Просмотр содержимого документа
«Әдәбияттан еллык тест»
1.Әкият ул ...
А) – реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят;
Ә) – табигать, тереклек, кешеләр катнашындагы маҗараларны хыял ярдәмендә мавыктыргыч итеп тасвирлаучы жанр;
Б) – дөньяның килеп чыгышы, кешеләрнең барлыкка килүе, аллаларның, каһарманнарның батырлыгы хакында бик борынгы сөйләкләр.
2. Ул 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Казан губернасының Мәңгәр волосте (хәзерге Арча районы ) Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа.
А) Абдулла Алиш
Ә) Габдулла Тукай
Б) Фәнис Яруллин
3. “Ак бүре” әкияте - ...
А) тылсымлы әкият
Ә) тормыш-көнкүреш әкияте
Б) хайваннар турындагы әкият
4. Тарихи җырларны билгеләгез
А) “Кара урман”, “Гөлҗамал”;
Ә) “Туган ил”, “Яшә, Республикам!”, “Ай былбылым”;
Б) “Пугач явы”, “Болгар иленең кызлары”;
5. “Сандугачлар ял итәләр
Биек тау битләрендә;
Без түгел, кош та талпына
Кайтырга ... – дүртьюллыкның төшеп калган сүзен табыгыз.
А) читләрендә ;
Ә) җирләренә
Б) илләренә ;
6. “Менә ул еракта бер кечкенә генә ут шәүләсе күрә. “Монда авыл бар икән”, – дип бик сөенә, атын тагын да юырттырыбрак китә. Ул ут авылның читендә генә бер кечкенә өйдә икән, шунда барып керә. ”– өзек кайсы әкияттән?
А) “Ак бүре” ;
Ә) “Гөлчәчәк”;
Б) “Үги кыз” ;
7. Гипербола ул -
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы;
8. Портрет – ...
А) кемнеңдер, нәрсәнеңдеркеше күңелендә, хәтерендә беркетелеп, уелып калган тышкы кыяфәте, эчке сыйфатлары;
Ә) кешенең тышкы кыяфәтен, йөз төзелешен, буй-сынын һәм үз-үзен тотышын тасвирлаган әдәби деталь;
Б) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу.
9. Нәрсә ул литота?
А) ике әйберне, күренешне янәшә куеп, охшаш сыйфатларын яки аермалыкларын табу ;
Ә) гадәттәен тыш кечерәйтеп, вак итеп сурәтләү чарасы.
Б) гадәттән тыш арттырып, күпертеп сурәтләү чарасы