СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дүрт аяклы дусларыбыз

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока по родному языку (татарский язык) для учащихся 6 класса.

Просмотр содержимого документа
«Дүрт аяклы дусларыбыз»

Сыйныф 6 Рус төркеме

Фән Туган тел (татар теле)


Дәрес № Дата __________.2021


Дәрес темасы. Дүрт аяклы дусларыбыз.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет - әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру; парларда һәм күмәк эшли белү; бирелгән темага диалогик сөйләм төзү, биремнәрне мәстәкыйль үтәү; эш тәртибен аңлап уку.

Предмет – “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын искә төшерү, өйрәнелгән материалны дөрес, урынлы куллана белү. Дустың белән “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасына сөйләшү, әңгәмә төзи белү.

Шәхескә кагылышлы – Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру; кызыксынучанлыкны арттыру; әдәпле шәхес тәрбияләү; башкаларга, дүртаяклы дусларга карата хөрмәт белән карау тәрбиясе бирү.

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1. Дәресне оештыру моменты:

- исәнләшү;

- укучыларны барлау;

- уңай психологик халәт булдыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Лексик гимнастика.

3. Уку мәсьәләсен кую.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы.

1. Сүзлек белән эш.

1) Яңа сүзләрне дөрес интонация, дөрес басым белән уку, кабатлау, авыр сүзләрне аерым укучылардан кабатлаттыру (презентация материалы буенча эшләү).

2) Сүзләрне русча әйтү, балалар тәрҗемәсе белән әйтәләр.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр һәм җөмләләр төзеп әйтәләр.

2. Дәреслектәге күнегүләрне эшләү.

1 нче күнегү. Диалогларны уку, үзара сөйләшү.

2 нче күнегү. Әйтик, сезнең мәктәбегездә тиздән “Хайваннар дөньясы” дигән кичә булачак. Үзегезгә ошаган хайван турында чыгыш әзерләгез (төркемдә эшләү).

3 нче күнегү. Табышмакларның җавабын табыгыз.

4 нче күнегү. Ничек уйлыйсыз, малай табигать белән дусмы? Диалогларны сөйләшегез (парларда эшләү).

*** Алабугада йортсыз калган хайваннар питомнигы эшчәнлеге,

- Алабуга кешеләренең, мәктәп укучыларның питомникка ярдәме, акцияләрдә катнашуы.

ҮЗБӘЯ.

III. Рефлексия. Рефлексив кабатлау.

– Дәрестә нинди материалны кабатладык?

– Нәрсәләр турында сөйләштек?

– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Элек алган белемнәрегез дәрес материалын үзләштерүдә ярдәм иттеме?

- Сезгә дәрес ошадымы?

2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

3. Өй эшен аңлату. 1. Сүзләрне хәтерләргә.

2 нче күнегү. Әйтик, сезнең мәктәбегездә тиздән “Хайваннар дөньясы” дигән кичә булачак. Үзегезгә ошаган хайван турында чыгыш әзерләгез.

3. Үзегезгә ошаган хайванның, җәнлекнең рәсемен ясагыз.