Әдәплелек турында
Максат: 1. Татар теленең әдәпле сүзләрен белергә һәм аларны куллага белергә өйрәнү.
2. Тормышта үз – үзеңне тота белү һәм әдәпле , кешелекле кеше булырга өйрәтү.
3. Олыларга игътибарлы , ягымлы , йомшак күңелле булу , аларны хөрмәт итәргә өйрәтү.
4. Развитие диалогической , монологической связной речи.
5. Закрепление знаний , лексики по данной теме.
Дәресне оештыру
Укытучы: Исәнмесез балалар
Балалар: Исәнмесез уктучы апа
Укытучы: Кунаклар белән исәнләшәбез балалар
Балалар: Исәнмесез
Укытучы: Хәлләрегез ничек балалар?
Балалар: Яхшы
Укытучы: Балалар сез дәрескә әзерме?
Балалар: Әзер
Укытучы: Утырыгыз балалар. Бүгенге дәрестә , сезгә уңышлар телим балалар .
Балалар: Рәхмәт уктучы апа
Укытучы: Бүген дәрестә кем дежур?
Укучы: Мин дежур
Укытучы: Сыйныфта кем юк?
Укучы: Сыйныфта бөтенебездә
Укытучы: Балалар урамда хәзер нинди ел фасылы бара?
Балалар: Хәзер яз бара
Укытучы: Яз нинди ел фасылы?
Балалар: Яз матур ел фасылы
. Яз көне кояш балкый
. Яз көне карлар эри
. Яз көне тамчылар тама
. Яз көне сулар ага
. Яз көне җылы яктан кошлар кайта
Укытучы: Менә нинди була яз балалар. Матур, кояшлы, яшел яфраклы , чәчәкле , сулы.
Яз турында җыр җырлап алабыз балалар:
“Яз җитә”
Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып, тып, тып итә
Эре, эре тамчылар
Фонетик зарядка
Уктучы: Хәзер фонетик зарядка эшләп алабыз балалар
Ә хәрефе : настраивает на работу (рәсем – сүз формасы)
Әлчи - бәлчи
Әни күлмәк үлчи.
Чәүкә , күгәрчен
Син - кал , ул чык .
Ү хәрефе : уверенность в своих силах (рәсем – сүз формасы)
Күбәләк үләндә
Күгәрчен күктә
Күлдә үрдәк
Күрсе боларны Шәүкәт .
Җ хәрефе : тамакны ныгыта – укрепляет горло (рәсем – сүз формасы)
Җә - җә - җә - җә !
Кәбестә ашый кәҗә .
Җи - җи - җи - җи !
Җы - җы - җы - җы !
Җый син аны бер чиләк.
Кечкенә физкультминутка
Р - Р хәрефен әйтү куркудан булыша
Н – Н хәрефен әйтү иҗат эшен үстерү
Т - Т хәрефен әйтү йөрәкне ныгыта
А - А хәрефен әйтү , эшне корып җибәрергә булыша
В - В хәрефен әйтү нерваларны ныгыта
Өй эшен тикшерү
Балалар : Әдәпле сүзләрне кабатларга кирәк иде.
Укытучы : “ Кеше кешелекле , әдәпле булса гына кеше ди” , “ Әдәмне әдәм иткән әдәп “ ди татар әйтеме. Ә әдәплелекнең беренче күрсәтмәсе әдәпле сүләр.
Бу серле капчыкта бик күп әдәпле сүзләр. Мин сезне тикшерәм балалар беләсез микән әдәпле сүзләрне.
Исәнмесез
Рәхим итегез
Зинһар
Хәлләрегез ничек
Хәерле иртә
Хәерле көн
Хәерле кич
Тыныч йокы
Рәхмәт
Сәламәт булыгыз
Уңышлар телим
Гафу итегез
Кичерегез
Керергә мөмкинме
Бәйрәм белән
Туган көнегез белән
Безгә кунакка килегез
Сезгә ярдәм кирәкмиме
Хәерле юл
Саубулыгыз
...Похвалить детей
“ Яхшылык ташны да эретә” ди татар әйтеме . Яхшы , әдәпле сүзләр серле сүзләр . Бу сүзләр җанны җылыта . Аларны Һәр кеше белергә тиеш.
(От хороших слов камни тают , говорит татарская пословица. Хорошие вежливые слова - это волшебные слова . Они греют душу . Их должен знать каждый) .
Хәзер ике командага бүленәбез балалар . Нинди команда әдәпле сүзләрне күбрәк әйтер икән . Һәр сүзгә бер очко .
Өстәлдә әдәпле сүзләр . Бер әдәпле сүзне алып җөмлә төзегез (ромашка)
1.Безнең бәйрәмгә рәхим итегез .
2.Исәнмесез кадерле сүзләр .
3.Зинһар өчен бүген безгә килегез .
4.Хәлләрең ничек әтиең .
5.Гөльшат сине туган көнең белән котлыйм .
6.Тыныч йокы әнием .
Уктучы төрле рәсемнәр күрсәтә һәм әйтә . Бу рәсемнәргә карап нинди әдәпле сүзләр әйтеп була.
Уен “Серле сүзләр”
1. Тау шикелле боз да эри
Бу җылы сүзне әйткәч. (рәхмәт)
2. Карт бүкән дә яшелләнер
Бу сүзне әйткәч. (хәерле көн)
3. Акыллы әдәпле малай
Сезне очраткач әйтә. (исәнмесез)
4. Франция дә , Даниядә дә
Аерылашканда әйтәләр. (саубулыгыз)
5. Без шаярганда әрләсәләр
Без әйтәбез һәр кемгә. (гафу итегез)
6.Бәйрәм килеп җиткәч
Чәчәк бәйләме тоткач
Чын күңелдән әйтәбез. (бәйрәм белән)
7.Кунаклар килгәч безгә
Ишекләрне аларга ачкач
Елмаеп әйтәбез без. (рәхим итегез)
8.Үтенеп сорыйм сине
Кил безгә тизрәк. (зинһар)
9.Йокыга ятам арып ,
Күзләр шундый йомыла ,
Әнигә әйтәм әкрен генә. (тыныч йокы)
Хәзер инде ял итик
Хәзер инде көч җыек.
“Рәхим итегез” балалар
Физкультминуткага
Без инде зур үстек
Үстек Яшел Үзәндә.
Хәзер бераз ял итәбез
Башларны саф итәбез.
Кул аякларны күтәрәбез
Утырып та алабыз.
Уңга , сулга әйләнәбез
Күзләрне күккә күтәрәбез.
Билне төз итеп тотып
Җилкәләрне турайтабыз.
Матур булып , нык булып
Туган җиребездә үсәбез.
Укытучы: Без сезнең белән әдәпле сүзләрне әйтеп чыктык. Бу сүзләрне кем әйтеп чыга балалар ?
Мы с вами повторили вежливые слова , эти слова кто говорит ребята?
Балалар: Әдәпле кеше әйтә
Укытучы: Әдәпле кеше нинди була? Әдәпле кеше:
тәрбияле – воспитанный
игътибарлы – внимательный
кешелекле – человечный
намуслы – совестливый
гадел - правдивый
инсафлы – честный
ягымлы – ласковый
хәлгә керүчән – входит в положение
хөрмәт итүчән – уважающий
Бу сүзләрне сүзлеккә язып куябыз.
Нәрсә соң әдәплелек ?
Әдәплелек ул кеше белән аралаша белү , үзеңне матур итеп тота белү.
Безнең татар халкы элек электән болгарлар заманыннан тәрбиягә эдәплелеккә күп урын куйган “Олыга олы дип , кечегә - кече” дип караган.
“Олыларны олыла , үзең дә олаерсың” ди татар әйтеме.
Менә карагыз әле балалар , бу автобустагы күренеше.
(балалар сценка күрсәтәләр)
Автобуста.
Әби аяк өсте кайта
Аяклары авырта.
Сумкалары кулын тарта
Киләдер бик авырга.
Бабушка стоя едит
Ноги у нее болят.
Сумки тянут руки
Ей очень тяжело.
Малайга да җиңел түгел,
Гел утырып барырга.
Йөз кат күргән урамнарны,
Күз алдыннан үткәреп.
И мальчику не так легко
Все время сидя ехать.
Видеть улицы знакомые
Которые он видел сто раз.
Күрмәмешкә салыша ул
Тәрәзәгә текәлеп.
Унайсызланып кайта юл буе
Кызарынып бүртенеп.
Претворяется , что не видеть,
Уставившись в окно.
Ему неуютно всю дорогу,
Покраснел, побагровел…
Муены авыртып бетте ,
Тәмам арыды үзе.
Тик барыбер бирешмәде
Читен булса да түзде.
Очень шея болит
Сам он очень устал.
Но всеровно не сдается
Как бы не было трудно.
Шәүкәт Галиев
Тагын бер күренеш карагыз әле балалар.
Трамвайда.
Трамвайда барганда,
Әгәр дә минем янда.
Олылар басып барса
Ә мин утырган булсам
Тиз генә трамвайда
Урын бирәм аларга.
Когда я еду в трамвае,
Если около меня
Стоят пожилые люди.
И если я сижу,
Быстро встаю я
И уступаю место.
Балалар бу ике малайның сезгә кайсысы ошады?
Балалар: Җавап бирәләр
Укытучы: Ә сез ничек эшләр идегез балалар?
Балалар: Җавап бирәләр
Укытучы: Әйе балалар олыларны һәрвакыт хөрмәт итәргә кирәк. Кеше кешелекле булса гына кеше. Борыңгы грек филосовы һәм язучысы Плутархның гыйбрәтле сүзләре бар. “Үз – үзеңне җәлләмичә, зур һәм күркәм эшләр башкарган кеше генә, яхшы кеше була ала”.
Да ребята старших надо уважать. Только человечный человек является человеком. Древний греческий филосов Плутарх писал: “Если не пожалеешь себя и будешь совершать большие и превлекательные дела только тогда можешь стать хорошим человеком”.
Укытучы: Тагын бер күренеш карагыз әле балалар.