МУНИЦИПАЛЬНОЕ КАЗЕННОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ УПРАВЛЕНИЕ
ОБРАЗОВАНИЯ МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА
БЛАГОВЕЩЕНСКИЙ РАЙОН РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
Районный конкурс методических разработок уроков и внеклассного мероприятия по родным языкам, посвященного
Дню родного языка и
Году семьи в республике Башкортостан
Разработка урока по татарскому языку во 2 классе
Тема: Исем. Гаилә.
Выполнила: Гасимзянова А.С.
учитель татарского языка и литературы
МОБУ ООШ №3 г. Благовещенска
Благовещенск 2018
Тема: Исем. Гаилә.
Максат:
1) сүзләр арасыннан исем һәм фигыльләрне табарга өйрәтү; татар җөмләсендә сүз тәртибе кагыйдәләрен истә тотып, аларны сөйләмдә куллануга ирешү;
2) сорау кую ысулларын һәм дөрес җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, тартым кушымчаларын ныгыту; -чы, -че кушымчаларын дөрес куллану;
3) әти-әнигә, гаилә әгъзаларына ихтирам тәрбияләү.
Эш төрләре: индивидуаль, группаларда, фронталь, мөстәкыйль.
Дәреснең тибы:
Җиһазлау: Дәреслек: “ Татар теле ” 3 нче сыйныф.
Авторы: Ф.Ф.Харисова; презентация, слайдлар; эш дәфтәрләре.
Дәрес барышы:
I. Уңай психологик уңай халәт булдыру.
1.Укучыларның хәлләрен сорашу.
– Исәнмесез, укучылар!
Хәерле көн!
Хәерле көн, миңа да!
Хәерле көн, сиңа да!
Хәерле көн һәммәбезгә дә!
– Укучылар, бүген көн нинди? (салкын, кояшлы, кар ява... )
– Елның кайсы вакыты ? (кыш)
– Ә безнең бүлмәдә җылы, күңелле. Шулаймы укучылар?
2. Аудирование.
– Әйдәгез тизәйткечләрне искә төшерәбез:
а) Бер, ике, өч,
Әнә тегендә күч.
Кояш кача болытка,
Без калабыз суыкта.
б) Тышта суык,
Тышта– кыш.
Өйдә җылы,
Өйдә – мич. (1нче слайд)
II. Дәфтәрләрдә эш.
Дәфтәргә число, класс эшен язабыз.
Матур язу күнегүләре.( Укытучы тактада яза, тизәйткечтән саннарны күчереп язырга, антоним сүзләрне парлап язырга)
Бер, ике, өч,....
Суык җылы,..... (2нче слайд)
III . Белемнәрне актуальләштерү.
1. Тактада 3 баганада төрле тәртиптә сүзләр язылган.
Бабай, әти, хат, әби, тегә, яза, китап, пешерә, сеңел, чигә, абый, аш, эне, күлмәк, төзәтә, яулык, урындык, юа, укый, оекбаш, әни, апа, тәлинкә, бәйли. (3нче слайд)
– Балалар, бу сүзләр сезгә танышмы?
- Әйдәгез, бу сүзләрне тәрҗемә итәбез. (Вакыт бирү тәрҗемә өчен)
- 1 нче вариант беренче баганадагы сүзләрне тәрҗемә итә.
-2 нче вариант икенче баганадагы сүзләрне тәрҗемә итә.
-3нче вариант өченче баганадагы сүзләрне тәрҗемә итә.
2. Бик якшы. Бу сүзләрне нинди төркемнәргә бүлеп була?
(Исем, фигыль.)
- Нинди сораулар куеп була? Мисаллар китерегез.
Исем. Кем? Нәрсә? Мисаллар : укучы, кеше, малай, апа, һ.б..
Фигыль. Нишли? Нәрсә эшли ? Мисаллар: укый, ашый, йөзә, ала, бирә, һ.б..
Укытучы нәтиҗә ясый. – Исемнең сораулары: Кем? Нәрсә?– Фигыльнең сораулары: Нишли? Нәрсә эшли?
IV. Әңгәмә. Уку мәсьәләсен кую.
1. - Әйдәгез, кем? соравына җавап булган сүзләрне табып бер төркемгә җыябыз: әби, эне, апа, әти, абый, сеңел, әни (4нче слайд)
– Укучылар, карагыз әле, монда нинди сүзләр килеп чыкты?
- Алар нинди төркемгә керә?
- Нинди бер сүз белән әйтеп була? Гаилә.
2. Дәреснең темасын әйтү.
-Димәк, бүген без нәрсә турында сөйләшәбез? Гаилә турында.
-Кем, нәрсә сорауларына җавап булган сүзләрне, исемнәрне табарга, аларга сораулар куярга өйрәнәчәкбез.
– Нәрсә соң ул гаилә? ( русча әйтәләр). Гаилә - бергә яшәүче ир, хатын аларның балалары, якын туганнардан торган кешеләр төркеме.
– Әйе, сез өйдә бер гаилә, сыйныфта бер гаилә кебек, мәктәптә бер гаилә булып яшисез.
Гаилә – ул бер кечкенә дәүләт. Аның үз кагыйдәләре, законнары бар. Һәр кеше нәрсәдер эшли. (Семья - это маленькое государство и у всех есть обязанности)
3. - Укучылар, сез , гаилә ул - жылы учак дигән мәкальне ничек аңлыйсыз?
Гаилә - ул безнең өебез, әти- әниебез, туганнарыбыз. Гаиләдә без тату, бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы, яратып, аңлап хөрмәт итеп яшәргә тиешбез. Һәр елны 15 нче май көнендә гаилә елы бәйрә ителә, шушы бәйрәм уңаеннан әти-әниегезне котларга да онытмагыз. балалар. Алардан безнең иө якын кешеләребез. (5-6 нче слайд)
4. – Укучылар, кабат сүзлеккә кайтыйк әле. Гаиләдә һәр кеше эшли дидек Чигә, укый, тегә, пешерә, яза, төзәтә, юа, бәйли.
- Бу сүзләргә нинли сораулар куеп була? Нишли? Нәрсә эшли? .(7 нче слайд)
- Бу сүзләр нинди төркемгә керә?
5.–Укучылар, безнең нинди сүзләр калды? (Нәрсә? соравына җавап бирүче сүзләр.)
– Кем таба? (Китап, яулык, күлмәк, урындык, оекбаш, тәлинкә, хат, аш).
(8 нчы слайд)
V. Уен “Сүзләр урыннарын югалткан”. (Карточкаларда эш)
– Ә хәзер укучылар, карточкалар белән, безнең шушы сүзләребез адашканнар , урыннарын табып җөмләләр төзеп китик.
– Кем дөресләп укый ала? - Нинди нәтиҗә ясый алабыз?
(фигыль җөмлә азагында языла)
– Китап укый, яулык чигә, күлмәк тегә, урындык төзәтә, оекбаш бәйли, тәлинкә юа, хат яза, аш пешерә.
VI. Үзаллы эш. (мөстәкыйль эш теманы ныгыту өчен)
Төзегән җөмләләрне дөрес итеп дәфтәргә язу. Ике укучы тактада яза. Тикшерү.
VII.Төркемнәрдә эш.
– Укучылар, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?(Гаилә турында).
– Әйдәгез әле, безнең дүрт гаилә булсын һәм дүрт өстәл янына дүрт укучы басыгыз. Кем әти, әни, сеңел, абый..? (Мин-әни. Мин-әти. Мин-кыз, малай. Мин-абый, сеңел..).
1) –“Кем нәрсә эшли?”уенын уйныйбыз. Рәсемгә карап, карточкаларда бирелгән сүзләрдән җөмлә төзегез.
Кайсы гаилә дус-тату, тиз эшли, шул җиңә.
(Әти хат яза. Бабай урындык төзәтә...).
Тикшерү. (10-13нче слайдлар)
2) Узаллы эш вариантларда башкарыла.
1 нче вариант- Ял көннәрен, туган көннәре сез гаиләдә ничек үткәрәсез? ( Слайдка карап төзергә дә мөмкин)
2 нче вариант - бирелгән сүзләрдән шигырь төзеп укырга;
әтием,әнием, шуңа бигрәк. бар, сөенәм.иртән, чәчем тарыйм, үрәм, һәм,
торам , йокыдан.
3 нче вариант - бирелгән Шәҗәрә агачына гаиләдәге кешеләр исемнәрен язып тутырырга. (14-16 слайдлар)
VIII. Ял минуты. Күзләр өчен гимнастика. Талгын гына көй уйный, Укытучы хәрәкәтләре артыннан кабатлыйлар)
X. Дәрес темасын ныгыту.
1. Дәреслек белән эш.
-Укучылар дәреслектәге рәсемгә карагыз әле.
Әни нәрсә эшли? Апа нәрсә эшли?...Үзегез җөмлә төзегез!
2. – Укучылар, бу җөмләләрдән ничек сорау җөмлә ясыйбыз?
(Кем күлмәк тегә? Әни нишли? Әни күлмәк тегәме?))
– Кем нәтиҗә ясый, сорау җөмләләр ничек ясала?
(Вместо слова ставим вопрос или в конце предложения добавляем окончания -мы /-ме )
– Кем үз җөмләсен укый? Ничек ясадың? (Сүз урынына сорау алмашлыгы куйдым. Сорау җөмләгә -мы/-ме кисәкчәсе өстәдем).
3. Ә хәзер мин төзегән ңөмләләрне укып карагыз әле, нәрсә әйтә аласыз?
Хаталырын төзәтеп ике җөмләне тактадан күчереп язу.
4. Телдән эш. Уен " Уйла "
Бирелгән сүзләрдән нинди яңа сүзләр төзеп була?
Пешерә, яза , укый, укыта, юа, төзәтә.
-Пешерүче, язучы, укучы, укытучы, юучы, төзәтүче.
- Бу сүзләргә дә нинди сорау куеп була?
Нәтиҗә ясау.
Исемгә исем ясаучы -чы, -че. кушымчалары ялгап без яңа һөнәр исемнәре уйлап таптык.
VI. Өй эше.
Дәреслектәге 102 нче күнегүне башкару.
Гаилә турында ике мәкаль язу.
"Мин бәхетле гаиләмдә" - рәсем ясау.
VII. Рефлексия.
1. Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?
2. Бу дәрестә сезгә нәрсә ошады?
3.Дәрестән сез нинди яңалык алдыгыз үзегез өчен.
VIII. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
IX. Йомгаклау. Дәрес бетте. Рәхмәт. Сау булыгыз!