СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәресләрдә уеннар

Нажмите, чтобы узнать подробности

В начальных классах так же используются игры, чтобы сделать уроки интересными. На занятиях, связанных с игрой, учащиеся легче усваивают знания.

Просмотр содержимого документа
«Дәресләрдә уеннар»

Татар теле, уку дәресләрендә уеннар

Татар теле, уку дәресләрендә уеннар

“ Игътибарлы бул”  Бу уен 1 нче сыйныфта билгеле бер авазны өйрәннгәннән соң уйнатыла. Мәсәлән: [а] авазы. Укытучы укучыларга төрле сүзләр әйтә, укучылар тыңлыйлар, [а] авазы ишетелсә, кул чабалар.

“ Игътибарлы бул”

Бу уен 1 нче сыйныфта билгеле бер авазны өйрәннгәннән соң уйнатыла. Мәсәлән: [а] авазы. Укытучы укучыларга төрле сүзләр әйтә, укучылар тыңлыйлар, [а] авазы ишетелсә, кул чабалар.

“ Хәреф капитан”  Сыйныф командаларга бүленә. Капитаннар сайлана. 1 укучы “Н” капитан була. Ул үзенең корабына пассажирлар җыя. Пассажирлар [н] авазы булган сүзләр әйтәләр.Кайсы капитан үзенең корабына тизрәк пассажирлар җыя, шул җиңүче була.

“ Хәреф капитан”

Сыйныф командаларга бүленә. Капитаннар сайлана.

1 укучы “Н” капитан була. Ул үзенең корабына пассажирлар җыя. Пассажирлар [н] авазы булган сүзләр әйтәләр.Кайсы капитан үзенең корабына тизрәк пассажирлар җыя, шул җиңүче була.

«Бу сандыкка нәрсәләр салып була?»  Билгеле бер авазы гына булган сүзләрне тизрәк әйтеп, сандыкны тутырырга. Мәсәлән: [а] авазы. (алма, акча, бал, калак, роза, кабак, карбыз, алка, ай,ташбака,ат,карлыган,машина,хат,сабын,чана,балан һ. б)

«Бу сандыкка нәрсәләр салып була?»

Билгеле бер авазы гына булган сүзләрне тизрәк әйтеп, сандыкны тутырырга. Мәсәлән: [а] авазы. (алма, акча, бал, калак, роза, кабак, карбыз, алка, ай,ташбака,ат,карлыган,машина,хат,сабын,чана,балан һ. б)

“ Сүз эчендә сүз” (Бирелгән сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.)  “ Умырзаялар”

“ Сүз эчендә сүз”

(Бирелгән сүздән башка сүзләр төзергә кирәк.)

“ Умырзаялар”

“ Кызыклы сүзләр уйла!” апа кабак кырык кадак

“ Кызыклы сүзләр уйла!”

апа

кабак

кырык

кадак

“ Кем?”яки “Нәрсә?”

“ Кем?”яки “Нәрсә?”

“ Исемнәр уйла ” “ Ай ”сүзеннән башланган кеше исемнәрен уйларга “ Гөл” сүзеннән башланган кеше исемнәрен уйларга Гөлнур Гөлсинә Гөлзадә Айнур Айсылу Айгөл

“ Исемнәр уйла ”

“ Ай ”сүзеннән башланган кеше исемнәрен уйларга

“ Гөл” сүзеннән башланган кеше исемнәрен уйларга

Гөлнур

Гөлсинә

Гөлзадә

Айнур

Айсылу

Айгөл

“ Нинди сүз артык?”  Бу уенны исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң уйнарга була. укытучы, сатучы, очучы, төзүче , кеше Идел,Нократ, Чулман, Каспий, Зәй Әлмәт, Бөгелмә, Карабаш, Казан, Яр Чаллы нарат, каен, чыршы, икмәк,имән өстәл, кашык, тәлинкә, чүмеч, чәнечке

“ Нинди сүз артык?”

Бу уенны исем сүз төркемен өйрәнгәннән соң уйнарга була.

  • укытучы, сатучы, очучы, төзүче , кеше
  • Идел,Нократ, Чулман, Каспий, Зәй
  • Әлмәт, Бөгелмә, Карабаш, Казан, Яр Чаллы
  • нарат, каен, чыршы, икмәк,имән
  • өстәл, кашык, тәлинкә, чүмеч, чәнечке
“ Кушма сүзләр төзе ” Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзергә бака ит баш боз кош таш Ак ваткыч кара тарткыч бодай ваткыч ак тырнак

“ Кушма сүзләр төзе ”

Бирелгән сүзләрдән кушма сүзләр төзергә

бака

ит

баш

боз

кош

таш

Ак

ваткыч

кара

тарткыч

бодай

ваткыч

ак

тырнак

“ Булсаң зирәк - әйт тизрәк”   Укытучы сүзләр әйтергә, укучылар аларны башкача әйтергә тиеш (синонимнарын).  Мәсәлән: балалар – ( сабыйлар яки нәниләр) өй – зур - йөгерә – күңелле - матур - ярата - дус – кибә -  

“ Булсаң зирәк - әйт тизрәк”

Укытучы сүзләр әйтергә, укучылар аларны башкача әйтергә тиеш (синонимнарын).

Мәсәлән:

балалар – ( сабыйлар яки нәниләр)

өй –

зур -

йөгерә –

күңелле -

матур -

ярата -

дус –

кибә -

 

“ Мәгънәләрен аңлат”

“ Мәгънәләрен аңлат”

“ Мәкальнең ахырын тап ”  Укытучы кулында төенләнгән кулъяулык. Укытучы: “ Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам, әгәр дә мәкальнең яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз”- ди. Ни чәчсәң, ...................... . Кем эшләми, ................... . Йөз сум акчаң булганчы, ................... . Кемнең сүзе хак, ............................. . Һәр эшнең ............................... . Яхшылык итсәң, ...................... . Китап уку ............................... . Туган илем - ........................... . Яхшы тел – яз кебек, .......................... . Теле барның ........................... . Үз илем - ......................... . Уйнавын уйна,....................... . Хөрмәт сөйсәң, ...................... . Һәм башка мәкальләр өстәргә мөмкин.  

“ Мәкальнең ахырын тап ”

Укытучы кулында төенләнгән кулъяулык. Укытучы: “ Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Мин сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, шушы кулъяулыкны кайсыгызга булса да ыргытам, әгәр дә мәкальнең яртысын әйтсәгез, төенне чишкән булырсыз”- ди.

  • Ни чәчсәң, ...................... .
  • Кем эшләми, ................... .
  • Йөз сум акчаң булганчы, ................... .
  • Кемнең сүзе хак, ............................. .
  • Һәр эшнең ............................... .
  • Яхшылык итсәң, ...................... .
  • Китап уку ............................... .
  • Туган илем - ........................... .
  • Яхшы тел – яз кебек, .......................... .
  • Теле барның ........................... .
  • Үз илем - ......................... .
  • Уйнавын уйна,....................... .
  • Хөрмәт сөйсәң, ...................... .

Һәм башка мәкальләр өстәргә мөмкин.

  •  
“ Мәкальне төзе ”

“ Мәкальне төзе ”

“ Әкият дөньясында ”      Әкичтләр, гадәттә, ничек башлана? Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр? Әби ак әтәчкә нинди исем кушкан?. Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган? Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер? Тычкан белән Чыпчык башта ничек яшәгән? Боздан салынган өй ныкмы. әллә кайрыдан салынганымы? Сыерчыкның мактанчык күршесе. Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.  

“ Әкият дөньясында ”  

  • Әкичтләр, гадәттә, ничек башлана?
  • Нинди кошлар бер кечкенә малайны канатларына утыртып алып киткәннәр?
  • Әби ак әтәчкә нинди исем кушкан?.
  • Торна Төлкегә дип әзерләгән сыен нинди савытка салган?
  • Былтыр исемле егет кайсы әкият герое?
  • Кәҗә белән сарыкның капчыгындагы әйбер?
  • Тычкан белән Чыпчык башта ничек яшәгән?
  • Боздан салынган өй ныкмы. әллә кайрыдан салынганымы?
  • Сыерчыкның мактанчык күршесе.
  • Эт белән тычкан арасындагы шалкан тартырга булышучы.

 

“ Әкиятне, авторны таны”    Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?    1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар.   2. Көзен арыш каерылып уңган? 3. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,  Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин. 4. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы? 5. Әйләнмәле карама,  Бәйләнмәле карама,  Соры бүре куып җитте, Яшерсәнә карама,  Яшерсәнә карама. 6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк....  

“ Әкиятне, авторны таны”

Бу өзекләр кайсы әкиятләрдән?

 

1 . Карчык, мин сиңа бик шәп якалык алып кайттым. Бар чыгып кара: чанада балык та күп, якалык та бар.

  2. Көзен арыш каерылып уңган?

3. Як – ягымда һич кеше юклыгын белдем дә мин,

Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

4. Матурым – матурым, гайрәтле батырым, ялгызың гына калырга курыкмыйсыңмы?

5. Әйләнмәле карама,

Бәйләнмәле карама,

Соры бүре куып җитте, Яшерсәнә карама,

Яшерсәнә карама.

6. Әйдә без бу алма агачын селкетик тә, алмасын коеп ашыйк....

 

“ Табышмак, аякка ябышмак”

“ Табышмак, аякка ябышмак”

“ Әдәби викторина”   Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була? Алтын таракның төшеп калган урыны. Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен? Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме. Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый? Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк? Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала? “ Әйт әле, күбәләк,  Сөйләшик бергәләп...”  Бу шигырь юлларының авторы кем? Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә кертеп торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек? Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.    

“ Әдәби викторина”

  • Әрҗә төбеннән, бура почмакларыннан себереп, бер – ике уч он белән нәрсә пешереп була?
  • Алтын таракның төшеп калган урыны.
  • Кәҗә кемгә рәхмәт әйтеп сакалын селкетә? Ни өчен?
  • Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме.
  • Берьюлы ничә куян артыннан куарга ярамый?
  • Бер тапкыр кискәнче, ничә тапкыр үлчәргә кирәк?
  • Г.Тукайның бер шигыре “Әйдәле Акбай, .............” дип башлана. Шигырьне дәвам ит. Шигырь ничек атала?
  • “ Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп...”

Бу шигырь юлларының авторы кем?

  • Бер әби, әтәчләренең сугышуларына түзә

алмыйча, берсен берничә көнгә күршеләренә

кертеп торган. Ул әдәби әсәрнең исеме ничек?

  • Г.Тукайның йорт хайваннары турындагы әсәрләре.

 

 

К хәрефеннән башланган кош исемнәрен язарга к к к к к

К хәрефеннән башланган кош исемнәрен язарга

к

к

к

к

к