СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Әдәплелек дәресе эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

Әдәпле бул,сәләтле бул,игелекле һәм сабыр!...

Просмотр содержимого документа
«Әдәплелек дәресе эшкәртмәсе»


Максат: 1) Өйдә, мәктәптә, җәмәгать урыннарында үз – үзеңне әдәпле тотарга, “шифалы” сүзләрне куллана белергә өйрәтү.

2) Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

3) Өлкәннәргә, әти - әниләргә, әби – бабайларга ихтирам хисе тоя белү.

Материал, җиһазлау: агач, үсемлек, куак, чәчәк рәсемнәре, ба ла тоткан ана, ипи рәсеме, Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигере.

Исәнмесез, балалар. Хәерле иртә. Менә бу сезнең белән класс

сәгатенә җыелдык. Хәзер теләгән кеше өстәл өстенә, телә гән кеше тәрәзә төбенә менеп утырсын да сөйләшүне баш лыйбыз.

- Нигә аптырап калдыгыз?

- Балалар. Өстәлнең өстенә, тәрәзә төбенә утырырга яра мый.

- Ә кайда ярый?

- Утырыр өчен урындык бар бит.

- Шулаймыни? Алайса урындыкларга утырыгыз да сөйләшүне дәвам итәбез. Сез өстәл өстенә утырырга ярамый дидегез. Ни өчен.

- Өстәл – ашау урыны. Өстәл әйберләр кую урыны. Язу, дәрес әзерләү өчен кирәк.

- Ә нигә тәрәзә төбенә утырырга ярамый?

- Тәрәзә төбе тәрәзә өлгесен урнаштыру һәм гөлләр үстерү өчен бит.

- Дөрес, балалар бәләкәй чакта без тәрәзә төбенә утырырга яратабыз. Менә шундый чагыңны күргәч әби – бабайлар: “Балакаем, тәрәзә төбенә утырырга ярамый. Үсмәссең! – дияләр. Ә бәләкәй чакта иң курыккан нәрсә үсми калу. Менә шуңа күрә без тәрәзә төбенә утырырга тырышмыйк.

- Без бүген сезнең белән күбрәк “ярый”, “ярамый” темалары на тукталып китәрбез. Әйдәгез әле сүзне “ярый” дан баш лыйк.

- Халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай да бик матур итеп бер “ярый” турында язган. Нинди шигырь икән ул?

- “Эш беткәч уйнарга ярый”.

Бик матур бер җәйге көн:

Өстәл янында бер сабый

Ян тәрәзә каршысында

Иртәнге дәресен карый.

Аны үз янына Кояш, Сандугач, Алмагач чакыра. Ә сабый алар га: “Уйнасам, дәресем кала. Эш беткәч кенә уйнарга ярый”, - дип җавап бирә. Дәресләрен карап бетергәч, ул бакчага чыга. Үз сүзендә тора белгәне, акыллы булганы өчен Кояш аңа җы лы нурларын сибә. Сандугач матур җыр суза, Алмагач ма тур, кызыл алмалар бүләк итә.

Ә сез, балалар, ничек эшлисез? Эш беткәч, уйныйсызмы, әллә уйнап туйгач кына эшкә тотынасызмы? (җаваплар тыңла на).

- Ә хәзер: “ярамый” га күчәбез.

Менә бу рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле. Сез монда нәрсәләр күрәсез?

  • Агачлар, куаклар, чәчәкләр.

  • Әйе. Агачларны сындырырга, чәчәкләрне өзәргә ярыймы?

  • Ярамый.

  • Бик дөрес. Әби – бабайлар элегрәк: “Агач, чәчәкләрнең,

үләннәрнең дә җаны бар. Аларны өзмәгез, сындырмагыз, рәнҗерлә алар сезгә. Яки: “Үлән – үсемлекләр – җирнең чәчәге. Үлән йолкыганчы чәчеңне йолкып кара. Авыртырмы икән? (чәчләрен тарталар)

  • Авыртты.

  • Ә мәктәптә сугынырга ярыймы?

  • Юк, әлбәттә. Мәктәптә һәм башка җәмәгать урынна рында тәртип бозарга ярамый.

  • Ата – аналарны рәнҗетергә ярыймы?

  • Ярамый.

  • Ни өчен.

  • Әти - әниләр – безнең иң кадерле кешеләр. Безнең өчен төн йокыларын йокламыйча, безнең чын кеше булып үсүе без өчен тырышалар. Авыргач яныбыздан китмиләр.

  • Әйе, балалар, ата – аналарны бервакытта да рәнҗет мәгез.


Әнисе аны уята да уята,

Ә ул һаман, иренеп, тормый ята.

Урынын да җыймаган,

Бит кулын да юмаган,

Чәчен дә тарамаган,

Өстәлдәге ашамлыкның

Кайсын этә, кайсын төртә,

Ник алай?

Кире ягы белән торган ул малай.

“Киен тизрәк!” – дигәнгә

Ятып елый идәнгә.

Тыңламый әтисен дә

Тыңламый әнисен дә,

Сүз тыңламый интектерә

Бабасын, әбисен дә.

“Тор” – дисәң, утыра ул,

“Утыр” – дисәң, тора ул.

Кешедәген тартып ала,

Үз кулындагын бирми.

“Бир!” – дигән сүз генә белә,

“Мә!” – дигән сүзне белми.

Җылыда – салкын кирәк.

Салкында – җылы кирәк.

Белмим, аңа ни кирәк?

Син түгел ул, мин дә түгел!

Ул – бер бик тә тискәре кыз,

Кире беткән бер малай.

Укучылар без бервакытта да алай булмыйк. Хәзер мин сез гә бер хикәя укып китәм. Ә сез “Ни өчен кызардылар?” ди гән темага җавап әзерләгез.

Ни өчен кызардылар?

Кинога билет алырга торганда, Зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән тәңкәне Җәмил тотып алды.

  • Ул минем акча! – дип кычкырды Зәйнәп. Җәмил кып – кызыл булды. Ул акчаны кызга китереп бирде. Моны күр гәч, Зәйнәп тә кызарды.

  • Кем ни өчен кызарды? (Укучылар җавабы тыңлана).

Кызлар, малайлар бер – берсенә игътибарлы булырга, сөй ләшкәндә “шифалы сүзләр” кулланырга тиешләр.


Җиргә төшкәч

Бияләе

Гафур алып

Биргән иде,

Динә аңа:

  • Рәхмәт, - диде.

Малайның да

Җылы сүзгә

Кәефе килде,

Елмайды да,

  • Рәхмәтеңә

Рәхмәт! – диде.

Кыз җавапсыз

Калган диме?

Җавап бирде:

  • Рәхмәтемә

Рәхмәт өчен

Рәхмәт инде!


Халкыбыз элек – электән яшь буынга әдәплелек кагыйдәлә рен өйрәткән. Аларның кайберләре белән без дә танышып үтик.

  • Табындагы ризыкны иң беренче булып алырга ашыкма.

  • Сыек ашамлыкка өрмә, юкса ул як – якка чәчрәр.

  • Икмәк валчыкларын идәнгә ташлама. Табын янында уты ру кагыйдәләрен безнең һәрберебез дә үтиме соң?

Кайбер балаларның икмәк белән атышып уйнаганнарын да күрергә туры килә. Безнең байлыгыбыз булган икмәкне их тирам итмәү дигән сүз бу.

  • Ишектән беренче булып чыгарга ашыкма.

  • Кешене сөйләшкәндә бүлдермә.

  • Сөйләшкәндә кулларыңны болгама.

  • Өйгә, җәмәгать урыннарына баш киемеңне салып кер.

  • Транспортта барганда кемне дә булса этеп җибәрсәң, гафу үтенергә онытма.

  • Өлкәннәр белән исәнләш.

Безнең арада “мактану” дигән ялган чир дә яши бит әле.

  • Ә мактанырга ярыймы соң?

  • Юк, ярамый.


Мактану.

  • Мин биш бәлеш ашый алам!

  • Ә мин унны да ашыйм!

Тиргә батып бәхәсләшә

Рәмис белән Илназ.

  • Ә мин тешләп торт бәйләгән

Бауны да эзә алам!

  • Ә мин менә ике сәгать

Ашамый тора алам.

  • Әйтсә икән шунда берсе:

  • Ә мин эшли алам, - дип,

  • Ә мин печән чаба беләм!

  • Ә мин утын ярам! – дип.

Укучылар, сез мәктәптә, өйдә, җәмәгать урыннарында әдәпле булырга өйрәнәсез. Бу турыда җырлар да иҗат ителә. Ә хәзер шундый җырларның берсе белән танышып узыйк.

П. Пляцковский музыкасы, В. Шаинский сүзләре.

“Өйрәтәләр мәктәпләрдә”.

Хәрефләрне язарга, иҗектән сүз ясарга

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Тапкырларга, бүләргә, нәниләрне сөяргә

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.


Хәзер тагын бер хикәя тыңлап үтик әле.

Нияз, автобуска утырып, урамны күзәтеп бара. Тукталыш та автобуска бала күтәргән ана керә. Нияз тиз генә уры ныннан тора һәм

“Утырыгыз” – ди.

Әни дә бик әдәпле була. “Рәхмәт”, - ди ул малайга.

Балалар, Нияз белән ана нинди “шифалы” сүзләр әйтәләр?

  • Утырыгыз, рәхмәт.

  • Ә сез иртә белән йокыдан уянгач, әти - әниегезгә, туган нарыгызга нинди “шифалы” сүзләр әйтәсез?

  • “Тыныч йокы!” – дибез.


Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы радиога!

Тыныч йокы үземә,

Тыныч йокы күземә!

Тыныч йокы курчакларыма,

Куяннарыма – куркакларыма!

Тыныч йокы сәгать күкесенә дә,

Тыныч йокы бөтенесенә дә,

Юк, юк, күке уяу ятсын,

Иртән безне уятсын.


Әйе, укучылар, кеше, нинди генә һөнәр сайласа да, әдәпле бу лырга, кешелек сыйфатларын югалтмаска тиеш.


1) Мин үскәч абый булам,

Аннары бабай булам.

2) Ә мин бабай булгач та

Гел әйбәт малай булам.

3) Үскәч кем буласымны

Мин әле әйтми торам

4) Ә мин бик озын булам,

Үсәм әле тагын да.

5) Ә мин белмим әнидән

Онытканмын сорарга.

6) Ә мин бик көчле булам,

Әтием төсле булам!

Мин комбайнчы булам,

Кырда иген урырга!

7) Ә миңа әни үскәч,

Куша кеше булырга.


Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Сөйли белеп сөйләсәң.

Озын сүзнең кыскасы шул.

Кеше булырга теләсәң:

Әдәпле бул, сәләтле бул, Игелекле һәм сабыр.