы булып
керергә иде. Артист кеше ирекле булырга тиеш, үсмәгән балалар өчен үземне
корбан итә алмыйм. Хуш, Мине эзләмә.
Галия: Сине өйләнгән дип тә әйтәләр.
Искәндәр: Әйе, өйләнгән идем, ләкин барыбер бәхетле була алмадым. Сине, балаларны
сагынам, аларны күрергә рөхсәт ит, Галия.
Галия: Хуш, Искәндәр.Балаларның инде атасы бар..
1 нче алып баручы: Әсәрдә Галиянең 4 хаты турында гына сүз бара, ә чынында исә. ничә хат язды икән ул?.
2 нче алып баручы: Галиянең ничә хат язганын белмим, ә менә 5 нче В сыйныфыннан Гайфуллина Эльмираның конкурска ничә хат язганын беләм, туганнарына, дусларына, сыйныйфташларына 42 хат язган ул һәм Эльмира “Иң күп хат язучы номнациясендә беренче урынны ала. (Экранда җиңүченең хатларын тотып төшкән фотосурәте күрсәтелә, бүләк бирелә).
! нче алып баручы: Хатның иң кирәкле, иң кадерле вакыты – сугыш вакыты булгандыр, чөнки тылда калган халык үзләренең якыннары турында хәбәрне бары тик хат аша гына белә алган.Без сезгә 90 ел элек Гражданнар сугышы вакытында язылган бер хат белән таныштырып китәбез Хатның авторы Актаныш районы Такталачык авылында туып үскән кызыл командир, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Салих Фаррахов 1919 нчы елда Персия, хәзерге Иран, чигеннән язган. Бу аның бердәнбер һәм соңгы хаты.. Хатны безгә Салих агайның оныгының кызы Таҗиева Гөлшан укый.(Экранда Салих Фарраховның фотосурәте күрсәтелә һәм аның хатыннан өзек укыла)
( сулда Салих Фаррахов)
Кадерле әнкәй, әткәй, туганнарым!
Барыгызны бик күрәсем килеп, йөрәгемнең иң нечкә җирләреннән суырып алынган иң кайнар сәламнәремне сезгә багышлыйм. Тыныч, шат вә рәхәт яшәвегезне телим. Үзем хәзергә сау-сәламәт әле, Ростов шәһәренә килеп җиттек.Ростов ямьле генә бер шәһәр, ләкин бик күңелсез, бер эшкә кул бармый. Кадерле әнкәй, әткәй, туганнарым, абзыйларым. Әгәр дә сез белсәгез икән, сезнең белән үткәргән минутларның минем өчен нинди кадерле һәм кыйммәтле икәнен. Сездән аерылып ерак юлларга китүләрне гади тел белән генә сөйләп бирү мөмкин түгел. Исемә төшеп йөргән чакларда җырлар җырлап юанган булам.
Укысагыз безнең язган сүземезне,
Күргән күк булырсыз үземезне,
Бер күрергә зарый булдым үзегезне
Зарланып ла бу хатымны яздым инде.
И.туганнар, сорасагыз минем хәлем,
Янып торган утка карап гыйбрәт алың,
Янган уттай янадыр минем җаным,
Хак Тәгалә үзе нәҗит кылсын инде.
Мин язамын үзем күргән хикмәтләрне,
Без ашыйбыз эт ашамас икмәкләрне,
Бән сорыймын хәсрәт баштан китмәкләрне,
Хәсрәт бетми, ашлар үтми йөрим инде.
Моны укып, кардәшләрем, егъламагыз,
Авыр хәлләр китә-бетә, моңлашмагыз,
Вә ләкин догагыздан ташламагыз,
Сезнең дога кабул улмак була инде.
Бу бәетне мин язамын илем яклап,
Сез дә безгә хат салыгыз илне мактап,
Хат килми, дип тормагыз сез хисаплашып
Хатлар илә сөйләшергә калган инде.
2 нче алып баручы: Бөек Втан сугышы вакытындагы хатларны өчпочмаклы хатлар дип йөртәләр.Һәр көнне үлем астында йөргән солдатлар өчен ул хатлар зур юаныч булган. Хәрби музейларда солдат каны буялган, пуля белән тишкәләнгән, яртылаш янган хатлар байтак саклана. Безнең мәктәп музеенда да шундый хат бар. Бу хатлар-Бөек Ватан сугышының шахитләре. Быел без Җиңүнең 65 еллыгын билгеләп үттек. Үзебезнең мәхәллә ветераннарына котлау хатлары яздык. Шушы урында туктап, сугыш чоры хатлары турында шигырьләр тыңлап китсәк, бик тә урынлы булыр дип уйлыйбыз.
(3 укучы сугыш чоры хатлары турында шигырьләр укый, экранда сугыш чоры хатлары темасына слайдлар чыга)
Әниемнең җавабы. Мостафа Ногман.
Язган хатың миңа килде, балам,
Карт-корылар җыелып укыдык
Рәхмәт шундый татлы сүзләренңә,
Кайта-кайта сагынып укырлык.
Авыр булды сугыш мәйданына
Сине озатып ялгыз калуым,
Үзем генә белдем синең өчен
Йөрәгемнең ничек януын.
Барыр юлың,, беләм, ерак синең
Мин яныңа очып баралмам,
Сиңа шушы кайнар сүзләремне
Хатым аша юллыйм, багалмам.
Сиңа булсын изге теләгем,
Синең белән минем йөрәгем,
Кайтырсың дип көтәм яу беткәч
Җиңү җыры илдә шау иткәч.
Әткәйгә хат. Шәүкәт Галиев
Сугыш дигән шомлы аваз иртән
Бәгырьләрне телеп үткәндә
Мин унике яшьлек малай идем,
Син фронтка чыгып киткәндә.
Хат тшучы үтеп киткән саен
Тәрәзәгә барып ябыштык.
Өч ай буе көттек өметләнеп,
Өч ай буе, әткәй, ялгыштык.
Күңелләрнең чите китек иде,
Өчпочмаклы хатың ялгады
,”Безнекеннән хәбәр бар, дип әнкәй
Кем узса да әйтми калмады.
Туганнарга сөенеп укып өрдем,
Күпме шатланмадым, көлмәдем,
Әткәй, әткәй, синең кулдан чыккан
Соңгы хатың икән, белмәдем..
Ул хатыңны алып укыдык без,
Кырык өченче ел, июньдә
Кем уйлаган шатлык булып шулай
Кайгы керер диеп өеңә...
1 нче алып баручы: Матур әдәбиятка күз салсак, бүгенге көн авторларының да “хат” темасына язылган шигырьләрен еш очратырга була . Әлбәттә инде хатларны күбрәк кызлар яза ..(2 укучы хат турында шигырьләр укый, тема буенча слайдлар чыга).
Хатлар язам сиңа. Фәнис Яруллин
Хатлар язам сиңа, каләмемне
Мана-мана төннәр карасына,
Күпер сузам шулай төннәр буе
Йөрәк белән йөрәк арасына
Күпремне сузып бетерергә
Озын төннәр ләкин җитми кала,
Көн туа да, кояш яктысында.
Төнге күперләрем дөрләп яна.
.
Юллар түшим ичтән таңга кадәр,
Упкын белән упкын арасына.
Сак-Сок язмышлары язылган шул
Җирдә бик күп адәм баласына.
Кыз хат яза. Эльс Гадел
Ялкау гына тышта кар ява,
Ялгыз өйдә ялгыз ут яна,
Ялгыз өйдә ялгыз утырып
Яшь бер матур озын хат яза.
Куе чәче – каен бөдрәсе
Һай, зифа ла бигрәк гәүдәсе,
Күммә, әй кар, күммә сылуның
Тәрәзәдән төшкән шәүләсен
Торсын шунда таңнар атканчы,
Карап калыйм күзем талганчы...
Кемгә диеп хатлар язарга
Ул матуркай өйдә калгн соң?
Ут яктысы инде саргая,
Ә матур кыз һаман хат яза.
Тәрәзәгә төшкән шәүләгә
Салмак кына ап-ак кар ява...
2 нче алып баручы:“Рәсәй почтасы” кысаларында үткәрелгән конкурсны киңәйтеп җибәреп , без “Хат турында иң матур шигырь язучы” конкурсы да игълан иткән идек Шарт буенча шигырьнеж 1, 2 нче юлы язылган, щ 3,4 юлын дәвам итәргә кирәк иде. Безнең мәктәптә оста шигырь язучылар да бар икән.(Экранда тәкъдим ителгән шигырь юллары чыга).
1.Хатларыма язып кына
Бетми минем сүзләрем
.............................................
................................................
2.Син дустыма хатлар язам
Барып ирешер микән?
-------------------------------------------
-----------------------------------------
3.Хатка язып сүзләр бетми
Күреп сөйләшсәң иде
-------------------------------------------
--------------------------------------------
4.Ялкынлы сәламнәр белән
Тәмам итәм хатымны
-------------------------------------------
---------------------------------------------
5.Хатка язып җибәрегез
Хәлегез ничеклеген
Конкурс нәтиҗәләре белән Разилә Сәетовна таныштыра. (Иң уңышлы дип табылган шигырь юллары укыла, җиңүчеләр әйтелә, бүләкләр бирелә).
Укытучы: Балалар, без сезнең белән “Хат” темасына дәресләр үткәрдек: хат төрләре белән таныштык, хат язу серләренә төшендек, аның тышлыгына, ягъни конвертка адресны дөрес язарга өйрәндек. Дәресләрне үткәрдек үткәрүен, ә нәрсәләргә өйрәндек икән, тикшереп карыйк әле. Экрандагы сорауларга кем тиз һәм дөрес итеп җавап бирер? (Экранда сораулар чыга,укучылар җавап биргәннән соң, дөрес җавап чыга, җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр бирелә)
1.Нәрсә ул хат?( Нәрсә дә булса хәбәр итү, хәл-әхвәлеңне, үз фикерләреңне, хисләреңне белдерү өчен берәрсенә җибәрелә, тапшырыла торган язу. Конвертка салып, почта аша җибәрелә торган язмаларның бер төре.
2.Хат төрләрен атагыз. (Шәхси хатлар, рәсми хатлар. Җавап таләп итүче хатлар һәм җавап таләп итмәүче хатлар: искә төшерү хаты, хәбәр итү хаты, чакыру хаты һ.).
3.Эчтәлеге буенча хатлар нинди төрләргә бүленә?(Үтенү, яңалыклар яки вакыйгалар турында сөйләү, сорашу – белешү, нәрсәнедер эшләргә кушу һ.б.)
4.Конвертка адрес нинди тәртиптә языла?(Адресатның фамилиясе, инициаллары;
урам исеме, йорт номеры, квартир номеры; торак пунктының исеме (шәһәр, поселок, авыл һ.б., өлкә, край, республика исеме; почта индексы)
5.Конвертка ни өчен индексны язарга кирәк? (Индексны язсаң, хат тизрәк барып җитә, чөнки хатларны адреслары буенча машина индекстагы цифрларга карап бүлә).
6.Рәсми хат ничек тутырыла? (Ул 4 өлештән тора: хат башы (хат җибәрүченең адресы, фирма яки оешма исеме, хатны җибәрү көне, адресатның рәсми билгеләмәсе, мөрәҗәгатъ итү )адресатның вазыйфасы, исеме, фамилиясе, атасының исеме), төп өлеш (үтенеч, тәкъдимитү, хәбәр итү, каршы якның тәкъдим хатына җавап та булырга мөмкин, йомгаклау (гадәттә, киләчәктә бәйләнешләрне дәвам итү турында языла).
7.Хатның төп өлешләрен атагыз. (Исәнләшү, хәл-әхвәл сорашу, адресатка кызыклы булган мәгълүматлар язу, сораулар бирү, саубуллашу, имза, язылу көне, елы).
8.Почта маркасын кем һәм кайчан уйлап тапкан? (1874 нче елда Англиядә Роланд Хилл).
9.Беренче почта тартмалары кайда, кайчан барлыкка килгән? (Питерда 1848 елда)
10.Россиядә почта хезмәтенә кем нигез сала һәм иң беренче кайсы ил белән почта элемтәсе барлыкка килә?(Бояр Афанасий Лаврентьевич Ордин-Нащокин Польша белән почта элемтәсе булдыра)
1 нче алып баручы: Конкурс барышында бик күп хатлар язылды, ә иң күп хат язучы сыйныф кайсысы булды икән?
2 нче алып баручы: Бу -5 нче В сыйныфы укучылары, алар 15 кешегә 148 хат яздылар
( Укытучы аларның язган хатларын күрсәтә, хат өеме төшерелгән фотосурәт экранда да чыга, сыйныфка бүләк бирелә).
1 нче алып баручы: Дуслар, безнең кичәбезгә кунаклар да килде, хәзер сүзне аларга бирик.(Шәһәр Почтамтыннан килгән хезмәткәрләр сүз ала).
Кичәбез ахырына якынлашып килә, без аны Зөләйха Минхаҗеваның шигырь юллары белән тәмамлыйсыбыз килә.
-Хат яз әле, таныш түгел дустым,
Хат яз әле миңа.
Язарга дип алган каләмеңне
Син яңадан куйма.
Күршедәнме, ерак илләрдәнме
Хатлар килсә - рәхәт,
Болай гына бер дә кызык түгел,
Хат алышмый яшәп.
2 нче алып баручы:
Хат алышу модада түгел, дип
Юкка әйтә халык,
Телдән әйтеп булмаганны кайчак
Хатка язып була.
Ак күгәрчен кебек, араларда
Хатлар йөрсен әле,
Сәлам, диеп берничә сүз генә,
Хат языгыз яме.
1 нче алып баручы: Дуслар, сез язган хатларның күбесе шушы мәктәптә укучы дусларыгызга, сыйныфташларыгызга язылган һәм без аларны һәр сыйныфта билгеләнгән почтальоннарга тапшырабыз, кичәдән соң таратырсыз. Ә туганнарга, ветераннарга, чит төбәкләргә язылган хатларны Почтамттан килгән кунакларыбызга биреп җибәрәбез, шулай иткәндә, хатларыбыз тизрәк барып җитәр.
2 нче алып баручы: Безнең кичә шушының белән тәмам. Кичәбез башында без сезгә анкеталар тараткан идек, әгәр дә аларны тутырып, ишек янындагы тартмага салып китсәгез, без бик шат булыр идек. Сау булыгыз, сездән хатлар көтеп калабыз.
Анкета.
1.Синең кемгә дә булса хат язасың киләме?
а) әйе б) юк в) белмим
2. Хат язышу кирәкме?
а) кирәк б) кирәк түгел в) миңа барыбер
3. Синең берәрсеннән хат алганың бармы?
а)бар б) юк
4. Хат буенча кешенең холкын белеп буламы?
а) белеп була б) белеп булмый в) әйтә алмыйм
5. “Хат язу” дәресләре синең өчен файдалы булдымы?
а )күп кызыклы мәгълүмат алдым
б) хат язу теләге туды
в) файдасын күрмәдем
6.Кем белән хат алышыр идең?
а)дуслар белән
б) туганнар белән
в) таныш түгел кешеләр белән
7. Хат язу өчен кайсы юлны сайлар идең?
а) интернет б) телефон в) хатны конверт белән җибәрү
8. Киләчәктә мондый чаралар үткәрү кирәкме?
а) кирәк б) кирәк түгел в) миңа барыбер
9. Конверт сатып алу сиңа проблемамы?
а) әйе, кыйбат б) юк в) миңа конверт кирәкми
10. Хат жанрының киләчәге бармы?
а) бар б) юк в) белмим.
9