Эссе «Минем педагогик эшчәнлегем»
Тәрбияче беләсезме кем ул?
Җанын, күңелен биреп эшләүче.
Аналардай йөрәк җылысы белән
Балаларны назлап сөюче.
Тәрбияче сүзен әйткәч тә, ишеткәч тә, күз алдына балалар бакчасы, кечкенә сабыйлар килеп баса. Тәрбияче күңелендә һәрвакыт бала булып кала торган кеше ул. Шулай булмаса, тәрбиячеләрне балалар кабул итми, аларны үз дөньясына кертми. Минемчә, тәрбияче өчен иң мөһим әйбер – ул һәр бала өчен кирәк булу, аларны ярату һәм хөрмәт итү.
«Кеше һөнәрне түгел, ә һөнәр кешене сайлый», - дип язган Сократ. Мин бу сүзләр белән килешәм, чөнки минем очракта да шулай булды.
Башлангыч мәктәптә укыган елларымнан ук мин укытучы булырга хыялландым. Мәктәптән йөгереп кайтам, гаиләдәгеләрне каршыма җыеп утыртам да, шкаф ишегенә акбур белән язып, укытучым Разыя апа кебек дәрес бирәм. Өлкән сыйныфларда инде мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачагыма һич тә шикләнмәдем. Алабуга Дәүләт Педагогика Университетын тәмамладым һәм 15 ел мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучы булып эшләдем. Миңа бигрәк тә башлангыч сыйныфларда эшләве ошый иде. Ничектер күңел кечкенә балаларга тартылды һәм шуңа күрәдер язмыш мине балалар бакчасына эшкә урнаштырды. Мин бик тә бәхетле. Менә икенче ел инде «Һәрьяклап тәрбияләп үстерү буенча "Буратино" балалар бакчасында мин балаларга татар теле өйрәтәм.
Балаларны, бигрәк тә рус телле балаларны, татарча сөйләшергә өйрәтү тәрбиячедән зур тырышлык, югары эрудиция һәм эмоциональлек таләп итә. Материалның җиңел һәм шул ук вакытта кызыклы һәм мавыктыргыч булуы да балаларда кызыксыну уята.
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар.
Уен ярдәмендә балаларда зирәклек, оешканлык, коллективта үзеңне тота белү, җитезлек кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Уеннарның бала психикасына уңай йогынтысы турында күренекле педагоглар Л.С.Выготский, А.Н.Леонтьев, Д.Б.Эльконин, А.В.Запорожец, А.П.Усов та үз хезмәтләрендә язганнар.
Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш дибез. Ә моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.
Мин үз эшчәнлегемдә уеннарны бик күп кулланам, уеннар аша балалар белән аралашам. Балалар да, уйный – уйный, телне өйрәнәләр, дөньяны танып беләләр, уен ярдәмендә көчле, тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсәләр.
Миңа калса татар теле тәрбиячесе югары белемле , тел белгече булырга тиеш. Чөнки ул балалар белән генә түгел, әти –әниләр һәм коллегалары белән эш алып барырга тиеш.
Гомумән уен рәвешендә уздыру рус балаларында татар теленә булган кызыксынуны икеләтә арттыра. Шулай ук алар авазларны, сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтергә ярдәм итә. Балалар уен барышында, уенчыклар ярдәмендә мини театрлар уйнаганда сөйләмне тизрәк аңлыйлар, яңа сүзләр белән җиңелрәк танышалар, аларны кабатлыйлар һәм истә калдыралар. Кечкенә спктакальләрне, темага туры китереп, серияләп бер – берсенә бәйләп барсаң ул тагын да кызыклырак килеп чыга.
Гомумән , тәрбияче үзенең эшен балалар , әти – әниләр, тәрбиячеләр белән иҗади алып барганда гына, ул сабыйларга татар телен өйрәтүдә уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк.
Минем фикеремчә хәзергесе көндә әти – әниләр, балалар һәм тәрбиячеләр белән берлектә татар теленә өйрәтү дәвам ителсә, татар теленең киләчәге бар.