Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 18 нче урта гомуми белем
бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Тема: ” Чал тарихлы Болгарым”
Эшне башкарды:
Хөсәенова Лилия Айдар кызы
7 нче сыйныф укучысы
Җитәкчесе
Хөсәенова Нурсөя Мәхтүмҗан кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы
2023
Эчтәлек
1.Кереш .............................................................................................................3.
2.Төп өлеш.
Болгар каласының корылуы турында риваять ..................................................4-6. Болгар каласының корылуы турында тарихи чыганаклар................................6-7.
Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы...........................................7.
3.Йомгак...................................................................................................................8.
4.Кулланылган әдәбият исемлеге...........................................................................9.
Кереш өлеш.
Фәнни эшнең өйрәнү объекты булып Болгар шәһәре тора.
Хезмәттә Бөек Болгарыбызга кагылышлы чыганакларны өйрәнү һәм ачыклау, алар белән калганнарны таныштыру, кызыксыну хисләрен арттыру, Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы турында мәгълүмат туплау максаты куелды.
Болгар каласының корылуы турында чыганакларны өйрәнү бик мөһим дип саныйбыз, чөнки, беренчедән, бик кызыклы, икенчедән, үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк, өченчедән, һәр тарихи урын үзенчәлекле, аны калганнарга да күрсәтә белергә, аның белән кызыксынуларын арттырырга кирәк. Шуңа күрә дә теманы актуаль дип уйлыйбыз.
Фәнни эш кереш өлештән, төп өлештән, йомгактан һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора. Кереш өлештә әлеге эшнең объектын ни өчен сайлавым, кызыксынуымның сәбәбе күрсәтелә. Әһәмияте һәм актуальлелеге ассызыклана. Төп өлеш “Болгар каласының корылуы турында риваять” тән башлана. Биредә Болгар каласы турында риваять бирелә. Алдагы бүлек “Болгар каласының корылуы турында тарихи чыганаклар” дип исемләнгән. Монда каланың килеп чыгышына тарихи күзәтү ясала. Өченче бүлек “Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы” дип атала. Бу бүлектә Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгының барлыкка килүе һәм андагы тарихи корылмалар, экспонатлар турында әйтелә. Йомгаклау өлешендә гомуми нәтиҗә ясала, файдаланылган әдәбият исемлегендә исә хезмәтне язганда кулланылган чыганаклар күрсәтелгән.
Төп өлеш.
Шәһәрләрнең, авылларның да кешеләр кебек үз язмышлары була. Алар да туалар, яшиләр,үләләр. Ләкин аларны тарих туфрагы күмсә дә, аның халкы әби-бабалары яшәгән җирләрне изге итеп күңелендә саклый.
Борынгы бабаларыбызның үткәнен белү, татар халкының искиткеч тарихи-мәдәни мирасларын барлау һәм алар турында башкаларның да белүе мирасыбызның, халкыбызның рухи байлыгын, үткәнен, бүгенгесен чагылдыру- төп бурычыбыз. Чал Идел ярына урнашкан гүзәл Болгар шәһәре - шундый мирасларыбызның берсе. Болгар музей-тыюлыгына сәяхәт итү, аның белән тирәннән кызксыну - халык рухының тарих белән тоташуыдыр, дип уйлыйм мин.
Әлеге изге туфракка аяк басуга, тарих җилләрен тойгандай, ата-бабаларыбыз сулышын сизгәндәй буласың. Сорау артыннан сорауларга җавап эзлисең. Халык хәтерендә сакланган риваятьләр турында ифрат кызыклы мәгълүматлар ала, истәлекле урыннар белән таныша аласың.
Батыраеп баскан чал ташлар, хәрабәләрдән торгызылган мәһабәт корылмалар, мавзолейлар, Кече манара, Хан мунчасы, Хан төрбәсе, Кече шәһәрчек... Алтын Урда вакытыннан калган Җәмигъ мәчете. Аның исән калган баганасы, сихри көчкө ия булган Габдрахман коесы, искиткеч матурлыгы белән үзенә җәлеп итеп торган Ак мәчет.... Болар барысы да, әйтерсең лә, ниндидер серле ачкыч. Күпме могҗизага ия булган тарихи харәбәләр. Әйе, һәммәсе безнең горурлыгыбыз, безнең үткәнебез. Сүзебез халкыбызның бөеклеген чагылдырган шәһәрләрнең берсе- Борынгы Болгар турында булачак. Эшебездә Бөек Болгарыбызга кагылышлы чыганакларны өйрәнү һәм ачыклау, алар белән калганнарны таныштыру, кызыксыну хисләрен арттыру - төп максатымның берсе.
Чынлап та, әлеге мәгърур шәһәр иң матур җиргә урнашкан. Ул безнең үткән тарихыбыз белән бүгенгебезне бәйләп тора. Монда килгән һәр кеше үзен берничә гасырга үткәнгә кайткан кебек хис итә. Ә аның ничек барлыкка килүе турында нәрсә беләбез соң без? Шуңа күрә бу эшемдә мин Болгарның барлыкка килүе һәм хәзерге көндә анда оештырылган дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгы турында кыскача сөйләргә теләр идем.
Болгар дәүләтенең үткәне белән кызыксына башлавым Кубрат хан турында әдәбият дәресендә укытучым сөйләгәч башланды. Бу ханның Бөек Болгар, ягъни борынгы бабаларыбызның Кара диңгез буенда төзелгән беренче дәүләтенең ханы булуын белдем, ә инде Кодрак исемле улының Идел Болгарына нигез салуы турында укыгач, кызыксынуым тагын да арта төште. Фәнни эшемне язу мөмкинлеге тугач, мин изге җиребез турыда белгәннәремне башкаларга да җиткерергә тиешлегемне аңладым.
Максатыма ирешү өчен, иң элек тарихчыларыбыз Р. Фәхреддиннең “Болгар вә Казан төрекләре”, Ш.Мәрҗанинең “Мөстәфадел- әхбар фи әхвали Казан вә Болгар” хезмәтләренә мөрәҗәгать иттем. Эшемдә “Мирас” журналы төп таянычым булды, чөнки аның “Бөек Болгар дәүләте тарихы” рубрикасында тарихчыларыбызның, төрле галимнәребезнең мәкаләләре урнашкан. Шунысы кызык:Идел Болгарына кагылышлы барлык материаллар да, нигездә, Р.Фәхреддин һәм Ш.Мәрҗани хезмәтләренә таянып язылган. Алар исә үз чиратында гарәп галимнәренең, сәяхәтчеләренең елъязмаларыннан, Византия, урыс тарихчыларының материалларыннан файдаланганнар.
Болгар каласының корылуы турында шундый риваять яшәп килә.
Нух пәйгамбәрнең өч улы булган. Аның бер улы Яфәс атлы икән. Яфәснең Газый, Төрек, Алып исемле өч улы булган. Яфәснең уллары берсеннән-берсе матур, зифа буйлы батыр егетләр булып үскәннәр.
Берничаклы вакыт үткәч, болар— болар үзара бозылышканнар. Бу бозылышу озакка сузылган. Газый белән Төрек бер-берсенә каршы сугыш ачканнар. Сугышта Газыйны Төрек җиңгән. Моннан соң инде ике агай-эне бергә тора алмаганнар. Төрек, сугышта җиңүче булса да, үзенең кардәше белән мондаен бозылышудан соң, бергә торудан читкә китүне артыграк күргән. Шуннан соң ул, үзенең башка якыннары белән бергә, бу урыннан икенче ерак җиргә күчеп киткән.
Ул шул китеше белән, ерак салкын якның зур бер суы янына барып чыгып, шунда урнашкан, ди. Бу суның — елганың ул чагында аты булмаган, шулай да бу елга ул илдә үзенең зурлыгы, балыгының күплеге белән дан тоткан бер су булган.
Төрекнең янында икенче кардәше Алып та булган. Алар шул су янында бергә торабашлаганнар.
Менә шушы Алып батыр беркөнне ауга, сунарга чыккан. Ул чакта урманнар бик калын һәм очсыз-кырыйсыз зур булганга, ауда озак йөри торгач, адашкан, агасы Төрек янына кайта алмаган. Алып, урман эчендә күп йөри торгач, бер су янына барып чыккан. Ул су буенда аның белән бер телдә сөйләшә торган, ләкин Алыпка ят булган кешеләр торган. Тел бер булгач, Алып белән бу кешеләр үзара аңлашканнар. Шуннан сон Алып бу кешеләр белән бергә яши башлаган. Ул бу кешеләр белән тәмам үзләшеп киткән. Ул инде шул кешеләрнең арасыннан үзенә бер кыз да сайлап өйләнгән.
Шулай итеп, Алып, өйләнеп, шунда шул җирнең кешесе булып яши башлаган.
Алып батырның ике ир баласы туган. Алып батыр бу балаларга ничек дип тә ат куша алмаган. Бу чакларда тормыш җәйләүдә, киез өйдә икән.
Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән. Алып, баланың елаганын күреп, аны юатырга тырышкан, бишеген тирбәткән, бишек тирбәткәндә җырлый торган җырлар җырлаган. Шулай да бу бала елаудан туктамаган, һаман кулын болгый-болгый елаган. Бу бала озак елагач, Алыпның күңеленә бер исәп төшкән. Бу бала тикмәгә болай еламаска кирәк, бу инде артык озакка китте, аның болай елавында нәрсә булса да бер хикмәт бардыр дип, Алып уйланырга керешкән.
Күп уйлый торгач, Алыпның күңеленә: бу баланың елавы аңарга ат кушылмаганнан булырга кирәк, ат кушсаң, бәлки, ул елавыннан туктар, дигән фикер килгән. Ул шуннан соң бу балага ат кушарга булган. Алып үзенең хатыны белән киңәшкән дә, бала елаган чагында кулларын болгап елаганлыктан, аңа Болгар дигән ат кушкан.
Балаларының Болгар атлы булуы Алыпка һәм хатынына бик ошаган. Алар икенче балаларын да бер ат белән атамакчы булганнар. Болар ирле-хатынлы икәүләп бу турыда уйлашканнар, сөйләшкәннәр. Байтак вакыт уздырганнар. Актыгында икенче балаларына Бортас кушмакчы булганнар. Шулай итеп, боларның икенче балалары Бортас булган.
Алыпның бу балалары үзе шикелле батыр булып үскәннәр. Алар да шул җирдә аталары белән бергә гомер иткәннәр. Бу балалар, зураеп үсеп җиткәч, икесе ике урында кала корып яши башлаганнар.
Болгар корган кала, «Болгар» исеме белән дан тотып, ничә йөз еллар атаклы күп ханнар яшәгән кала булып киткән. Менә инде шул Болгар хәзерге Идел буенда хәрабәсе генә калган Болгар шәһәре икән, ди.
Бортас корган кала да, бара-бара зураеп, Бортас шәһәре исеме белән дан тоткан, ди. Бу ике калада яшәгән кешеләрнең балалары күбәеп, күп еллар үткәч, бер токымнан ике төрле халык: берсе — болгар, берсе — бортас барлыкка килгән. Боларның һәр икесенең башта телләре бер төсле булган. Әмма күп еллар үтә-үтә, телләре дә бераз үзгәреп киткән.
Тарихи чыганакларга күз салсак, Болгар — Х гасыр башында барлыкка килеп, 1431 елда рус кенәзе Федор Пестрый гаскәре тарафыннан юкка чыгарылган шәһәр. Аның чәчәк атып яшәгән чоры XIV гасырга карый. Икенче төрле әйтсәк, Болгар — Алтын Урда чоры шәһәре. Хәзерге көннәргә кадәр сакланып калган һәм дә археологик казу эшләре вакытында табылган таш-кирпеч архитектура корылмаларының барысы да монгол-татарлар хакимлек иткән заманнарга карый. Озынлыгы 8 чакрымга җитә язган һәм 380 га мәйданны колачлаган борынгы шәһәр ныгытмаларын да XIV гасыр урталарында гына төзегәннәр. Атаклы Ага-Базар урынын казыганда килеп чыккан күпсанлы бакыр-көмеш тәңкәләр арасында X — XI йөзләрдә сугылганнары юк. Нумизматлар Ага-Базарның сәүдә үзәге буларак иң актив яшәү чорын XIV гасыр ахыры — XV гасыр башы белән билгели. Болгар хәрабәләрен археологлар XIX йөздә үк казый башлый, 1938 елдан башлап бүгенгә кадәр анда системалы, планлы рәвештә тикшеренүләр дәвам итә. Болгар тарихын, аның археологиясен галимнәр яхшы белә, өйрәнүне дәвам итә. Тик шунысы сәер: рус елъязмаларында Болгар шәһәре Алтын Урда чорына кадәр бер генә тапкыр да телгә алынмый. Ибн Фадлан язмаларында да Болгар хакында сүз юк. Әлеге язмаларда Алмыш ханның ставкасы, ягъни резиденциясе, Идел буенда дип кенә күрсәтелә. Дөрес, гарәп-фарсы чыганакларында 930 еллардан башлап «халкының саны 10 меңгә җитә торган һәм Җәмигъ мәчете дә булган Болгар исемле зур шәһәр» турында язмалар күренгәли. Әмма күп кенә галимнәр (шул исәптән бу юлларның авторы да) әлеге Болгарның урынын Биләр шәһәрлеге белән тәңгәлләштерә.
Болгар тарихы турында сорау артыннан сорау яудырмый мөмкин түгел.Әгәр ул сорауларга җавап табыйм дисәң, һичшиксез, Болгар дәүләт тарих, архитектура музей-тыюлыгына экскурсия ясамыйча мөмкин түгел. Музей-тыюлык ТАССР Министрлар Советының 222 нче санлы 14.04.1969 ел карары нигезендә төзелә. Монда федераль әһәмияткә ия тарихи һәм мәдәни мирас объеклары керә. Саклау зонасы Болгар шәһәрчеге кысаларында һәм борынгы өемнәрдән 50 м ераклыкта урнашкан, «Кече шәһәрчек» һәм «Грек пулаты» (мәйданы 415 га) җимерекләрен үз өченә ала.
2014 елның 23 июнендә Доха шәһәрендә (Катар) үткән ЮНЕСКРО 38 нче Конгрессында Болгар археологик комплексы Бөтендөнья мәдәни мирасының 1002 нче объекты дип игълан ителде.
Фондларда археология, нумизматика, этнография, сынлы сәнгать, кулланма сәнгать әйберләре, фотографияләр, рәсми кәгазьләр туплаган. Музей-тыюлыкның төп фондында 105 меңгә якын, гыйльми-ярдәмче фондта 8 меңгә якын хисаплана.
1992 елда Спас-Куйбышев-Болгар шәһәре тарихы музеен кушу нәтиҗәсендә музей-тыюлык фондлары XVIII - XX гасырларга кагылышлы матди мәдәният әйберләре белән тулыланды. Болар, беренче чиратта: XIX - XX гасыр башы самоварлар коллекциясе, көнкүреш кирәк-яраклары, дини гыйбадәт, савыт саба, XVIII - XX гасыр эш кораллары, савытлар, пыяла шешәләр, флаконнар; XIX гасыр ахыры - XX гасыр башына караган кораллар, техника, баш, аяк һәм башка киемнәр коллекциясе.
Экспозицион-күргәзмәләр мәйданы 789,4 кв.м. Музейның гомуми мәйданы 1742 кв.м., фондлар саклау өчен мәйдан 232,1 кв.м. тәшкил итә.
Йомгак.
Татарстан республикасы тарихи урыннарга бай һәм аларның һәркайсының үз тарихы бар. Аларның кайберләрен без әлеге хәзмәттә күрсәтеп, аңлатып үттек. Минем бер генә теләгем бар: Бөек Болгарыбыз башка илләр, башка халыкларда да соклану, кызыксыну тудырсын иде. Изге җиребезгә килүче туристларыбыз елдан-ел артсын иде. Ә мин моңа ышанам, чөнки дәүләтебез бу юнәлештә зур эш алып бара. Әгәр дә дәүләт тарихка игътибарсыз булып, аның турында онытса, безнең үткәнебез дә булмас иде. Үткәне булмаган халыкның—бүгенесе дә, киләчәге дә булмый диләр бит. Ә безнең халыкның үткәне дә, бүгенесе дә бар, ә киләчәге өметле.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
1.Әхмәров Г. Болгар тарихы. “ Мирас”, 1995, (1-2), 146 б.; 1995, (3), 74 б. 1995, (4), 92 б.
2.Болгарлар Идел һәм Кама буйларында. “Сабантуй”, 1992, 1 август, (61).
3.Вәлиев Р., Мөхәммәтшин Җ. Идел буе болгарлары.“Мирас”, 2003, (6), 71 б.
4.Дәүләтшин Г. Болгарда ислам. “ Мирас”, 1994, 1994, (5-6), 168 б.
5.Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1989.
6.Ризаэддин. Шимали Болгар дәүләте. “Мирас”, 1995, (11-12), 121 б.
7.Фәхретдинов Ризаэддин. Болгар вә Казан төрекләре. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1993.
8.Халиков А. X-XIII гасырларда Идел Болгары һәм Русь. “Мирас”, 1996, (3),89 б.
9.Хәбибуллин М. Ханнар тарихы. “Мирас”, 1992, (6), 97 б.