Әдәбиятның якты йолдызлары
Рус әдәбиятын А.С. Пушкиннан башка, татар әдәбиятын Габдулла Тукайдан гайре күз алдына китереп булмый. Г.Тукай яңа татар әдәбиятына нигез салды, милли үзаңны раслады, ныгытты, шуның белән үзенең исемен мәңгеләштерде.
Ни өчен һәр ике шагыйрь дә милли шагыйрь югарылыгына күтәрелә алган? Моның сәбәпләре нәрсәдә?
Шагыйрьлекнең югары баскычы
Тукай турында сүз чыктымы, еш кына күңелгә бер сорау килә: ничек итеп гади генә бер авыл ятиме санаулы еллар эчендә күп гасырлык, бай тарихлы татар әдәбияты күгендә балкучы йолдызга әйләнгән һәм замандашларын да, киләчәк буынны да, барча халыкны да үзенә берьюлы җәлеп итә алган?
Моның сере, иң беренче чиратта, табигать биргән сәләтендә. Ләкин талантлы шәхес тарих мәйданына чыксын, күренсен өчен, билгеле бер иҗтимагый шартлар кирәк. Тукай өчен бу:
1) 1905 елгы революция.
2)Әйләнә-тирә, мохит. Тукайның мохите- Кырлай, Мотыйгия мәдрәсәсе, әдәбиятка ихтирамы булган яңа фикерле кешеләр-аның шагыйрь булып үсеп китүенә зур этәреч бирә.
3) Рус әдәбияты белән танышу, аның аркылы көнбатыш классик әдәбияты вәкилләре – Гете, Гейне, Шиллер, Байронның эстетик фикерләрен өйрәнү дә аның иҗади үсешендә хәлиткеч роль уйный.
Тукай иҗаты турында сүз алып барганда, аның эшчәнлеге рус әдәбиятында А.С. Пушкин башкарган хезмәткә охшаган.
Беренчедән,Тукай да, Пушкин да халык авыз иҗатына мөрәҗәгать иткәннәр. Күп кенә әсәрләрен халык авыз иҗатына нигезләнеп язганнар.
Г. Тукай халык авыз иҗаты әсәрләрен җыю, аны фәнни яктан эшкәртүгә зур өлеш кертә. 1910 нчы елда “Халык әдәбияты” дигән темага доклад укый, “Халык моңнары” исемле иң яхшы татар җырларыннан торган җыентык чыгара, халык иҗатына нигезләнгән әсәрләр иҗат итә.
Икенчедән, Тукай да, Пушкин да милли телне үстерүгә зур өлеш кертәләр. Г. Тукай туган тел мәсьәләсен иҗади якын килеп чишәргә омтыла. Халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрә. “Халык әдәбияты” дигән мәкаләсендә:”Чын халык телен, чын халык рухын бары тик халык җырларынннан гына табып була”,- дип яза ул. Тукай татар теленең хәзинәсе белән оста эш итә. Бер үк сүз аңарда күптөрле мәгънә төсмерләрен белдерә. Ул күчерелмә мәгънәдәге сүзләр, сәнгатьчә сурәтләү алымнарын һәм төрле символик чараларны куллана.
Өченчедән, Г.Тукай әдәби тәнкыйтькә нигез салучыларның берсе санала. “Шигырьләребез”, ”Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” дигән тәүге тәнкыйди мәкаләләре аеруча игътибарга лаек. Шагыйрь татар әдәбиятында тәнкыйть булырга тиеш дип карый. Аның фикеренчә, башка хезмәт белән шөгыльләнген кеше басылып чыккан барлык әсәрләрне дә укып бара алмаска мөмкин. Безнең өчен аларны әйбәтләп укып, җитешле-җитешсез якларын аңлатып баручы махсус укымышлылар – тәнкыйтьчеләр кирәк. “Тәнкыйтьче булу өчен, - ди Тукай, - тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булу кирәк. Һәр язучы иң әүвәл үз-үзенә, шәхси иҗатына карата тәнкыйть белән карарга тиеш”.
А.С. Пушкин А.С. Грибоедовның “Горе от ума” әсәре турында “Пушкин – Вяземскому” дигән тәнкыйди мәкалә яза.
Дүртенчедән, Тукай иҗатында рус һәм Көнбатыш Европа әдәбияты үрнәкләрен тәрҗемә итү яки алардан файдаланып язу шактый урын тота. Пушкин, Лермонтов, Толстой, Крылов, Кольцов, Жуковский, Майков, Плещеев әсәрләре белән беррәттән шагыйрь Көнбатышның күренекле язучылары Гейне, Байрон, Моппасан, Шекспир, Гете иҗатына да мөрәҗәгать итә. Тукайның һәм әлеге язучыларның әсәрләре арасында кайбер эчтәлек, сюжет, фикер якынлыгы күрсәтелсә дә, аларның күбесен бер үк әсәр рәвешендә тәңгәл куеп булмый.
Шагыйрьнең тәрҗемә әсәрләрендә милли характер тудыруы күренә. Мәсәлән, Крыловның “Два мальчика” әсәрендәге Сеня һәм Федя исемле малайларны Гариф һәм Зариф дип ала.
Пушкин да тәрҗемәнең матур үрнәкләрен тудыруга үз өлешен кертә. Мәсәлән, К. Боржурның “Муж волокита” әсәрен бик уңышлы тәрҗемә итә.
Тукай белән Пушкин иҗатындагы уртак мотивлар
Һәр ике шагыйрьнең иҗатында түбәндәге темаларны очратырга була:1)Шагыйрь һәм халык; 2)Фәлсәфи шигырьләр. 3)Мәхәббәт лирикасы 4)Табигать лирикасы;5)Шагыйрь һәм шигърият; 6) Шагыйрь һәм туган ил. 7)Дуслыкка мөнәсәбәт;8) Дингә мөнәсәбәт; 9)Милләтләр дуслыгы.
Берничәсе белән танышабыз.
Тукай һәм Пушкин икесе дә гаилә бәхете, ата-ана мәхәббәте татымаганннар. Бу уртаклык аларның иҗатында ачык сизелә. Тукайның бала чактагы истәлекләре, туган ягына мәхәббәте “Шүрәле”,”Туган җиремә”,”Исемдә калганнар” әсәрләрендә чагыла. Пушкинның лицей елларына багышланган: «Царское село», «Пирующие студенты», «Товарищам» шигырьләрендә яшүсмер шагыйрьнең рухи халәте, тормышка карашы тасвирлана.
Һәр ике шагыйрь дә, төрле чор шәхесләре булсалар да, данлы көрәш елларында яшиләр. 1905 нче ел революциясе Тукай иҗатына юл ача. Тукай революция дулкыны белән авыл малае, мәдрәсә шәкерте дәрәҗәсеннән шагыйрь , зур көрәшче, хөр авазлы иҗтимагый эшлекле дәрәҗәсенә күтәрелә. Шагыйрьнең бурычын ул, беренче чиратта, хезмәт халкы өчен иң мөһим мәсьәләләрне күтәрү дип карый, үз чорының иң әһәмиятле мәсьәләләренә аваз биреп бара. Мәсәлән, 1905 елның 17 октябрь манифесты белән халыкка кайбер азатлыклар вәгъдә ителә. Шул уңайдан Тукай халык кәефен чагылдырган шигырьләр яза: “Дустларга бер сүз”, “Хөррият хакында”, “Яз галәмәтләре”.
Пушкин яшәгән чорда декабристлар восстаниесе була. Турыдан-туры катнашмаса да, шагыйрь аларга теләктәшлек итә. Аның күп кенә дуслары сөргенгә озатыла: Рылеев, Кюхельбекер, Пущин, Раевский. Бу вакытта Пушкин үзе дә патша тарафыннан җәберләнә : Михайловское авылында 1824 елдан 1826 елга кадәр полиция һәм дин күзәтүе астында тора. Бу елларда ул үзенең язмышын чагылдырган “Узник”, “К морю”,”Арион” кебек шигырьләрен яза.
Тукай – рус реалистик поэзиясен кабул иткән беренче көнчыгыш шагыйре. Ул әдәбият мәйданына хәзерләнгәндә, рус классикларыннан байтак кына исемнәрне күздән кичерергә өлгергән булса кирәк. Әмма болар арасында аеруча Пушкин поэзиясе аны үзенә нык җәлеп иткәнлеге, искиткеч рухландырганы бәхәссез. Тукайның беренче әдәби тәҗрибәләрендә үк “шагыйрь һәм халык” кебек теманың, ягъни үзенең шагыйрьлек миссиясен, урынын аңлау тирәсендәге мәсьәләләрнең сизелә башлавында да теге яки бу күләмдә Пушкин һәм Лермонтовка бәйләнеш бар. (“Көзге җилләр”,”Үз-үземә”.)
Пушкин да, халыкка мөрәҗәгать итеп, “К Чадаеву”,”Анчар” кебек шигырьләрен иҗат итә.
Тукайның Ватанга мәхәббәте – туган як табигатенә, туган теленә, әкият-җырларына мәхәббәт ул. Аның туган җирне яратуы, бигрәк тә “Шүрәле”, ”Туган җиремә”, “Пар ат” шигырьләрендә чагыла.
Пушкин шау-гөр килеп торган баллар, кичәләр үзәгендә кайнаса да, күңел тынычлыгын авылда, ялгызлыкта таба. “Деревня”, ”Домовому”. шигырьләрендә шул чактагы кичерешләре аеруча тулы чагыла.
Габдулла Тукай, Казанга килгәч, якын дуслар таба. Алар арасында Ф. Әмирхан, Г. Камал, С.Рәмиев, С. Сүнчәләй, Х. Ямашевлар бар.
А.С.Пушкин да Царскосельский лицейда укыган дусларына тугры кала . Аларның күбесен сөргенгә җибәргәндә дә, күңеле белән алар арасында була. Дусларына тугрылыгы “К Чаадаеву”, “Товарищам” шигырьләрендә күренә.
Габдулла Тукай үзенең җиде буын мулла нәселеннән килүен бик яхшы белә, үз дәрәҗәсен беркайчан да төшерми. Мәдрәсә тәрбиясе ала. Күп кенә шигырьләрендә Коръән мотивлары яңгырый, мәсьәлән,“Таян Аллага”, “Ана догасы”, “Тәәэссер”, “Кадер кич”. Габдулла Тукай өчен дин – яшь буынны тәрбияләү, гыйлем һәм мәгърифәт чарасы. Шуңа күрә ул динне пычратучы, диннән бары тик керем-файда эзләүче рухани-түрәләрне тәнкыйтьләгән шигырьләр дә яза.
А.С.Пушкин да көньякта сөргендә булганда Коръән китабын тәрҗемәдә укый. Бу бөек китап аны шул дәрәҗәдә үзенә тарта, рухландыра, нәтиҗәдә иҗади җәүһәрләрнең берсе булган “Коръәнгә иярүләр” (“Подражания Корану”) исемле шигырьләр бәйләме туа.
Әйе,Г.Тукай һәм А. С.Пушкин – чын мәгънәсендә үз халкын, аның гореф-гадәтләрен, тел һәм мәдәниятен, шатлык һәм хәсрәтен, теләк һәм өметләрен һәркемгә караганда яхшырак белүче милли шагыйрьләр. Алар халкының хөр тормышта яши алмавына сызлана һәм аны ирекле, бәхетле итеп күрергә телиләр.
Бөек шагыйрь булу – бөтен дөньяга танылу, олуг мәртәбә, дәрәҗә. А.С.Пушкин һәм Г.Тукай – нәкъ менә ике халыкның тиңдәшсез, бер биеклектә торырга лаеклы шагыйрьләре.
Кулланылган әдәбият.
Башуров Р. Тукай һәм рус әдәбияты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1993.
Нуруллин И. Тукай.-Казан, Тат.кит.нәшр., 1979.
Рәсүлова З. Тукай эзләреннән.-Казан,Тат.кит.нәшр., 1985.
Халит Г. Тукай иҗаты.-Казан,Тат.кит.нәшр.,1986.