СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Этапы выполнения пректа

Нажмите, чтобы узнать подробности

Тема урока "Этапы выполнения проекта"для 5го  класса. План урока разработан на татарском языке. Цельурока: познакомить учащихся с понятиями "проект", "проектная деятельность",  развивать интерес к творческой деятельности.

Просмотр содержимого документа
«Этапы выполнения пректа»

Самигуллина Сария Набиулловна,

технология укытучысы

ТР, Яр Чаллы шәһәре, 54 нче гимназия,

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе


Тема: ПРОЕКТЛАУ НИГЕЗЛӘРЕ

Максат: укучыларны проектлау алымнары белән таныштыру, “Проект” төшенчәсен бирү. Проектның төп компонентлары белән танышу.

Бурычлар: Проект эшен башкару

Җиһазлар: Үрнәк проектлар, интерактив такта, әсбаплар

Сүзлек: Проект, модель, компонентлар

Кулланылган әдәбият: Симоненко В.Д.Технолгия. 5 нче класс укучылары өчен дәреслек.М: Вентана-Граф, 2012

ДӘРЕС БАРЫШЫ:

I.Оештыру өлеше

  1. Сәламләү

  2. Килмәүчеләрне барлау

II. Максат: Дәрес темасын укучыларга җиткерү

Укытучы сөйләве

Кызлар, беләсезме нәрсә, уку елы азагында мин сезнең белән бәйрәм чәе үткәрергә уйладым. Әле уку елы бетәргә бик күп дип уйлыйсыз. Дөрес вакыт әле күп. Шуның өчен проблемаларны хәл итәсе бар. Ләкин бер проблема бар. Миңа сезнең ярдәм кирәк. Беләсезме нинди, хәзер аңлатам. Чәй өстәле артында сез алъяпкычлардан буласыз, без инде аларны тектек. Сез беләсез инде өстәл өстенә кайнар чәй тәлинкәсе куйсаң эз калырга мөмки. Шул хәл булмасын өчен безгә кечкенә салфеткалар кирәк. Әйе, күзегездән күренә, хәзерге вакытта бу проблемамени, базарга бардың-алдың. Бөтен проблема да шунда шул: Миңа кабинетка базар әйбере кирәк түгел, салфетка да, хәтта чәй тәлинкәсе дә үзенчәлекле булырга тиеш. Шуның өчен эшне бүгеннән башлау мөһим. Безгә менә шундый салфеткалар кирәк булачак (слайдлар күрсәтелә). Мондый салфеткаларны без үзебез иҗат итәбез, икенче төрле итеп әйткәндә, уйлыйбыз, сызымын сызабыз, эскизын төзибез

Бүген без сезнең белән иҗади проект эшләргә өйрәнәбез.

Проект сүзе безгә латин теленнән кергән. Ул фикер, идея, план дигәнне аңлата.

Иҗади проект - укучының үзлектән эшләгән - иҗат иткән эше

Проект кешеләрнең, җәмгыятьнең ихтыяҗларын исәпкә ала. Анда нинди дә булса ихтыяҗны кагәгатьләндерү өчен план төзү, хезмәт процессын проектлаштыру, эшләнмә ясау, хезмәт күрсәтү, эшләнмәнең сыйфатын бәяләү, реаль ихтыяҗларны бәяләү кебек эшләр керә.

Без сезнең белән әлегә кадәр таныш булмаган күп сүзләр белән очрашачакбыз.

III. Яңа теманы өйрәнү.

Максат: Проектның төп компонентларын билгеләргә өйрәнү

Пректның төп компонентларын билгеләү

  • Ихтыяҗларны билгеләү һәм бурычны кыскача формалаштыру.

  • Башлангыч фикерләрне сайлау.

  • Бер яки берничә фикерне җентекләп өйрәнү.

  • Эшләнмәне планлаштыру һәм ясау.

-модельләштерү

  • Эшләнмәне сынап карау, сыйфатын билгеләү

А. Эшләнмәне сынап карау.

Б. Үзбәя.

Фикерләүләр өчен пауза

  1. Ясарга җыенган эшләнмәнең экизы әзер булгач, үзегезгә түбәндәге сорауларны бирегез.

  2. Фикер эшкәртелгәч һәм гамәлгә ашыруга әзер булгач, үзегезгә кабат сорау бирегез

  3. Проектның соңгы өлешендә, ягъни эшләнмәне файдалану алдыннан, шулай ук үз эшеңне бәяләргә кирәк.Үзегезгә сорау бирегез.

Шулай итеп иҗади проектның бер бурычы килеп чыкты- үз кулыбыз белән эшләнмәләр башкарырга тиешбез.

Проект эшләү этапларын карап үтәбез:

  1. Проектның темасын сайлау. Кирәкле төп эшләнмәләр

  2. Эшләнәсе әйбергә таләпләр

  3. Берничә вариант эшләп, арадан үзеҗә ошаганын сайлау



Эзләнү этабы









  1. Әйберне конструкцияләү, эшкәртү эзлеклелеген билгеләү

  2. Материаллар һәм инструментлар сайлау

  3. Эш урынын оештыру

  4. Эш барышында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен төгәл үтәү

  5. Эшләнмәгә тотылган чыгымнарны исәпләү

Технологик этап



  1. Эшләнмәне соңгы кабат тикшереп чыгу

  2. Әйберне сынап карау

  3. Нәрсә дөрес эшләнгән, кая хата киткәнлеккә анализ ясау

  4. Проектны яклау

Йомгаклау (аналитик) этабы









УКУЧЫ Проблема КУЯ: бары тик үзем иҗат иткән эшләнмәләр генә булырга тиеш

Укучы бурыч куя : матур алъяпкыч, кулъяулык, чәй тәлинкәсен бизәү, корамалап тегү яки ясау. Бурыч куелды

Укучы максат куя : технологиядән иҗади проект эшләргә өйрәнү һәм шул проектны яклый, дәлилли белү.

IV. Практик эш эшләнә.

Практик эшнең максаты:Үзегезгә охшаган эш буенча проект эшләргә хәзерләнә

Үзегезгә охшаган эшнесез сайлый аласыз. Бу без теккән алъяпкыч, без тегәчәк корамалы салфетка, сез чиккән кулъяулык, әниләрегез өчен хәзерләгән бәйрәм табыны булырга мөмкин... Тормыш безгә көтелмәгән проблемалар китереп куя. Бу без яшәгән йортның, без белем ала торган гимназиянең, хәттә безнең дәрес бүлмәсенең экология проблемасы буенча проект эшләргә мөмкин. Менә шул ук кабинетны икенче төрле итеп күз алдыгызга китерә аласыз, матур итеп картиналар белән бизи аласыз.

Безнең гимназиянең спорт мәйданчыгы, спорт залы, ашханәсе бар. Боларга ниндидер үзгәрешләр кертеп проект эшли аласыз. Димәк проект эшләүнең мөмкинлекләре чиксез. Шулай ук проект технология фәненнән генә түгел, башка фәннәрдән дә эшләнә.

Безнең бүгенге максат технологиядән иҗади проект эшләргә өйрәнү һәм шул проектны яклый, дәлилли белү.


Эшләнмәгә таләпләр куела

Таблицада таләпләр ачыграк күренә

Эшләнмә

Таләпләр

Эшләнгән әйбер ни өчен нирәк

Аш бүлмәсенә

Кем куллана

Мин һәм минем гаиләм

Бердәнбер әйберме, әллә күпләп җитештереләме

Бердән-бер

Материалларга таләпләр

Бары тик табигый тукымалар гына булырга тиеш

Эшләү методлары

Кул һәм машина ярдәмендә

Тышкы кыяфәте

оригиналь

Куркынычсызлык ягыннан

Кешегә зыян китерми

Экологик таләпләр

Экологик яктан чиста тукымалар гына кулланыла







Проблема куела

Проблема

Чишелеш

Проект эшләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?

Ихтыяҗ, проблема , мода, модель, материал җайланмалар, конструкторлык этабы, җиһаз, технология, куркынычсызлык кагыйдәләре,үзбәягә




Укучылар схеманы өйрәнәләр (вакыт бирелә)

Беренчел идеяләр сайлана. Бирелгән өч идеядән укучы үзенә ошаган эшне сайлап ала.

Барлык вариантлар да матур, ләкин укучы берсен генә сайлый ала

эшләнмәгә таләпләрне укучы үзе куя:

1) Эләнмә технолгиясе гади

2) Тукыма аз китә

3) Иң гади конструкция

4) Тиз эшләнә

5) Көнкүрештә кирәкле

6) Бизәкләнеш дөрес сайланган

7) Табигый җепселдән эшләнгән

8) Матур итеп тегелгән булырга тиеш.


Әйбер тегүне планлаштыру, эшләү ЭТАБЫ:

Эш өчен кирәкле әйберләрне барлау

Миллиметрлы кәгазь.Тукыма. Бизәү материаллары- кыек тасма. Энәләр. Циркуль, линейкалар. Тегү машинасы. Җепләр.



V. Дәрескә анализ

Укучы үзе эшләгән эшкә анализ ясый, булган авырлыкларны, килеп чыккан кыенлыкларны ничек бетерү юлларын билгели.



VI. Өй эше. Проект өстендә эше дәвам итәргә.

Карандашлар