СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Казан университеты

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по татарской литературе для 5 класса (русскоязычная группа). Тема урока "Казанский университет", где учащиеся знакомятся с историей университета.

Просмотр содержимого документа
«Казан университеты»

Сыйныф 5 рус төркеме

Фән татар әдәбияты


Дәрес № 22 Дата _____________


Тема: Казан университеты.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

М е т а п р е д м е т- Казан университеты тарихы белан таныштыру.

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; ишеткән материалны анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

- уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- фикерне төгәл итеп әйтә белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

П р е д м е т - Казан университеты турында текст уку; татар халкының элек-электән белемле булуы турында әңгәмә оештыру.

Ш ә х е с к ә к а г ы л ы ш л ы - балаларда белемгә омтылыш, кызыксыну тәрбияләү.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 83-84 нче битләр), Интернет челтәреннән алынган мәгълүматлар, Казан университеты турында брошюра.

Жиһазлау: мультимедиа җиһазлары: проектор, экран, ноутбук, презентация материалы.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру.

- Исәнләшү.

- Дежур укучы доклады, укучыларны барлау.

- Уңай психологик халәт тудыру.

- Өй эшен тикшерү.

Берничә укучы текстның эчтәлеген сөйли.

1. Белемнәрне актуальләштерү.

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән югары уку йортлары турында әңгәмә оештыра.

2. Уку мәсьәләсен кую.

Казан университеты тарихы белан таныштыру.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Сүзлек өстендә эш: сүзләрне уку, авазларны дөрес әйтү, сүз басымын дөрес кую, сүзнең тәрҗемәсе белән танышу.

2. Казан университеты турында текст уку.

1) Укытучы:

- Казан университеты кайчан ачыла?

2) Аудирование. /Укытучы белешмәне укый, укучыларның дәреслеге ябык, ишетеп аңлау максатыннан башкарыла./

3) Укучылар чылбыр буенча укыйлар, яңа лексиканы кулланып, текстны тәрҗемә итәләр.

3. Биремнәр һәм сораулар өстендә эшләү.

Дәреслектән 1-4 нче биремнәрне эшләү. Укучылар биремнәрне үзләре укыйлар, барлык укучыга да сораулар аңлашылсын өчен тәрҗемә итәләр. /Сорау җөмләгә җавап биргәндә сүзләр тәртибенә игътибар итәргә/

III. Рефлексия.

1. Рефлексив кабатлау.

Укучыларга бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр алулары турында сораулар бирелә:

- Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

- Сезгә материал ошадымы?

-Алган белемнәрегез дәрес материалын аңлау өчен булыштымы?

- Яңа сүзләрне хәтерләп калдыгызмы? Аларны сөйләмдә кулланырсызмы?

Дәреслектәге 4 нче биремне эшлиләр.

- Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме?

- Нәрсәләр белдегез?

2. Укучыларның дәрестәге активлыгы, дөрес җаваплары бәяләнеп, билгеләр куела.

З. Өй эшен аңлату: 1. Сүзләрне хәтерләргә

2. 83-84 нче битләрдәге материалны укырга, сөйләргә өйрәнергә.