СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе "Мин-укытучы"

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы минем һөнәрем...

Просмотр содержимого документа
«Эссе "Мин-укытучы"»

Мин-укытучы

( эссе)

«Бу тормышта минем адымым нык,

Укытучы минем һөнәрем.

Бар көчемне,талантымны биреп,

Балалар, дип уза көннәрем.

Укытучы һөнәре– безнең илдә иң хөрмәтле һәм мактаулы хезмәтләрнең берсе. А.Фадеев «Яшь гвардия» романы геройларының берсе Матвей Шульга сүзләре белән укытучы эшчәнлегенә мондый бәя бирә: «Укытучы! Сүзе дә нинди бит!.. Укытучы! Әйтергә генә җиңел! Бездә, һәр бала мәктәптә укыган илдә, укытучы – беренче кеше ул. Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә. Аны урамда күргәч тә без илле адым килеп җиткәнче үк хөрмәт йөзеннән баш киемебезне салырга тиешбез».

Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучысы бар. Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык,җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин.Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр,саф хисләр бүләк итә.Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек мәңге кала.Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя.Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Мин очраклы гына укытучы һөнәрен сайладыммы соң? Юк, әлбәттә! Әле бүгенгедәй хәтеремдә : беренче мөгалимәм – мәрхүмә Нәкыя апамның елмаюлы серле карашы. Ул миңа: “Синең урының мәктәптә,балалар янында, син укытучы булыр өчен яратылган” ,- ди иде. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрде. Мәктәпне тәмамлавыма утыз тугыз ел үтеп тә киткән. Тормыш юлларым кая гына илтмәсен, мәктәптән баребер аерыла алмадым. Кеше тормышында мәктәпнең нинди мөһим урын тотканлыгына тагын бер кат инандым. Укытучы булып китүемә ,беренчедән, Нәкыя апа, ә икенчедән, балаларны бик нык яратуым сәбәпче булды,ахрысы. Үзеңнең яраткан эшең булу- үзе зур бәхет бит ул! Зур сулыклар бәләкәй чишмәләрдән башланган кебек, һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята. Чишмә башыбызда торучы, олы тормышка тәүге адым ясарга ярдәм итүче бит мин- укытучы.

“ Укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,- дигән бөек философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Вакыт, җәмгыять, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр бик зур тизлектә үзгәрә. Нинди генә заманда, гасырда, чорда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, якты маяк булып калырга тиеш без! Минем фикеремчә, 21нче гасыр укытучысы иң дәрәҗәле һөнәр иясенә әйләнер. Аның өчен без, укытучылар да, ЧЫН УКЫТУЧЫ булырга, башкаларга үрнәк күрсәтергә, белемле булырга тиешбез. Барысы да безнең үзебездән тора. Безнең исемебез-УКЫТУЧЫ бит.

Урыс төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш. Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Кар йомарламы” принцибын иптәшеңнең җавабына үзеңнекен өстәп сөйләмне үстерү); коллегам уйлап чыгарган схемалар буенча җөмлә төзү (яки җөмләне төзәтү) , “Ком сәгате” буенча хикәя эчтәлеген, автор фикерен тиз вакыт эчендә билгеләп, калган вакытны текст буенча бәйләнешле сөйләм үстерүгә сарыф итү; “Кызыл шар” ату (кызыл шар эләккән укучы сорауга җавап бирә); “Ассоциация” уенын үткәрү (тема буенча яңа сүзләрнең истә калуын тикшерү) көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра. Бәлки шушы эш алымнарын куллану рус төркемендәге укучыма-Гущина Екатеринага фән буенча район олимпиадасында призер булырга ярдәм иткәндер. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Алар барысы да тормышта үз урынын тапты. Димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары- ул минем хезмә җимешләрем. Бик җаваплы, авыр булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмим. Гомерем бушка үтми, шуңа сөенеп туя алмыйм. Мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле. Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар. Ләкин хәлиткеч чара булып, әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.

Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле. Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк. Язмамны матур шигырь юллары белән бетерәсем килә.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Ярата һәм яраттыра алсам,

Гүзәллеккә сокландыра алсам,

Олы җанлы булып кала алсам.

Мин бәхетле булыр идем, әгәр

Белгәнемне шулай бирә алсам,

Шәкертләрем өчен һәрвакытта

Матур үрнәк булып кала алсам.