Просмотр содержимого документа
«Г.Тукайның "Ике сабан мәсәле"»
Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле
Казан шәһәре Совет районы
“ 11 нче татар гимназиясе”нең
туган (татар) теле укытучысы
Хәкимуллина Х.Р.
Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле Константин Ушинскийның “Два плуга” әсәре белән бик охшаш
Сүзлек-словарь
- Сабан -(татар сүзе) җир эшкәртә торган корал, аны крестьяннар кулланган. Бу сүздән Сабантуй сүзе килеп чыккан. Сабантуй – язгы кыр эшләре беткәч үткәрелә торган бәйрәм.
- Плуг - (русское слово) инструмент для обработки земли, использовалось крестьянами.
К.Ушинский “Два плуга”
Из одного и того же куска железа и в одной и той же мастерской были сделаны два плуга . Один из них попал в руки земледельца и немедленно пошел в работу, а другой долго и совершенно бесполезно провалялся в лавке купца.
Случилось через несколько времени, что оба земляка опять встретились. Плуг, бывший у земледельца, блестел, как серебро, и был даже еще лучше, чем в то время, когда он только что вышел из мастерской; плуг же, пролежавший без всякого дела в лавке, потемнел и покрылся ржавчиной.
— Скажи, пожалуйста, отчего ты так блестишь? — спросил заржавевший плуг у своего старого знакомца.
— От труда, мой милый, — отвечал тот, — а если ты заржавел и сделался хуже, чем был, то потому, что всё это время ты пролежал на боку, ничего не делая.
Г.Тукай “Ике сабан”
Ике Сабан , икесе бер үк тимердән, бер үк һөнәр йортында эшләнеп, базарга чыгарылганнар иде.
Боларның берсе Иген игүчегә сатылып, ул аны алгач ук эшкә кушты. Аның белән җир сөрә башлады. Шул рәвешчә бу Сабан һәр җәйне эшләп, аңар тик ятарга туры килми иде.
Икенче Сабан исә, бер Сәүдәгәр кулына эләгеп, аның кибетендә ауналып, эшсез ята иде.
Шулай озак заманнар үткәч, бу ике Сабан бер җирдә очраштылар.
Кибетчедәге Сабан, күп еллар эшсез ятканлыктан, тәмам тутыгып, саргаеп, караңгыланып беткән иде.
Иген игүчедәгесе исә күп эшләп ачылган һәм көзге шикелле ялтырап тора иде.
Тутыккан Сабан үзенең иптәшенең болай матурланганын күргәч, аннан: «Иптәш, син ни сәбәптән болай ялтырыйсың да, мин ни сәбәптән мондый тутыккан һәм караңгыланган?» — дип сөаль бирде.
Иптәше аңар: «Минем ялтыравым тырышуымнан килде. Әгәр гомерем буе кибет идәнендә кырын ятып торсам, мин дә синең төсле каралыр һәм ямьсезләнер идем», — дип җавап бирде.