Тема: Һәммәсе нәрсәдән тора.
Дәреснең максаты: табигый объектлар турында белешмә бирү;
каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газлар белән таныштыру;
табигатькә сак караш тәрбияләү, яңа җисемнәр уйлап табуга кызыксынучанлык булдыру
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Каты, сыек һәм газ хәлендәге җисемнәрне аера белү.
Бирелгән җисемнәрнең нинди матдәдән ясалганын ачыклау.
Практик эшне башкару планын төзү һәм шуның буенча үзлектән эшли белү.
Эшләгән эшеңә нәтиҗә ясый белү.
Оборудование:
1. Мультимедияле интерактив презентация
2. Рәсемнәр (каты,сыек, газсыман җисемнәр: таш, су,шар).
3. Эксперимент өчен: стакан, пыяла таякчык, шикәр, тоз,балчык, акбур, кайнаган су.
Дәреснең барышы
I. Оештыру.
-Исәнмесез, балалар. Әйләнә- тирә дәресен башлыйбыз.
- Әйдәгез, тәрәзәгә күз салыйк әле,бүгенге көн турында сез нәрсәләр әйтә аласыз?
Без сезнең белән “Дөнья ул- йорт” дигән бүлекне үтә башладык. Һәм кешеләр элек-электән табигатьне бербөтен итеп кабул иткәннәрен, табигатьнең гүзәллегенә сокланып яшәгәннәрен белдек. Алар көнкүреш әйберләренә табигатьне чагылдырган сурәтләр төшергәннәр. Сезгә өй эше итеп, шундый бер рәсем ясап килергә кушылган иде. Әйдәгез, шул рәсемнәрне карап үтик.
Бүгенге дәресебезнең темасы “Һәммәсе нәрсәдән тора” дип атала. (слайд № 1). Исеменнән үк күренгәнчә, безнең дәресебез бик кызыктыргыч булырга ошап тора.
-Бүген без сезнең белән бер төркем булып эшләрбез. Әйдәгез, төркемләп эшләү тәртибен искә төшерик (слайд № 2).
Белешмәне уку.
Иптәшләрең белән ягымлы сөйләш.
Кешене тыңлый һәм үз фикереңне дәлилли бел
Төп фикерне аерып ала бел.
II. Актуальләштерү
Әйләнә-тирә дөнья гаҗәеп төрле. Әйдәгез, искә төшерик әле,нәрсә соң ул табигать.(безне чолгап алган дөнья). Без табигатькә кергән һәр нәрсәне табигый объект дип атыйк.
Алар арасында нинди табигый объектлар бар? (слайд № 3). ( терек һәм терек булмаган табигый объектлар). Аларны без нәрсәгә карап аерабыз?
Мисаллар китерү. Слайд 4,5,6
-Кайсылары терек табигать объектларына керә?
-Рәсемнәргә карап, терек һәм терек түгел табигать объектларын табыгыз.
Болардан башка безнең тирә-юнебездә кеше кулы белән булдырылган әйберләр бихисап.
-Уйлап кара уены. (Дәфтәр №1,2)
III.Яңа материалны өйрәнү.
Өстәлдә таш, су һәм шар
-Бөтен матдәләр дә бертөрлеме?
3.) Барлык шушы күптөрлелектән каты җисемнәр, сыеклыклар һәм газларны аерып күрсәтергә мөмкин. -Слайд №8. Каты җисемнәр. Ташны бәреп, төшереп карау.
Бу предметларның уртаклыгын табыгыз. (Балаларның фикерләрен тыңлау) Дәреслектән уку. Барлык каты җисемнәр формаларын һәм күләмнәрен сакларга сәләтле.
-Слайд № 9 . Сыеклыклар. Суны агызып, салып карау.
Бу предметларның уртаклыгы нәрсәдә? Дәреслектән уку. Алар агучан. Нинди савытта булсалар, шул форманы алуларын исбатлау. Ләкин бу вакытта аларның күләмнәре саклана.
- Слайд № 10. Газлар. Шарны очыртып, һавасын чыгарып карау.(һава күренми, димәк ул кечкенә кисәкчекләрдән тора)
Дәреслек белән танышу. Алар очучан, формаларын сакламыйлар һәм үзләре тулган сыемны биләп торалар.
Дәфтәр №3.
Физминутка
4.) Барлык табигый объектлар һәм кеше кулы белән ясалган предметлар- барысы да матдәләрдән торалар. Һәр җисем матдәдән тора.
Мәсәлән, Слайд № 11.
| Җисемнәр | Матдә |
| кадак | тимер |
| шкаф | агач |
| тәлинкә | балчык |
Слайд № 12 Уен.“Бу җисем нинди матдәдән ясалган?”
Слайд № 13 . Шикәр-җисем, шикәр комы- матдә
Кайчы- җисем, тимер-матдә.
Су тамчысы-җисем, су-матдә.
Су турында сөйләшеп үтик. Ул - планетадагы иң әһәмиятле матдә. Су теләсә нинди тере организм составында була. Кеше тәненең өлеше судан тора! Су үзлекләренең берсе- күп матдәләрне эретү сәләте, мәсәлән, тозны, шикәрне. Суның бу үзлеген без еш файдаланабыз. КАЙДА? (аш-су әзерләгәндә)
Димәк, су- эретүче дип әйттек. Әйдәгез шуны дәлилләү өчен, практик эш эшләп карыйк.
Моның өчен без, 4 төрле матдә алабыз: 1- тоз, 2- шикәр. 3- акбур, 4- балчык
IV.Практик эш “Су-эретүче”
Эшнең планын төзик.
Кирәкле приборларны сайлап алабыз.
Стакандагы шикәр, тоз, балчык, акбурга кайнаган суга салабыз .
Кайсы матдәләрнең суда эрүен белү өчен болгатабыз.
Нәтиҗә ясыйбыз.
Слайд 14,15,16
1).Тоз һәм шикәр. Акбур турында кызыклы мәгълүматләр.
2) .Тоз –Урал тауларында Илецк төбәгендә чыгарыла. Глобустан күрсәтү.
- Урал таулары кайсы континентны ике өлешкә бүлә әле?
Нәтиҗә: шикәр һәм тоз суда эри, ә балчык белән акбур болгана гына.
Дәфтәр. №4
3). Балалар, мин кайсы тоз, кайсы шикәр икәнен бутадым, ничек итеп аерып булыр микән аларны?
V. Слайд 12 .Таблицаны тутырыгыз. (“+” тамгасы белән билгеләгез)
| Матдә | Каты | Сыек | Газ |
| Тоз | + | | |
| Табигый газ | | | + |
| Шикәр | + | | |
| Су | | + | |
| Сөт | | + | |
| Тимер | + | | |
| Углекислый газ | | | + |
Әйләнә-тирә дөньяда матдәләр гаять күптөрле. Хәзер галимнәргә берничә миллион төрле матдә булуы билгеле! Алар арасында кешеләр кулы белән булдырылган ясалма матдә- пластмасса да бар.
Дәрескә йомгак
–Сез бик тату эшләдегез.
–Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?
Слайд 12 -Җисемнәр нинди халәтләрдә була алалар? (каты, сыек, газ хәлендә)
Өй эше.
1)51 нче бит, җисемнәр турында сөйләргә
2) 52-53 нче бит , матдәләр турында сөйләргә
3) Эш дәфтәре 37 нче бит, №4,5
Ни өчен Юлтимердәге кирпеч заводында кирпичне тоздан ясамыйлар микән?