СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Иҗади эшчәнлегем

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Шигырьләр,поэзия яратучыларга үземнең иҗат җимешләремне тәкъдим итәм.

Просмотр содержимого документа
«Иҗади эшчәнлегем»

Телләр белгән -ил ачар.

1. Тел өйрәнү- гаҗәп кызык,
Кайвакытта катлаулы;
" Сүз" дигәнең бик көчле ул-
Тишә төрле катламны.

2. Замана балалары шул:
Телне белү "чамалы";
Каләм тотарга мәҗбүрмен-
Түзәрлегем калмады.

3. "Татар" дигән балалар да
Татарча сүз белмиләр;
- Тәрҗемәсе ничек?- дисәң,
Әллә ниләр уйлыйлар...

4. Адаштырып йөретәләр
Гади генә сүзне дә:
" Ә" дигәнче бер малаем
" Таш" ка әверде "каш" ны.

5. Икенчесе шаккатырды:
" брови" " себерке" булды!
" Тамак" "авыз" га әйләнде -
Телләр телгә бәйләнде.

6. Менә шулай " кәмит" хәлләр
Булып тора дәрестә;
Ата - ана нәрсә уйлый?
Ә балалар - фәрештә!

7.Әйдәгез, телне өйрәник!
Камиллеккә чикләр юк...
Көлдермикче үзебездән -
Нинди генә СҮЗЛЕК юк!

8. " Алтыдагы өйрәнгәнең -
Алтмышта онытылмас!"
Бик дөрес әйтелгән мәкаль
Үземнән чыгып әйтәм -
Анам телен ЯРАТАМ!













Бер өчпочмакка дүрт авыз...

Мәктәп коридорыннан
Килә малайлар дүртәү:
Урталарында Ислам,
Кочаклаганнар өчәү.

Озын тәнәфес җиткән,
Ислам да нидер тоткан:
Куенына терәгән,
Әйтерсең, керпе тапкан!

Бар игътибар шуларда:
Нәрсә тотканнар алар?
Мин дә карыйм, елмаеп,
Сәер күренде болар.

Уң якка борылдылар,
Малайлар бара алмыйлар:
Ислам тоткан өчпочмак!
Шуңадыр, таралмыйлар.

Тәмле өчпочмак исе
Борыннарны кытыклый;
Дүрт авызга өч почмак
Каян табыйк бер почмак?

Почмаклары өч кенә,
Ә ашарга дүрт авыз!!!
Әнисе пешергән Исламга -
Белмәгән шул:
Ашарга ничә авыз?



















Рәхмәтле мин Ходаема…

Рәхмәтлемен Ходаема, 
Рәхмәтлемен һәр көнгә! 
Үз аягыңда йөрүләр, 
Нык басып тору җиргә- 
Бәйрәм түгелме безгә?! 
Рәхмәтле мин Ходаема, 
Әйләнә - тирәм ямьле: 
Зәңгәр күгем, йолдызларым - 
Бар дөньям, шөкер, гамьле! 
Саулыгым - зур байлыгым! 
Рәхмәтле мин Ходаема, 
"Көнче күбәләкләр" барга... 
Кырыемда бөтерелеп, 
Үз - үзләрен яндырганга... 
Миннән өстен булмаганга. 
Рәхмәтле мин Ходаема, 
Үҗәтләнеп алга барам - 
Туар таңнарга куанып, 
Булганына мең шөкер дип, 
Көнчеләргә сәлам бирәм. 
Дөнья матур - күрә белсәң... 
Начар уйлар уйламасаң, 
Көнчеләрнең гайбәтеннән 
Үз - үзеңә бәя бирсәң - 
Кеше булып яшим дисәң. 
Рәхмәтле мин Ходаема, 
Тәҗрибәм арта бара, 
"Дус" диеп йөргәннәрем дә 
Үз урыннарын ала... 
Чын дусларымнан кала. 
Ачу сакламыйм беркемгә: 
Тормыш бит ул әйләнә! 
Гыйбрәт алыр хәлләр бик күп, 
Кан дошманнар да дуска, 
Көннәр төнгә әйләнә. 

Шөкер кылып яшик тормышка! 
Дөньялар бит әйләнә...



Бөек Җиңүгә – 72 ел!

Бөек Җиңүгә – 72 ел!

Тарихи зур вакыйга

Кайгы, шатлык, күз яшьләре-

Кот очарлык фаҗига.

Ватан өчен көрәш барды,

Кояшлы көннәр өчен;

Башларын салды солдатлар,

Ил азатлыгы өчен

Һәрбер өйгә ачы сугыш

Кара тамгасын салды-

Миллионлаган балалар

Бик яшьли ятим калды.

Тол хатыннар һаман көтә

Кайтыр диеп ирләрен;

Күпләре читтә тилмерә,

Күрергә дип илләрен.

"Сугыш!" диеп әйтүгә үк,

Чәчләрем үрә тора-

Тыныч матур көндә генә

Кошлар да оя кора.

Күрергә язмасын иде

Бу сугыш афәтләрен,

Гомерлеккә күреп яшик

Тынычлык рәхәтләрен.