Cыйныфтан тыш чара
( Рус төркемнренең өлкән сыйныф укучыларына тәгъдим ителә)
КВН
Максат: Татар теленә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; төрле кызыклы грамматик биремнәр үтәү, мәкаль – әйтемнәр әйтү,табышмаклар чишү, җырлар җырлау; укучыларда тапкырлык, зирәклек сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлау: “Мин яратам сине, Татарстан!” , “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырларына минусовкалар; табышмаклар язылган карточкалар,тизәйткеч,мәкальләр; фломастерлар.
Алып баручы: Бүген була КВН
Бик күңелле бу уен.
10 нчы Ю, 10 нчы Л,
Сыйныфлары ярыша
Менә булыр тамаша!
Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар! Бүген бу сыйныфта татар телен һәм әдәбиятын яраткан, үз иткән укучылар утыра. Хәзер 2 команда ярышачак.Зур уңышлар, бөек җиңүләр телим сезгә!
♫♫ Музыка яңгырый, командалар төзелә.
1. Жюри әгъзалары белән таныштыру
2.Командалар белән танышу.
1 нче команда – “ Зирәкләр”командасы, 10 нчы Л сыйныфы укучылары.
2 нче команда – “ Татар балалары” командасы, 10 нчы Ю сыйныфы укучылары.
Татар балалары командасына сүз бирелә.
Татар балалары: “Без – татар балалары,
Тапкырлар һәм көчлеләр”.
Безнең девиз: “Укырга, тырышырга,
Дуслар булып яшәргә”.
Зирәкләр: “Без – лицеистлар,
Зирәкләр һәм җитезләр”.
Безнең девиз: “Укырга, эзләнергә,табарга,
Тату булып яшәргә”.
Алып баручы: Уен 10 турдан тора. Уенның төп өлешенә күчәбез.
I тур. “Сорау миннән, җавап сездән”.-“Проверка правильных и неправильных ответов”.(Командага сорау бирелә, балалар бергәләп җавап әйтәләр. Бәяләү – җавап бирде, бирмәде; дөрес, дөрес түгел).
Сүз 10 нчы Ю га, “Тапкырлар” командасына бирелә.
1.Без яшәгән Республика - ...? (Татарстан)
2.Татарстан гербында төшерелгән җәнлек - ...? (Ак Барс)
3.Татарстанның ин зур елгасы - ...? (Идел)
4. Дөньяда иң зур материк - ...? (Евразия)
5. “Шүрәле” әкиятенең авторы - ...?(Г.Тукай)
6. Бал яратучы хайван - ...? (Аю)
7. Ул кыш көне ява - ...?(кар)
8. Татарстанда сәгатьләр ясый торган шәһәр - ...? (Чистай)
9. Татарстан Республикасының президенты - ...?
( Рөстәм Нургали улы Миңнеханов)
10. Ул мәктәптә эшли, балалар укыта - .,,? (укытучы)
Алып баручы: Ә хәзер сүз 10 нчы Л га, “Зирәкләр” командасына бирелә.
Татарстанның башкаласы - ...? (Казан)
Татарстан флагының төсләре - ..? (яшел, ак, кызыл)
Татарстан гимнының авторы - ...? (Р. Яхин)
Дөньяда иң зур океан - ...? (Тын океан)
“Су анасы” әкиятенең авторы - ...? (Г.Тукай)
Страус кошмы? (кош)
Кишер яратучы хайван..? (куян)
Атнаның иң авыр көне...? (дүшәмбе)
Нинди шәһәр балык исемен йөртә? (Алабуга)
Февральдә ничә көн? (28 – 29 көн )
II тур. “Кем? Нәрсә?” уены.
(Бер минутка кайсы команда кемнең кем, нәрсәнең нәрсә икәнен тизрәк, җитезрәк әйтә. Мәсәлән: Түбән Кама (шәһәр), Марат(малай исеме).
“Татар балалары” командасына:
Рөстәм Яхин (композитор)
Әлмәт (шәһәр)
Ит (ашамлык)
Карга (кош)
Унөч (сан)
Дүртле (билге)
Тун (кием)
Песи (хайван)
Айгөл (кыз исеме)
Чөгендер ( яшелчә)
Алма (җимеш)
Идел (елга)
Нарат (агач)
Кыстыбый (ашамлык)
Яңа ел (бәйрәм)
Байкал (күл)
Абдулла Алиш (язучы)
Кар (явым-төшем)
Киез итек (аяк киеме)
Анальгин (дару)
"Зирәкләр" командасына:
Муса Җәлил (шагыйрь)
Бөгелмә (шәһәр)
Ипи (ашамлык)
Песнәк (кош)
Унике (сан)
Бишле (билге)
Күлмәк (кием)
Салават Фәтхетдинов (җырчы)
Сыер (хайван)
Әлфия (кыз исеме)
Илнур (малай исеме)
Бәрәңге (яшелчә)
Чулман (елга)
Каен (агач)
Чәк – чәк (ашамлык)
Кыяр (яшелчә)
Карбыз (җимеш)
Бияләй (кием)
Ай былбылым (җыр}
Үги ана яфрагы (дару үләннәре)
III тур. Музыкаль тәнәфес. (өй эше)
Алып баручы: "Татар балалары" командасы – "Мин яратам сине, Татарстан" җырын , ә "Зирәкләр" командасы – "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җырын башкара.
∆ Жюрига сүз бирелә.
IV тур. Тизәйткеч әйтешү туры.
"Тиз әйт! Тиз әйт!
Тизрәк!Тизрәк!
Тиз! Тиз! Тиз!"- ди
Тизәйткеч.
Тизәйткеч ул
Тиз әйттергеч,
Телебезне
Төзәйткеч.
Алып баручы: - Белгәнегезчә, хәзер, 4 нче тур, ул – тизәйткеч. Тизәйткечне тиз һәм дөрес әйтергә кирәк булачак. Һәр командадан капитаннар чакырала. Сайлагыз, тизәйткечне кем әйтәчәк?
Командаларга тизәйткеч бирелә, һәм алар 1 минут эчендә әзерләнеп бетәргә тиеш. Кайсы команда матуррак, төгәлрәк, дөресрәк, ялгышмыйча әйтер икән?
"Мич башында биш мәче,
Биш мәченең биш башы.
Биш мәченең биш башына
Ишелмәсен мич ташы".
V тур. "Тап, тап, табышмак" туры.
Командирлар табышмаклар алалар, команда белән чишәләр, һәм каршы як командага әйтәләр.(2 мин)
Алып баручы: "Я, хәерле сәгатьтә
Табышмаклар әйтәбез.
Тапкырлар һәм зирәкләрдән
Дөрес җавап көтәбез."
VI тур. "Әйтеп бетер" уены. (Шигырьне дәвам ит)
Алып баручы: -Укучылар, мин сезгә Хәсән Шабановның "Китап" шигыренең башын әйтәм, сез дәвам итегез.
"Китап"
1 к. Китап -киңәшчең ___________ ( синең)
2к. Дустың, ярдәмчең_______( синең).
1к. Ул хөрмәткә___________( бик хаклы,)
2к. Кадерлә син_______(китапны.)
1к. Почмакларын______( бөкләмә, )
2к. Битләрен дә________( ертма син,)
1к. Керле кул _________( белән аны)
2 к. Беркайчан да ----------(тотма син.)
∆ Жюрига сүз бирелә.
VII тур. Җөмләләрне төзәт.
"Татар балалары" командасына бирем.
Лилия әнисен белән пылау пешерә.
Алар ит, суган, кишер алабыз.
Азат ярышта катнашам.
Мин кинер турый.
Сез китап уйнарга яратасыңмы.
"Зирәкләр" командасына бирем.
Марат белән Алсу өченче сыйныфында укыйлар.
Алар бик тырыш укучыбыз.
Гүзәль булыша.
Без китап укыды.
Син татарча эшли беләсеңме?
VIII тур ике өлештән тора:
А) Капитаннар ярышы "Кем күбрәк сүз төзи?" (озын сүздән башка мөмкин булган сүзләр эзләү, табу).
ТАБАГАЧЛАРЫБЫЗГА
Б) Командаларга “Җөмлә төзе” уены, ягъни җөмләдәге сүзләр үз урыннарын югалтканнар, аларны дөрес урнаштырырга кирәк һәм килеп чыккан җөмләне язып куярга.
1) ямьле, менә, җитте, җәй
2) бик, салкын, көне, кыш
3) ул, сыйныфта, беренче, укый
4) баралар, мәктәпкә, балалар
5) сентябрь, беренче, бүген
6) барам, мәктәпкә, мин
7) укытучы, бирде, сораулар, безгә, төрле
8) рәхәтләнеп, тәнәфестә, уйнадык, озын
9) чиста, язмый, укучы
10) яшәми, арыслан, Татарстанда
11) укымый, яхшы, Шамил
12) яратам, укытучы, мин, апамны
13) әнисенә, гүзәл, булыша
14) яз, җитә, тиздән, ямьле
15) уяна, табигать, бөтен, яз көне
16) җылы, кайталар, яктан, кошлар
17) кошларга, ясыйбыз, без, оялар
18) язган, Г.Тукай, шигырьләр, әкиятләр
19) күмелде, агачлар, яшеллеккә
20) бүген, булды, дәрес, өченче, рәсем
X тур “Мәкальләр әйтеп бетер” ярышы.
(командаларга чиратлап мәкальләр әйтү)
1 Кем эшләми, ... /шул ашамый/
2.Әдәп башы- .../тел/
1.Китап- белем .../чишмәсе/
2.Тырышкан табар, ../ташка кадак кагар/
1.Сәламәт тәндә, .../сәламәт акыл/
2.Иле барның- .../теле бар/
1.100 сум акчаң булганчы, 100 .../дустың булсын/
2.Аерылганны аю ашар, бүленгәнне .../бүре ашар/
1.Инсафлының теле .../саф/
2.Калган эшкә, .../кар ява/
1.Тел – белемнең ачкычы,.../акылның баскычы/
2.Агач җимеше белән, кеше .../эше белән/
1.Җиде кат үлчә, .../бер кат кис/
2.Эш беткәч, .../уйнарга ярый/
X тур. Электрон почтадан сәлам хаты.
(Хатны укырга һәм үзгәртеп каршы җавап язарга)
“Сездә ничек? Бездә шулай!”
Безнең мәктәбебездә бик күңелле. Көн саен татар теле дәресендә мультфильмнар карыйбыз. Физкультура дәресендә җырларга өйрәтәләр.Укытучылар өй эше бирмиләр. Дәресләр – 20 минут, тәнәфесләр – 45 минут. Мәктәп ашханәсендә туңдырма (мороженое) бирәләр. Мин “5”гә генә укыйм, шуңа күрә миңа стипендия бирәләр.Расписаниедә көн саен 3 дәрес. Шимбә, якшәмбе ял итәбез. Җәйге каникул 5 ай була.
Йомгаклау.Җиңүчеләрне билгеләү.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Идиятова Р.М.