Шушы яктан, шушы туфрактан без…
Эшне башкарды: Түбән Кама районы, Каенлы урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Лилия Рәүф кызы
Теманың актуальлеге : үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Бала туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Халыкка якынаю – Туган җиребездә, аның үткән тарихында – колхозлар-совхозлары турында эз калдырган – якташларыбыз, авылдашларыбыз турында сөйләү .
Эшемнең максаты: авылым тарихын, колхозлашу чорларын өйрәнү.
Бурычлар:
*авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, “Каенлы”колхозы, “Кызыл Зәй” совхозы тарихын яктырту;
*колхозлашу чоры турындагы истәлек – материалларны күбрәк туплау, эзләнүләр алып бару;
* Бөек Ватан сугышы чорында, сугыштан соңгы елларда колхозчылар тормышын барлау;
* колхозчылар, колхоз җитәкчеләре турындагы материалларны туплап бирү.
Алымнар
*авыллар тарихы, колхозлашу чорлары архивы материалларын истәлекләрдән анализлау;
*истәлекләрне сораштыру;
*әңгәмәләр үткәрү;
авыллар тарихы китаплары, вакытлы матбугат мәкаләләре, интернет язмалары белән танышу, туплау.
1927 елның 2-19 декабрь көннәрендә Мәскәүдә Большевик Бөтенсоюз коммунистлар партиясенең XV съезды уза. Әлеге съезд тарихка авыл хуҗалыгын коллективлаштыру карарын һәм СССРның халык хуҗалыгын үстерү өчен беренче бишьеллык планын булдыру директиваларын раслау вакыйгалары белән кереп калды. 1928 елда беренче бишьеллык план кабул ителә. Аның нигезендә СССРда индустриальләштерү, коллективлаштыру һәм мәдәни революция булдыру күздә тотыла.
Каенлыда 1930 нчы елның 4 апрелендә 25 хуҗалыктан торган колхоз төзелә. Гарәп хәрефләре белән “Колхозның ядрәләре” дип язылган исемлектә партия членнары, ярлылар, урта хәллеләр, хәлле крестьяннар була.
- 1.Садыйков Гариф
- 2.Исламов Ризатдин
- 3.Хәйруллин Гомәр
- 4.Арсланова Гыйния
- 5.Әхмәтҗанов Хәсәнҗан
- 6.Абдуллин Ибрай
- 7. Абдуллин Йосыф
- 8.Әхмәтов Вафа
- 9. Бикчәнтәев Солтан
- 10. Борһанов Гомәр
- 11.Вильданов Сәүбән
- 12.Гайфетдинов Мөхәм
- 13.Гәрәев Миңлевәли
- 14.Мөхәммәтҗанов Зәки
- 15.Ситдиков Вафа
- 16 Ханнанов Рәхимҗан
- 17. Миңлегалиев Исмәгыйль
- 18.Ханов Ибрай
- 19.Хәйруллин Хәбибулла
- 20.Хәйретдинов Шәйхи
- 21. Хәйруллин Сәфиулла
- 22.Хәсәнов Гата
- 23.Шәрәфиев Фәхри
- 24.Яруллин Миңлебай
- 25. Якупов Ибрай
Бөек Ватан сугышына хәтле
“ Каенлы” колхозы җитәкчеләре
Садыйков Гариф – 1931-1933 нче еллар
Миңлегалиев Исмәгыйль – 1933-1939 нче еллар
Ибраһимов Миңлевәли – 1939-1941 нче еллар
Нуриев Фазлый – 1941-1951 нче еллар
Колхозның беренче рәисе –
Садыйков Гариф
1942-1944 елларда колхоз идарәсе бинасы
“ Каенлы”колхозының беренче еллары
1931нче ел башында колхозда – 111 кеше, 16 ат; барлык җир мәйданы – 183 гектар.
Беренче язда чәчелгән культуралар: борай(пулба) –
16 га, солы – 28га, бәрәңге – 10 га, тары – 2 га, киндер –
2 га, борчак, ясмык, карабодай бергә – 4 га.
Бу елны колхозның 13 сабан сукасы, 8 тырма, 2 ургыч,
3 чәчкеч, 1 салам кагу машинасы, 1 яргыч, 4 сортировка, 2 окучник, 1 культиватор, 2 сугу машинасы, 1 печән чапкыч, 1 сепараты булган.
1933нче ел нәтиҗәләре буенча колхоз рәисенең докладыннан өзек :“ Колхоз язгы чәчүдә 295 гектар җиргә арыш уҗымы чәчте. Гектарыннан 10 центнер алырга планлаштыра. Керем эшләре, 1932 елда бер эш көненә икмәкләтә 16, 5 кадак, акчалата 30 тиен түләнә.
Төзелешләр турында: 62 баш ат сыешлы атлар абзары, Зәй буенда ике ташлы тегермән җиткерелде.
Эшкә яраклы ирләр – 64, хатын-кызлар – 129, шуларның 26 сы ударник. Икмәк әзерләү планы 1932 елда 7162 пот булып, ул фактта 7169 пот, ягъни 101% тәшкил итә. Колхозыбыз районда алдынгылардан саналган “Ленин” исемендәге колхоз белән ярыша. Язгы чәчүне тәмамлагач уздырылган тикшерү вакытында безнең колхоз алда булып чыкты.
Колхозда товарлыклы фермалардан 24 баштан торган сыер фермасы, 109 баштан торган каз фермасы бар. 1932 елда хөкүмәткә 80 баш каз, 5 үгез бирелде. 1 Май бәйрәме уңаеннан промышленность эшчеләренә колхоз тарафыннан өч яшьлек бер үгез, колхозчылар тарафыннан 2000 данә йомырка һәм бер сыеры булган һәр хуҗалык берәр кадак май бирде. ( Фәхри Шәрәфиев )
Колхозның Зәй елгасына салынган беренче су тегермәне, 1933 нче ел
Колхозда печән өсте
Бөек Октябрь бәйрәме уңаеннан үткәрелгән демонстрация, 1937 нче ел
Сугыш вакытында тылдагы колхозчы апаларга багышлана
Авылдашларыма мәдхия
Сугыш елы авырлыгы
Барыгызга да тиде:
Хәерниса ат караса,
Маһруй бригадир иде.
Кирәк булса, сез булдыгыз
Яшь килен дә, егет тә.
Урманнарда йөрдегез сез
“ Пуховойны” җигеп тә.
Алма кебек Зөһрәләр
Яшь көе тол калдылар.
Колхоздагы авыр эшне
Алар тартып бардылар...
( Саимә Сөләйманова)
Сугыш толлары, 1970-80 еллар
Сугыш толлары- Ибраһимова Зөһрә,Юнысова Хәбҗамал апалар
Сугыш чоры колхозчылары истәлегеннән
Бу елларда иген басулары белән беррәттән күксагыз ( каучук бирә торган күпьеллык үсемлек), кукуруз, бәрәңге, киндер, җитен дә үстерәләр, ә һәр басулардагы чүп-үләннен кул белән утаганнар. Колхозның шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчасы да булган. Анда кәбестә, кыяр, кишер кебек яшелчәләр үстерелгән, ә алма бакчасына мал-туар кермәскә дип, койма-киртә урынына, һәр кешегә бүлеп, канау казырга кушканнар. “Кешеләр төшке ашка кайтып китәләр. Без иптәш кызым белән су гына эчәбез дә, үзебезгә тигән өлешне казыйбыз да казыйбыз. Ник казымаска! Яшелчә бригадиры безне гел мактый: “Болай эшләсәгез, сезгә колхоз берәр сарык бирер әле”, - ди. Казыдык. Тик безгә дигән сарык бәрәнләмәгән булган икән шул. Их, юләр балачак!” ( Саимә апа истәлеге)
Сугыш чоры колхозчылары истәлегеннән
“ ...1942 елның җәендә Ширәмәт военкоматыннан атларны да фронтка озатырга боерык килә. Берничә колхозчы, билгеләнгән атларны туплап, Бөгелмәдә вагоннарга төйиләр,аннары Горький өлкәсендәге бер станциягә кадәр озатып, тиешле кешеләргә тапшырып кайталар. Атлар арасында бик елгыр “Молот” исемле алаша да була.
Көз җитә. Дәүләткә ашлык тапшыру башлана. “Каенлы”дан берничә яшүсмер ашлык төягән олаулар белән Кама буендагы Смыловка пристаненда урнашкан икмәк кабул итү пунктына китәләр. Кайтканда болында туктап ял иткәндә, әрәмәләр арасыннан ат кешнәгән тавыш ишетелә. Күп тә үтми атның үзе дә күренүгә егетләрнең берсе: “Бу бит безнең “Молот”! - дип кычкырып җибәрә. Бар да бу хәлгә гаҗәпләнәләр. Ат “авылдашлары” на ияреп авылга кайта. Әлбәттә, бу хәл район военкоматына хәбәр ителә. Берничә көннән “Молот” яңадан сугышка мобилизацияләнә. Авылдан алып чыгып киткәндә, атның күзләрендә елтыраган яшь тамчыларын күреп, озатучылар тыела алмыйча еладылар,” - дип искә ала Каенлы авылы тарихын язучы Фәхри абый Шәрәфиев.
1951 нче елда “Каенлы” колхозы һәм Кече Җирекленең “Ерыклы”
колхозы берләшә, “Каенлы” колхозы дип йөртелә башлый.
1956 нчы елда Камалиев Мирзаһит “Каенлы” колхозы рәисе итеп сайлана.
1956 нчы елда бу йортның икенче катын М. Камалиев колхоз идарәсе итеп үзгәрттерә. Йорт әле дә исән.
2019 нчы елның декабрендә фотога төшерелде.
Колхоз рәисе Камалиев Мирзаһит гаиләсе белән, 1956 нчы ел
1959 ел башында Кече Аты( Үчкә), Тоба авылларын берләштергән “Якты юл”, Байданкино һәм Байгыл авылларын эченә алган “Кызыл Зәй”, һәм “Каенлы” колхозлары берләшеп, март аенда “Кызыл Зәй” колхозы оештырыла. Колхоз үзәге Каенлы авылында, ә колхоз председателе итеп Иманаев Рәхим Фәрди улы сайлана. Бу елга хәтле яшәп килгән өч авыл Советы да берләштерелә, “Каенлы авыл Советы”на туплана.
Тобадагы бу йортта “Каенлы” колхозы рәисе Р. Иманаев торган. Йортны 1970 нче елларда Себердән кайткан Г. Шафиков сатып ала, хәзер малайлары кайтып йөри. Йорт шул ук. 2019 нчы ел, декабрь.
1962 нче елда “Кызыл Зәй” колхозы рәисе итеп
Ризванов Назыйм сайлана.
1963 елда Ширәмәт районы бетерелгәнлектән, “Кызыл Зәй” колхозы Яр Чаллы районына керә.
Бу вакытта колхозчыларның берничәсе кер юу машиналары сатып алган була. Өйләрдә чикләнмәгән күләмдә лампочкалар яндыра алганнар. Колхоз тегермәне дә электр энергиясе белән эшли башлый. 1964 елның декабрендә Каенлы авылында Ибраһимов Нурислам беренче телевизор сатып ала.
1967 елның гыйнварында Нурислам Ибраһимов колхоз рәисе вазыйфасына керешә. Ибраһимов Н. төзелеш эшләренә игътибар биргән. Шуларның берничәсе: кирпечтән ашханә, авыл уртасында ике катлы бина калкып чыга. Анда колхоз идарәсе, авыл Советы, партия комитеты, радио челтәре, почта, саклык банкы, телефон станциясе урнаша. 1968 елда авыл урамнарында траншеялар казыла. Су колонкалары куела.
Колхоз рәисе Ибраһимов Нурислам печәнчеләр белән (уртада)
1970 елның мартында колхоз совхоз итеп үзгәртелә. “Кызыл Зәй”совхозы директоры итеп Хәйруллин Нурулла куела
1971 нче елның гыйнвар башында совхоз үзәге булган Каенлыда 360 урынлы яңа клубка нигез салынды. Шул ук авылда барлык уңайлыклары булган 16 фатирлы ике катлы торак йорт төзү эше башланды. Төзүчеләр аларны 1974 елда файдалануга тапшырачаклар.
“ Ленин нурлары” газетасыннан
1971 елның 1сентябрендә 320 урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамлана.
1973 нче елның мартында “Кызыл Зәй” совхозы директоры итеп Әхмәтшин Габделбәр Салихович куела. Ул “Кызыл Зәй” совхозы белән 22 ел җитәкчелек итә. Бу чорда Каенлыда өчәр катлы тагын ике йорт, Үчкә авылында икешәр фатирлы бер катлы биш йорт калкып чыга. Соңрак мондый йортлар Тоба, Кече Җирекле авылларында да салына. Орлык киптерү, Тоба, Каенлыда силос траншеялары, 1000 баш сыярлык комплекслар сафка баса. Шулай ук Красный Бор, Борок авылларында терлек абзарлары, җәйге лагерьлары төзелә. Борокта һәм Каенлыда бәрәңге, ашлама, орлык саклау складлары салына. Каенлы сигезьеллык мәктәбе һәм дүрт йорт газ белән җылытуга күчерелә. Үчкәдә башлангыч мәктәп ремонтлана, Тобада башлангыч мәктәп яңадан төзелә. Каенлы мәктәбендә янкорма булып тир ачыла. Инеш елгасы аша язгы ташуда агызылмый
торган капиталь күпер сафка баса.
Риан Мотыйгуллин 1999 нчы елдан “Кызыл Зәй” совхозы, соңрак “Каенлы” күмәк хуҗалыгы белән 2008 нче елга хәтле идарә итә.
“ Кызыл Зәй” совхозы белән 1995-1999 нчы елларда Галиев Марат Әхәтович һәм Алмаз Фаррашович идарә итәләр.
Мотыйгуллин Риян Һади улы 1940 нчы елда Тобада туа. Каенлыда җидееллык мәктәп бетергәч, урта мәктәпне Кызыл Чапчакта тәмамлый. 1959-1962 елларда армиядә була. Аннары бригадир, электрик булып эшли. 1965-1969 елларда Чистай авыл хуҗалыгы техникумын бетереп 18 ел дәвамында “Кызыл Зәй” совхозында баш инженер; 1988-90 елларда Түбән Кама сельхозтехникасында баш инженер, 1991-95 елларда “Тоба” хуҗалыгында директор; 1995-99 елларда Түбән Камада УМСта начальник; 1999-2008 нче елларда “Каенлы” күмәк хуҗалыгы директоры булып эшли.
Риан абый Мотыйгуллинның бүләкләре
Риян Һадиевич, яхшы җитәкче буларак, күп грамоталар белән бүләкләнгән. 2000 нче елда “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, 2005 нче елда “Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеме бирелә. Шул ук елда аның исеме “Россиянең иң күренекле кешеләре”, “Лучшие люди России ”энцеклопедиясенә кертелә.
“ Кызыл Зәй” совхозының алдынгы агрономнары
Галиуллин Фаяз Заһидулла улы 1924 нче елда Каенлыда туа. Фаяз абый Бөек Ватан сугышында катнаша, батырлыклар эшли, орден- медальләр белән бүләкләнә.1948 елда авылдашы Әлфия апага өйләнә, 7 бала тәрбияләп үстерәләр. 1952нче елдан агроном булып эшли.
Хөкүмәтебез фидакарь хезмәтләрен искә алып, Галиуллин Фаяз абыйга “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирә, Почет билгесе ордены һәм күп санлы Мактау кәгазьләре белән бүләкли.
2013 нче елда 88 яшендә вафат була.
“ Татарстанның атказанган агрономы” Фаяз Галиуллин
“ Кызыл Зәй” совхозының алдынгы агрономнары
Гыйниятуллин Мәхмүт Исмәгыйль улы 1951 нче елда Чирмешән районы, Яңа Кади авылында дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлый, шофер булып эшли, армиядә хезмәт итеп кайткач, Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. 1979 нчы елда агроном белгечлеге дипломын кулына алып Каенлыга юллама белән эшкә җибәрелә һәм “Кызыл Зәй” совхозында бүлекчә агрономы, аннары 2004 нче елга хәтле баш агроном булып эшли.
Мәхмүт Исмәгыйль улы үзен яхшы оештыручы, сәләтле белгеч, җаваплы җитәкче итеп күрсәтә. Аның фидакарь хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә, бик күп Мактау граматалары бирелә, ә 2002 нче елда “Татарстанның атказанган агрономы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
Татарстанның атказанган агрономы” Мәхмүт Гыйниятуллин
“ Каенлы” колхозы, “Кызыл Зәй” совхозы турында истәлекләрен киләчәккә юллаучы авылдашларыбыз-
Фәхри абый Шәрәфиев һәм
Саимә апа Сөләйманова
Йомгаклау
Мин үземнең хезмәтемдә авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып, 20нче гасыр башы тарихын яктырттым; колхозлашу чоры турындагы истәлек- материалларны күбрәк тупларга тырышып, эзләнүләр алып бардым; югала барган тарихи материалларны яңартым; колхоз-совхозларда эшләгән кайбер җитәкчеләр, авылдашлар белән очраштым. Күбрәк белергә омтылдым. Эшемнең ахырында мин максатыма ирештем дип әйтә алам. Бу эзләнүләр минем яшьтәшләремә дә кызык булыр дип уйлыйм.
Мин үземнең хезмәтемдә авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы
кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып,
20нче гасыр башы тарихын яктырттым; колхозлашу чоры турындагы истәлек- материалларны
күбрәк тупларга тырышып ,эзләнүләр алып бардым; югала барган тарихи материалларны
яңартым; колхоз-совхозларда эшләгән кайбер җитәкчеләр, авылдашлар белән очраштым.
Күбрәк белергә омтылдым. Эшемнең ахырында мин максатыма ирештем дип әйтә алам.
Бу эзләнүләр минем яшьтәшләремә дә кызык булыр дип уйлыйм.
“ Еллар үткәч, ташны казып алып әйткән халкым:минем җирем бу!
Бабаларым шунда гомер иткән,минем авылым, минем нигез бу!”
Кулланылган әдәбият
1.“Ленин нурлары”газетасы Н. Кутилин “Совхоз зур үзгәрешләр кичерә.” 28.01.1973; Р.Хәйруллин “Кырга чыгар алдыннан” №59, 27.03.1990
2.Сөләйманова С. “Зәй сулары ага тора”Түбән Кама, 2013,80-81, 90б.
3.“Туган як” газетасы “Районның 50 еллык тантанасында” мәкаләсе, 25.03.2015
4.Шәрәфиев Ф. “Каенлы авылы тарихы”Казан, 2009, 75, 78-79, 82б.
Мин үземнең хезмәтемдә авылым тарихындагы колхозлашу вакытына кагылышлы
кайбер тарихи документларга, халыктан язып алынган мәгълүматларга таянып,
20нче гасыр башы тарихын яктырттым; колхозлашу чоры турындагы истәлек- материалларны
күбрәк тупларга тырышып ,эзләнүләр алып бардым; югала барган тарихи материалларны
яңартым; колхоз-совхозларда эшләгән кайбер җитәкчеләр, авылдашлар белән очраштым.
Күбрәк белергә омтылдым. Эшемнең ахырында мин максатыма ирештем дип әйтә алам.
Бу эзләнүләр минем яшьтәшләремә дә кызык булыр дип уйлыйм.
“ Еллар үткәч, ташны казып алып әйткән халкым:минем җирем бу!
Бабаларым шунда гомер иткән,минем авылым, минем нигез бу!”
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!