“Әниләр көне” бәйрәме
Ничек рәхәт “ Әнием”- дип
Әйтерлек кешең булу!
Бик күңелле якыныңның
Алтын йолдызы булу!
Хөрмәтле хатын-кызлар әбиләр, әниләр, апалар, кызлар, сезне барыгызны да шушы гүзәл бәйрәм белән тәбриклибез! Сезгә, яз ничек ашкынулы дәртле- шундый ук дәртле мәхәббәт, яз сулары ничек ярларына сыеша алмыйча ташый- шундый ташып торган үлчәмсез бәхет, язгы кояш үзенең җылысы белән барлык табигатьне уятырлык көчле- гаиләләрегезнең дә җылысы көчле, шул җылылыкны саклаучы ир-егетләрегез hәр вакыт янәшә булып, тигез канатта, гомерләрегез озын-
озак, сәламәтлектә яшәргә насыйп итсен дип теләп калабыз!
Шушы бәйрәм көнегезне тагын да матурлап, нур өстәп балалар белән сезгә үзебезнең бәләләй генә бәйрәм күчтәнәчебезне бүләк итәбез.
Бәйрәм белән!
(“Әниемә” көе астында, аяк очларында биеп, залга балалар керәләр).
“Яз” җыры башкарыла.
1укучы: Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Бездә бүген зур бәйрәм !
Әниләрне, әбиләрне,
Күктәге йолдыз кызларны,
Бакчадагы, мәктәптәге апаларны,
Барысында,
Чакырдык без бәйрәмгә.
2укучы: Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый икән?.
Нигә кояш көлеп карый?
Беләбез һәммәбез дә
Бүген сигезенче март бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана
Хатын-кызлар бәйрәменә,
Сөенә шулай алар.
3укучы: Әбиләрне, әниләрне,
Апаларны, кызларны,
Бәйрәмегез белән диеп
Котлый барлык малайлар.
Мин дә котлыйм барыгызны,
Теләгем бар минем дә
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз җир йөзендә.
4укучы: Бәйрәмегез котлы булсын!
Елмаеп көлеп торыгыз.
Сәламәтлек юлдашыгыз,
Күңел сөйгән хезмәтегез,
Һәр барчасы мулдан булсын!
Бәйрәмегез котлы булсын!
Алып баручы:
Кем дөньяга кеше бүләк итә?
Ә кешегә якты дөньяны.
Тойгылары кояш кебек кайнар,
Эретерлек гранит кыяны.
Кем куллары өйне, җирне ямьли?
Изгелеге үлчәү тапкысыз.
Ул әлбәттә яшәү чыганагы,
Тормыш яме ул- Хатын-кыз!
5бала
Иң-иң иртә кем тора?
Иң иртә әнкәй тора.
Без торганчы өстәлдә
Коймак белән чәй тора.
Иң-иң соңлап кем ята?
Иң соңлап әнкәй ята.
Үз йокысын биреп ул
Безне күбрәк йоклата.
Җыр башкарыла: “Әниләр бәйрәме.”
Алып баручы: Әни! Без барыбызда әниләр, мин- кызларыма әни, әниемә-
әбием әни, әбиемә- дәү әнием әни, ә кызлар- киләчәктә булачак әниләр. Менә шушы озын җөмлә кыска гына- хатын-кыз дип исемләнә.
Кемнәр безне өйләребездә тәмле-тәмле, татлы-баллы ризыклар белән
сыйл? Дөрес балалар- Әни. Кемнең пешергән ризыгы иң-иң тәмлесе?
Дөрес балалар, әлбәттә Әнинеке. Моның чыннанда шулай булуын әйдә-
гез әле малайларыбыз сөйләшүеннән тыңлап белик, ничек мактанышалар
икән балалар үз әниләре белән.
1малай: Минем әни пәрәмәчне
Шундый тәмле пешерә,
Телеңне йотарсың малай
Ашап карасаң әгәр.
2малай: Өчпочмакка җитми инде
Ни генә әйтсәгездә,
Әнием кебек берәү дә
Пешерә белмидер дә.
3малай: Камыр тылсымга әйләнә
Минем әни кулында.
Кәнфит перәнник кирәк түгел
Гөбәдия барында.
4малай: Кыстыбыйны бик яратам,
Бәлешне дә үз итәм.
Әнием кебек пешекче
Бар микән җирдә бүтән.
5малай: Чәк-чәк белән торт ясарга
Минем әни бик оста
Тәмле-татлы ризыкларны
Әтием дә ярата.
6малай: Мактанмагыз дусларым,
Иң оста минем әни.
Сумса, пилмән, шәңгәлләрне
Вәт пешерә билләһи!
Алып баручы: Булды дусларым, булды аңладык. Менә күрдегезме инде
иң-иңе һәрвакытта үзеңнең әниең булып чыга. Үзеңнең әниеңнәндә
остарак, уңганырак, булганырак булалмый башканың әнисе. Әйдәгез
әле барыбыз бергә әниләребезгә багышлап җыр башкарыйк.
Җыр:”Һәрвакыт булсын кояш .”
Алып баручы: Көнгә ничә тапкыр “әни” дибез
Рәхәттә соң әни диюләр.
Шигырьләр һәм җырлар бүләк иттек
Бүләк итик матур бию дә.
Кызлар башкаруында татар халык бию.
4 бала Бу дөньга күпме кеше килгән,
Бардыр тагын күпме туасы.
Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән
Газизләрдән-газиз баласы.
Гомеремнең калын китабында
Булыр димим битләр ак кына.
Язмыш бит ул меңләп камчы суга,
Ә башлардан сыйпый чак кына.
6бала Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,
Давылларга ничек чыдармын?!
Ялгышып та,зинһар,рәнҗетмәгез,
Иркә гөлдәй юкса сулырмын.
Сөю-назга сусап туйганым юк,
Нәкъ нарасый сабый инде мин.
Бу дөньяга елар өчен түгел,
Көлеп яшәр өчен килдем мин.
8бала Гомер китабымның соң битендә
Тик елмаеп телим ябарга.
Мин бәхетле булыр өчен тудым
Һәм берәүнең бәхете булырга.
Укытучы.
Әни җирдә иң газиз,якын кеше.Чөнки ул сине тудырган,күкрәк сөтен имезгән,җыр көйләп бишектә тирбәткән,беренче елмаюыңны күреп куанган,туган телне өйрәткән,халык моңын күңеленә сендер-гән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?
Әниләр бәхетле булсын өчен баланың да бәхетле булуы кирәк. Без әниләрне рәнҗетмичә,аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш. Сәйфи Кудашның шигъри юлларын укып үтик.
Иң изге кешең-әни икән,
Ул синең өчен генә яши икән.
Тик шуны син аңлап җитмисең икән,
Шул гамьсезлек өчен инде үкенәм.
Менә шундый үкенечле хәлдә калмаслык итеп,әниләрне кадерләп, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
Әнкәйләрнең бөеклеген
Яши-яши аңлыйбыз дип яза Роберт Миңнуллин.
Әлбәттә шагыйрь хаклы.Аналарны кече яшьтән үк аңларга,алар-ның терәге,ярдәмчесе булырга кирәк.Без моны онытмыйк,бала-лар.Исән чакта әнкәйләрнең кадерен белик!
Әниләребез бала үстереп,тәрбияләп кенә калмыйлар.Алар дөньяны үзгәртүдә,җәмгытьне төзүдә дә актив катнашалар.
Ана назын төеп яшәү- зур бәхет ул.Баланың төп таянычы-аның әнисе.Бала шуны төеп үсә,үз анасын хөрмәт итәргә өйрәнә. Әниләребезнең хәер-фатихасыннан чыгарга безнең хакыбыз юк.
Алып баручы: Ә хәзер әниләребезне бәйрәмнәре белән кечкенәләребез
тәбрикләп китсеннәр әле.
1бала: Тормышыма ямь бирүче
Иң кадерле- әнием.
Мең йолдызлар арасыннан
Тапкан сине әтием.
Авылыбызда әниемә
Сокланмаган кеше юк
Куллары алтын шул аның
Бер белмәгән эше юк.
Бик яратам әниемне
“Әни” диеп дәшәргә.
Ходай бирсен гомер буе
Бергәләшеп яшәргә!
2бала: Әниләрне тыңлагыз,
Яратыгыз, сөегез,
Җир йөзендә, иң кирәкле
Алар шуны белегез!
3бала: Айдан, кояштан кадерле,
Син ул – әнием.
Иң ягымлы, иң сөйкемле,
Син ул – әнием!
5бала: Дөньяда иң яхшы әни
Беләсезме кемнеке?
Белмәсәгез үзем әйтәм
Ул әни бит – минеке.
Ул булганда дөнья матур,
Өебез дә бик ямьле.
Аның белән без бәхетле
Ашларыбыз да тәмле.
7бала: Әни кебек булсам иде!
Аның назлы сүзләре.
Мин яратам әниемне
Аның нурлы күзләре.
Әни кебек булсам иде
Гел елмаеп торсам иде.
Тирә – юньгә әни кебек
Гел нур чәчеп торсам иде.
Алып баручы: Без балалар белән бакчада уйнарга бик яратабыз. Әйдәгез әле, әниләребезне дә бәйрәмебезгә җан өстәп уенга чакырыйк, бергәләп уйнап алыйк. Сез ризамы? Риза булсагыз уеннарыбызны башлап җибәрәбез.
1.Уенга дүрт-биш әни чакырыла, ә уенның исеме: “Кемнеке күбрәк, кемнеке иң пөхтәсе?”дип атала, керләр төрәбез. Кер юучы апабыз һич җитешә алмый, бераз ярдәмләшеп алыйк. Кем уенга булган таләпләрне төгәл үти, шул җиңүче.
2. Уенга барлык әниләр дә чакырыла. Ана үз баласына сөенеч яки
борчу килүен шундук тоя диләр, ә менә күзеңне бәйләп барлык
бала арасыннан үзеңнекен табу җиңелме икән? Кем беренче таба шул җиңүче.
3. Балалар белән без пластилиннан нәрсәләр генә әвәләмибез, ул кеше
сынымы, җәнлекләрме, табак- савытмы, җиләк- җимеше, яшелчәме, . санап бетергесез.Ә хәзер әниләребез безгә, шул ук пластилиннан
бәйрәм пилмәне бөгеп күрсәтсеннәр әле. Уенга таләп, кемнеке кү-
берәк, кемнеке матурырак, шул җиңүче.
4. Уенга шулай ук барлык әниләр катнаша. Балалар безнең бармакла-
рын гуашка манып, рәсем ясарга яраталар. Ә әниләребез шушы ук
ысул белән язның беренче чәчәкләрен (ләлә, нәркис, умырзая, энҗе...)
ясап карасыннар әле. Кемнең чәчәге иң матуры, шул җиңүче.
(s.Чәчәк нинди генә булмасын бервакыттада әшәке була алмый).
5. Иң матур бәйрәм прическасы.
6. Барлык әниләр, кызлар, әбиләр, балалар чакырыла, төрле милләт
көйләренә татарча бию. Кем иң оста
7. Әниләргә, төрле вакытларда багышлап, язылган җырларны искә тө-
шерү һәм күмәк җырлау.
Ә хәзер бераз тын алып әниләребезнең тапкырлыкларын, зирәклекләрен тикшереп карыйк:
-Шалканны чәчәләрме? (юк орлыкны).
-Бер мичкәдә ике төрле сыеклык. (йомырка).
-Нинди сорауга “әйе” дип җавап биреп булмый. (син йоклыйсыңмы?)
-Табышмак сүзен ничек укырга? (сулдан уңга).
-Җансыз җанлыны уята. (будильник).
-Иң кирәктән- иң кирәк. (саулык).
Әйе тормышта иң кирәге , әллә нинди байлыкларга да сатып алып бул-
мый торган -саулык. Кадерле әниләребез, сезгә ныклы сәламәтлек, сәламәт , тигез канатлы гаилә, гаиләләребездә һәрчак балаларыбызның менә шундый бәхетлешат, сәламәт, иманлы, миһербанлы булуларына
сөенеп кенә яшәргә насыйп булсын. Тагын бер кат бәйрәмнәрегез белән
тәбрик итәбез.
Тәмам.