Татарстан Республикасы
Муниципаль гомуми бюджет белем бирү учреждениесе
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле
24нче гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Эшнең авторы:
Гыйззатуллина Гүзәлия
Фаил кызы
1нче квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы – 2014
8 нче сыйныф (татар төркеме)
Тема: Туган як бишегенең үрелеше (Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәре буенча)
Максат: әсәргә анализ ясау күнекмәләре булдыру, укучыларның сөйләм телен баету, фикерләү эшчәнлеген үстерү, туган җиргә мәхәббәт, табигатькә сак караш тәрбияләү
Җиһазлау: компьютер, экран, китаплар күргәзмәсе
Дәрес планы
1.Оештыру
а)Туган як төшенчәсе
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем- Татарстан.
(Карта күрсәтелә)
-Картада нинди кечкенә булып күренгән Татарстаныбыз, уйлап карасак, нинди зур.Анда нинди зур шәхесләр генә яшәми дә, анда нинди гүзәл авыллар, шәһәрләр калкып чыкмый.Татарстан! Туган җир! Туган төбәк! Туган як! Нинди зур мәгънәле сүзләр.Юкка гына аны әдипләребез үскән бишеккә, яшел бишеккә, алтын бишеккә тиңләмәгәннәрдер.Юкка гына безнең аксакалыбыз Г.Бәширов та үз әсәрен “ Туган ягым- яшел бишек” дип атамагандыр. Бүген без укучылар сезнең белән ни турыда сөйләшербез икән инде?
- Әйе, туган як турында.Юкка гына безнең дәресебезнең темасы да “Туган як бишегенең үрелеше” дип аталмагандыр.
2.Төп өлеш .Туган як бишеген үрү.
а)
– Без сезнең белән Г.Бәшировның “Туган ягым- яшел бишек” әсәреннән өзекләр укыдык.Хәзер әйтегез әле, ни өчен соң Г.Бәширов туган якны яшел бишеккә тиңли?Бу сүзләрдә нинди мәгънә ята? (Туган як, яшел, бишек)
-Дөрес, һәрбер кеше өчен иң рәхәт, иң изге урын- туган ягы.Язучылар туган як, туган туфракның яңа мәгънәләрен таба баралар.Гомер үткән саен тәҗрибә туплап, кадерен белеп язалар.Биредә, әсәрдә исә үзе дә бишектән бик ерак китмәгән 6-7 яшьлек Гомәр сөйли, сабый йокысының тәмен, дөньяларны оныттыра торган уенның сихри көчен менә әле генә тоеп торган Гомәр сөйли. Әмма шул вакытта без бу әсәрне олы җанлы, тәҗрибәле, уйлана һәм уйландыра белә торган талантлы әдип язганлыгын да беләбез.
б)
-Гомәрнең бишеге безне дә тирбәтә.Ә сезнең чын бишекне күргәнегез бармы? Ул тал агачыннан үреп ясала. ( бишек рәсемен күрсщтү)Туган як җыр да, шигырь дә, зур күләмле әсәр дә тудырырга сәләтле ул.Бүген без сезнең белән бишекне тал агачыннан түгел, ә башкача, матур әдәбиятча үреп карыйк.Әсәр белән бәйләп үрик.Үрү өлешләре шуннан гыйбарәт:
1.сагыну хисләре
2.халкыбызның асыл сыйфатлары
3.табигать кануннарына бәйле булган йолалар, бәйрәмнәр
4.чорга бәйлелек
5.онытып булмаслык гүзәллек
1 нче үрү
-Туган як дию белән без сагыну хисләре кичерә башлыйбыз: туган җирне, андагы кешеләрне һ.б. Башка укылган әсәрләрдә ул хис ничек бирелә? “Сагыну” нәсерен искә төшерик әле.
2нче үрү
-Бу чигешләр, бу бизәкләр
Килә ерак чорлардан.
Үсә татар кызлары
Илһам алып шулардан.
( чигү, бәйләү, утырмага йөрү һ.б. турында сөйләшү)
3 нче үрү
-Табигать законнары- алар язылмаган законнар.Алмагачның шаулап чәчәккә төренүе...
Дәвам итегез! Шуларга бәйле нинди йолалар, бәйрәмнәр беләсез?
Нәүрүз- яңа көн дигән сүз, Сабан туе( кыр эшләре төгәлләнгәч).Сөмбелә,
Корбан бәйрәме,Ураза, Сөннәткә утырту йоласы һ.б. әсәрдә ничек бирелә?
4 нче үрү
Чорга бәйлелек Әсәрдә нинди чор? Гомәр үзенең яшьлеген кайчан яза? Нинди бәйрәмнәр сакланган, алар үзгәргәнме? Заман белән без дә үзгәрәбез.
Музыкаль пауза
Туган як турында җыр тыңлау.
5 үрү Журналистлар конкурсы
Онытылмаслык гүзәллек.Шулай да туган як дигән төшенчә барыбызны да дулкынландыра, берләштерә.Гомәр туып-үскән Яңасаланы, Арча якларын күргәнебез булмаса да, әйтә алабыз: бик хикмәтле икән бу яклар.Һавасында ук халык рухы яшиме, ашаган ризыгында, эчкән суында берәр шифа бармы: әллә нинди “ уңдырышлы туфрак” бу якларда- Г.Тукай, С.Хәким. Г.Ахунов, М.Мәһдиев, Р.Төхфәтуллин кебек талантларга ия булган бу төбәк, дип уйлыйсың.Ә сез туган җирегез нәрсәләре белән хәтердә калырлык, нинди шәхесләр яши анда? Кемнәр белән горурлана аласыз?
(Туган яклары турында сөйлиләр)
истәлекле урыннары
күренекле кешеләре
табигате һ.б
Әсәрнең эчтәлеген бер вакыйгага бәйләп кенә сөйләп чыгып булмаган кебек, бишекне дә бер вакыйга белән генә үреп булмый икән.
Менә шулай соклану, моңланулардан, сагыну-сагышлардан үрелгән ул туган як бишеге.Шул бишектә тирбәлгән бәләкәй Гомәр үзе дә, зур гомер юлы үтеп, халык язучысы, олы әдип булып танылды. Ә безнең киләчәк алда, без кемнәр булып танылырбыз икән?
3.Йомгаклау.
-Туган як табигатенә керткән өлешегез, без аннан ничек кулланабыз, ниләр алабыз? (дару үләннәре, ял итәбез, агач, утын....)
Дөнья матур,
Шушы дөньяның мин-
Матурлыгын җырлар җырчысы.
Һ.Такташ
Әйдәгез әле, без дә дөньяның матурлыгын күрә өйрәник, шатлыкка куанып яшик.
Билгеләр кую
Өй эше.Сочинениегә әзерләнергә “ Туган ягым”