Сыйныф 6 Рус төркеме
Фән Туган тел (татар теле)
Дәрес № Дата _________.2021
Дәрес темасы. Дуслар белән күңелле.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Метапредмет - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; парларда һәм күмәк эшли белү; бирелгән темага диалогик сөйләм төзү, биремнәрне мәстәкыйль үтәү; эш тәртибен аңлап уку.
Предмет – “Туган көн” темасын кабатлау, өйрәнелгән материалны дөрес, урынлы куллана белү. Дустың белән “Туган көн” темасына сөйләшү, әңгәмә төзи белү.
Шәхескә кагылышлы – Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; кызыксынучанлыкны арттыру; әдәпле шәхес тәрбияләү; башкаларга хөрмәт белән карау тәрбиясе бирү.
Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.
Дәрес барышы.
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
2. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика.
3. Уку мәсьәләсен кую.
II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.
1. Сүзлек белән эш.
1) Сүзләрне дөрес интонация, дөрес басым белән уку, кабатлау, авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыру.
2) Сүзләрне русча әйтү, балалар тәрҗемәсе белән әйтәләр.
3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.
2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.
1 нче күнегү. Бирелгән сораулар буенча дустың турында сөйләү (диалог, монологик сөйләмгә чыгу)
2 нче күнегү. Нокталар урынына тиешле кушымчаларны куеп, үзара сөйләшү (диалогик сөйләмне камилләштерү).
4 нче күнегү. Бирелгән сыйфатларны уку, алар сез укыган әсәрләрдәге кайсы персонажга туры килә? Таблица белән эшләү.
5 нче күнегү.Ситуатив күнегү: как скажете, что... (парларда эшләү)
6 нчы күнегү. Ситуацияләр буенча җөмләләр төзү (төркемдә эшләү).
9 нчы күнегү. Дустыгызны туган көне белән котлагыз. (Парларда эшләү, телдән, язмача)
ҮЗБӘЯ.
III. Рефлексия. Рефлексив кабатлау.
– Дәрестә нинди материалны кабатладык?
– Нәрсәләр турында сөйләштек?
– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?
- Дәрескә куелган максатка ирештекме?
- Элек алган белемнәрегез дәрес материалын үзләштерүдә ярдәм иттеме?
- Сезгә дәрес ошадымы?
2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.
3. Өй эшен аңлату. 1. Сүзләрне кабатларга.
2. Үзеңнең туган көн бәйрәме турында сөйләргә өйрәнергә.
3. Үзеңнең туган көн бәйрәмеңне рәсем итеп яса.