СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фигыль заманнары.

Нажмите, чтобы узнать подробности

6 нчы сыйныфта татар теленнән "Хикәя фигыльнең заманнарын кабатлау"  темасына дәрес эшкәртмәсе.

Просмотр содержимого документа
«Фигыль заманнары.»


6 нчы сыйныфта татар теле дәресе

Район татар теле һәм әдәбияты

укытучылары семинарында “Хикәя фигыльнең

заманнарын кабатлау” темасына ачык дәрес

Тема: “Бар дөньяга карыйк яратып!” .

Максат:

1) хикәя фигыльләрнең заманнарын кабатлап, белемдә эзлеклелек булдыру;

2)хикәя фигыль темасы буенча белемне ныгыту;

3)ярату төшенчәсен аңлау, укучылар күңелендә тирә-юньгә: табигатькә,әти – әниләргә, дусларга, икмәккә карата ярату, ихтирам тәрбияләү.

шәхси нәтиҗәләр:

  • төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • “дуслык”, “ярату”төшенчәләрен кабул итү, “кеше шәхесенә, кошларга хөрмәт ” кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Танып белү нәтиҗәләре:

  • төп мәгълүматны аеру, укылган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен сүзлекләрдән файдалана белү.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү

  • ихтыяр көче,максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникативнәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Дәрес төре: гомумиләштерү дәресе.

Материал:Татар теле.6 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ю Юсупов, Ч.М.Харисова, Р.Р.Сәйфетдинов.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2014.-175 б.

Җиһазлау: тарату өчен текстлар язылган карточкалар,перфокарталар, аудиоязмада “Яратыгыз” җыры (Резеда Ахиярова көе, Роберт Миңнуллин сүзләре), презентация, техник чаралар, сигнал- карточкалар, Сабир Габделмәннең “Бер сукыр баланың моң-зары” шигыре, төсле кәгазьләрдән киселгән, дәреснең эпиграфы язылган зур йөрәк рәсеме һәм сүзләр язылган кечкенә 7 йөрәкчек.


Дәрес барышы

.Дәресне оештыру-мотивлаштыру.

-Хәерле көн ,укучылар,исәнмесез!

-Исәнмесез,хәерле көн!

-Утырыгыз.Сезгә уңышлар теләп , матур теләкләр белән дәресемне башлап җибәрәм.Әйдәгез ,укучылар, күк йөзендәге кояш кебек елмаеп, бер – беребезне сәламләп алыйк әле. Мин сезнең һәрвакыт шулай шат йөзле, көләч булуыгызны телим.

Елмаеп торган кеше ул –шат кеше, елмаеп торган кеше ул – бар нәрсәдән дә канәгать кеше, елмаеп торган кеше ул – ярата белгән кеше.

эпиграф 2 нче слайд

“Яратыйк без дуслар – туганнарны,

Әнкәйләрне өзелеп яратыйк.

Тереклеккә сөю аша карыйк,

Бар дөньяга карыйк яратып”

- Без бүген дәрестә ярату турында да сөйләшәчәкбез.Шушы ихластан елмаюларыбыз белән без яшәүне яратуыбызны күрсәтәбез. Әйдәгез эпиграфка бер язу беркетеп куйыйк әле ( Зур йөрәккә ”Тормышны яратыйк!” дип язылган йөрәкчек беркетелә).

II.Актуальләштерү.

- Ә хәзер ,әйдәгез, өй эшен тикшереп китик.Өй эшен искә төшерегез әле.

Көтелгән җавап :

- Хикәя фигыль темасы буенча тестка әзерләнергә .

- Әзерме сез?Әйдәгез сигнал карточкалар ярдәмендә сезнең әзерлекне карыйбыз.

Экранда тест эшләнә 3 нче слайд

-Бик яхшы , балалар, өйдә кабатлагансыз.

4 нче слайд

( Тест буенча балаларның белемен бәяләү критерийлары слайдта чыгарыла,укучылар, танышып, үзбәя куя).


III.Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.

  • Ә хәзер мин сезгә төркемнәрдә эшләргә биремнәр бирәм. Без текст өстендә эшләячәкбез.Һәр төркемнең дә биреме бертөрле түгел.Шуңа күрә игътибарлы булабыз. (Текстлар таратыла.)

1 нче карточка.

Текст өстендә эш.

Безнең авылдан ерак түгел генә урман урнашкан.Урманда төрле җәнлекләр, кошлар яшиләр. Җәй көне урман гөрләп тора.Ә менә кышын анда бер тавыш та юк.Урман тын. Анда яшәгән җәнлекләр, суыктан качып, өннәренә кереп йоклаганнар. Кошларның кайберләре җылы якларга киткән, ә кайберләре, авылыбыз уртасында үскән агач куышларында ышыкланып , кыш үткәрергә җыеналар. Сез аларны кызганасызмы?Әгәр дә без нәни дусларыбызга салкын кышларда ярдәм итсәк, алар кышны җиңелрәк үткәрәчәкләр.

Бирем. Тексттан хикәя фигыльләрне табып, заманын билгеләргә . Әйдәгез 1 нче төркемнең эшен тикшерәбез. Калган төркемнәр тыңлап, хаталар булса төзәтәбез.

Көтелгән җаваплар: урнашкан, йоклаганнар, киткән -билгесез үткән заман хикәя фигыльләр;яшиләр, гөрләп тора,җыеналар – хәзерге заман хикәя фигыльләр; үткәрәчәкләр- билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

5нче слайд “Кошларга ярдәм итик!”

  • Укучылар, менә салкын кышлар җитте.Инде кышның беренче бураннары да дулап алды.Кошларга суык.Безгә ниләр әйтәләр икән кошлар?

6 нчы слайд

-Укы әле, Антон

Шигырь укыла.Эчтәлек белән эш.

-Ниләр әйтәләр? Җавапны хор белән укыйбыз,кызыл белән язуны

Укучылар укый.

-Кошларга нәрсәләр ашатырга була?

Көтелгән җавап. Кошлар төрле ярмалар, ипи валчыклары, миләш, кабак төшләрен ашыйлар.

7 слайд

Әйдәгез ,балалар, кошларны яратуыбызны раслап, “Кошларны яратыйк!” дигән йөрәкчекне тагын беркетеп куябыз.

2 нче төркем тексты буенча эш тикшерелә.

2 нче карточка

Текст өстендә эш

Әни һәм икмәк сүзләре һәрчак янәшә йөри.Чөнки алар икесе дә бик кадерле. Табын уртасына куелган кабарып пешкән икмәккә карап, әниләр безгә икмәкне кадерләргә, яратырга өндиләр.

Икмәк турында бик күп мәкальләр,әйтемнәр , хикәятләр җыелган.Арадан берсен укып китик.«Көннәрдән беркөнне әнисе улына икмәк кыерчыгы тоттыра. «Балдан да татлырак булгач кына ашарсың. Татлы булмаса, үзең чәчеп, үзең игәрсең», — ди. Шуннан ниләр булган — беркем белми. Тик шунысы гына ачык: әнисенең сүзләре гомере буе онытылмаган. Улы икмәктән татлырак берни дә юклыгына ышанган».

Бирем. Тексттан юнәлеш кушымчалары алган фигыльләрне табып,юнәлешләрен күрсәтергә.

Көтелгән җавап. Куелган,җыелган,онытылмаган фигыльләре төшем юнәлешендә, ә тоттыра фигыле йөкләтү юнәлешендә килгән.


- Рәхмәт икенче төркемгә. Текстта ярату темасы бармы?

Көтелгән җавап:

Бар, әнисе баласын ярата, чөнки ул малайга хезмәт яратырга куша. Акыллы киңәшен бирә. Аннары ипи дә кадерле. Аны да яратабыз.

Дөрес. Текстта без яратырга, кадерләргә тиешле ике әйбер искәртелә.Болар: әниләр һәм икмәк.

8 нче слайд

Әйдәгез тагын йөрәкләрне беркетеп куйыйк әле

- Балалар , бик тиздән нинди бәйрәм җитә?

-Әниләр бәйрәме.

  • Әйе, 29 нчы ноябрь - иң кадерле кешеләребез-Әниләребез бәйрәме.Сез бәхетле, балалар, һәммәгезнең әниләре исән-сау, сез кайтышка тәмле ризыклар пешереп көтеп торалар, шатлыкларыгызны бүлешәләр, борчуларыгыз булса юаталар.Сез аларны көн саен крәсез.Ә бит тормышта язмыш тарафыннан кимсетелгән балалар бик күп. Аларны инвалид балалар диләр.Берсе ишетми, берсе йөри, сөйләшә алмый, берсенең күзләрекүрмиләр. Менә шундый балалар турында бер шигырь укып китик әле. Алия ятлап килде.Әйдә Алия, алга чыгып сөйлә.


9 нчы слайд

-Шигырьдән аңлашылганча, сукыр баланың дөнья матурлыгына караганда да иң беренче әнисенең йөзен күрәсе килә икән. Аларга да ,укучылар,нәкъ безгә кирәк булган кебек йомшак сүз, ярату,наз кирәк.Без кешеләрне кем һәм нинди булуына карамастан, яратырга тиешбез.Тиздән балалар илебездә инвалидлар декадасы башланып китә. Моны да онытып бетермәсәк иде. Димәк, тагын бер йөрәкне беркетәбез, ул ”Кешеләрне яратыйк!” дигән йөрәкчек була. Һәм 3 нче төркемне дә тыңлап үтәбез.

3 нче карточка

Текст өстендә эш

Дуслык – дөньяда иң кирәкле нәрсәләрнең берсе. Минем дә дусларым бар. Шулай да якын дустым берәү генә. Аның белән миңа бик рәхәт. Бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ишегалдында да гел бергә йөрибез: җәй көне футбол уйныйбыз, кышын тимераякта шуабыз. Дустымның миңа иң ошаган ягы – ул беркемне дә авыр вакытта ташламый, һәрчак ярдәм итәргә әзер. Серләрне ул бүтән кешегә сөйләми. Әйткән сүзен һәрвакытта да үти. Дустым миңа дуслык турында китап бүләк итте. Ул китапны бергә укыдык.

Бирем.Тексттан фигыльләрне табып, барлык-юклык, заман һәм зат – сан белән төрләнешне аңлатырга.

Көтелгән җавап.Ярдәм итәбез,йөрибез,уйныйбыз,шуабыз фигыльләре - хәзерге заман хикәя фигыльләр, барлыкта, 1нче зат күплек санда; ташламый, сөйләми фигыльләре - хәзерге заман хикәя фигыльләр, юклыкта, 3нче зат берлек санда; бүләк итте – билгеле үткән заман хикәя фигыль, барлыкта,3 зат берлек санда; укыдык фигыле- билгеле үткән заман хикәя фигыль, барлыкта, 1 зат күплек санда.

  • Бик яхшы, дөрес эшләгәнсез. Укучылар, текст эчтәлегеннән күренгәнчә, дусның бик якын кеше булганы беленә.Һәрберегезнең дуслары ,ә арада тагын да якын дустыгыз да бардыр. Әй дәгез,дуслык турында мәкальләрне искә төшереп китик әле.

Көтелгән җавап.Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.Дуслык тау күчерә.

Дус авырлыкта беленер. Дус-акчадан кыйммәтрәк. Дусларын онытканнарның, үзен дә онытырлар. Йөз сум акчаң блганчы,йөз дустың булсын.

  • Рәхмәт,балалар, менә алдагы шигырь юлларны укып, тактага тагын 5 йөрәкчекне беркетеп куям. Ул “ Дусларны яратыйк!” дигән йөрәкчек.

-Арып китмәдегезме,әйдәгез физкультминут ясап алабыз.Башта күзләрне ял иттерик, аннары аяк кулларга ял бирербез.Леопольд һәм ике тычкан турында мультфильм караганыгыз бармы, ничек тәмамлана?Әйе, үзара дуслашалар.Әле генә дуслык турында сөйләштек. Әйдәгез ял итәбез. 10 нче слайд Ял вакыты

-Ә хәзер хәрәкәтләр ясап алыйк. Аякларны хәрәкәтләндерсәк тә,безгә әзрәк кенә уйларга да кирәк булачак.Мин сезгә хикәя фигыль турында билгеләмәләр әйтәм. дөрес булса басасыз, дөрес булмаса чүгәлисез.Әйдәгез, сез әзерме?

4 нче карточка

Текст өстендә эш

Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел, дип уйлыйм мин. Без китаплар аша тормышны өйрәнәбез.Чөнки аларга бик күп акыл хәзинәсе сыйган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый. Китап укып, без уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз.
Үзем әле укый белмәгәндә, миңа китапларны әнием я әтием укыдылар . Алар мине кечкенә вакытта бик күп китаплар белән таныштырдылар ,ә аннары мин үзем укырга керештем. Аларның эчтәлекләрен аңлый башладым.


Бирем: хикәя фигыльләрнең ясалышы буенча төрләрен билгеләгез.

(укучыларның җаваплары тыңлана, дөрес булмаган җаваплар тактага язып тикшерелә һәм зур йөрәккә “Китапны яратыгыз!” дип язылган йөрәкчек беркетелә.Текст буенча 4 төркемдәге укучылар да бәяләү критерийларын ,12 нче слайдтан карап, үз эшен бәяли).

-Балалар без хикәя фигыль турында кабатлап чыктык.Нәрсәләрне кабатладык,әйдәгез җыйыйк әле.

Көтелгән җаваплар.Хикәя фигыльнең барлыкта – юклыкта килүен, заман белән , зат –сан белән, юнәлеш белән төрләнүен; мәгънәләрен һәмясалышын кабатладык.

- Менә шуларны җыеп , укучылар, хәзер хикәя фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибе белән танышабыз. (Хикәя фигыльгә морфологик анализ ясау тәртибен 1 укучыдан укыту.78 нче бит.)

Ә хәзер дәреслек белән эшләп алабыз.Хикәя фигыльгә морфологик анализ ясарга өйрәнәбез.140 нчы күнегүнең 1-2 нче җөмләләре өстендә эшлибез.

(Таныр һәм караячакмын сүзләре тикшерелә).

IV.Йомгаклау. Дәрес буенча нәтиҗә чыгару.

- Укучылар,без бүген дәрестә хикәя фигыльнең барлыкта – юклыкта килүе, заман белән , зат –сан , юнәлеш белән төрләнүе турында ; мәгънәләре һәм ясалышы турында өйрәнгән белемнәребезне тагын да баеттык, ә зур йөрәккә кечкенә йөрәкчекләрне беркетә барып нәрсә эшләдек соң?

Көтелгән җавап. Без тирә-юньдәге һәрнәрсәгә игътибарлы булырга, әти – әниләребезне, табигатьне, кешеләрне , дусларны һәм икмәкне яратырга кирәклеген тагын да ныграк аңладык.Кешенең йөрәге ярата белгәндә генә олы йөрәк була ала.

  • Рәхмәт, укучылар, ә хәзер көндәлекләргә өй эшен язабыз.

14 нче слайд

  1. вариант. “Минем дустым” яисә “Минем яраткан китабым” исемле мини инша язарга, иншадагы бер фигыльгә морфологик анализ ясарга.

  2. вариант.Табигать турында биш җөмлә язарга, шулай ук ,бер фигыльне сайлап, морфологик анализ ясарга.

  3. вариант. Әниләр турында биш мәкаль язарга.

Үзбәядәге билгеләр берләштерелеп , дәрескә билге куела.

Нәтиҗә.

  • Балалар , хикәя фигыль турында белгәннәребезне онытмыйк.Ә дәресебезгә йомгак итеп, минем тагын бер кат эпиграфны укып китәсем килә. Безнең йөрәгебез зураеп китте, үзенә кечкенә йөрәкләрне кушты. Балалар тормышта яратып яшик. Иң беренче үзегезне яратыгыз.Үзен яраткан кеше тирә – юньне ярата. Дәресебезне “Яратыгыз!” җыры белән тәмамлыйк. Әйдәгез, кунаклар сез дә безгә кушылыгыз!