Максат:
1.Балаларның милли киемнәр турында алган белемнәрен гомумиләштерү.
2. Әдәплелек турында белемнәрен тирәнәйтү.
3. Татар халкына хас булган кунакчыллык тәрбияләү.
Зал өй кебек бизәлгән. Өй күренеше. Түрдә сандык, алдарак борынгы ашъяулык япкан өстәл. Өстәл өстендә самовар, чәйнек, чынаяклар һәм татар халык ашлары (өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, түгәрәк ипи) куелган.
Сәхнәгә Кыз чыга.
Кыз:
Әбиемнең күңел сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде, ачасы…
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүhәрләрен
Бер ачасы иде, ачасы.
Әбиемнең күңел сандыгы
Кызыктыра инде күптәннән.
Ач, әбием, безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.
(Шигырьне укыганнан соң кыз балаларны һәм тәрбиячене чакыра)
Кыз: Дусларым,апалар керегез әле. Керегез әле.
Тәрбияче: Миләүшә,нәрсә булды?
Миләүшә: Нинди сандык бу?
Шулвакытта әби килеп керә.
Әби: И-и-и,балакайлар,нинди тәүфыйклылар,кунаклар бар икән.
Миләүшә: Әбекәй,бу нинди сандык?
Әби: И,балалар,минем яшь чактагы сандык ул.
Миләүшә: Әбекәй, әбием дим, әйдә ачыйк инде шул сандыгыңны, карыйк әле.
Әби: Шулай дисезме, ягез, ачыйк алай булгач. Тезелешеп утырыгыз яныма.(салмак кына көй яңгырый, әби сандыкны ача-ача сөйли, әйберләрен күрсәтә)
Әби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Киләчәктә сез дә шулай милли алъяпкычлар ябып йөрерсез әле.
(Бер бала алъяпкычны бәйләп ала да шигырьне сөли башлый)
Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Әби: Бала итәкле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән каплый.
Ә менә монысы түбәтәй була.Түбәтәй чигә hәм тегә белгән кеше алтын куллы оста санала иде. Кара бәрхеткә ука яисә сәйлән чигелгән түбәтәйләрне бәйрәмнәрдә кешелеккә генә кияләр. Ә көн дә кияр өчен сырып тегелгән, менә шундый кара бәрхет түбәтәйләр була. (Бер малайның башына кидерә). Карагыз әле, ничек килешә.
Тәрбияче: Ә кызлар нәрсә кия башларына?
Әби: Ә кызларга - калфак. Калфак чигү hәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны үзем чигеп кидем. Ак сәйлән белән күпертеп эшләнә ул. Элегрәк мондый калфакларны бай хатыннары гына кия иде, ә кыз балалар түбәтәй рәвешендә эшләнгән, чигүле кәттәҗине киеп йөрделәр. Яле, кызым, шушы кәттәҗине киеп җибәр әле. Күрегез әле, ничек чибәрләнеп китте. Теләсәгез, сезне дә кәттәҗи чигәргә, калфак тегәргә өйрәтермен. Минем кызларым үзләре чиккән кәттәҗиләрне киеп йөриләр.
Менә бу читекләрне киеп,бик матур итеп бии идек.
(Икенче бала кулына ала һәм шигырьне сөйли)
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөргәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Миләүшә: Әбием, әбием дим, әнә шул төенчегеңдә нәрсә бар соң (сандык эченә үрелеп караган кыяфәттә сорый)
Әби: Әлеге янчыкны әйтәсезме? Ягез карыйк әле (ачып карыйлар). Анда минем чулпыларым сакланган.
Тәрбияче: Әбекәй, чулпыларың турында да сөйлә әле балаларга.
Балалар: Сөйлә әбекәй, сөйлә ( хор белән әйтәләр).
Әби: Чулпылар кызларның чәчләренә тагылып, аларны матурлый торганнар иде. (куеп күрсәтә – бер кызның чәченә, тәрбияче булыша, әби сөйли тора). Аларны без бәйрәмнәрдә, аулак өйләрдә генә тага торган идек.
Миләүшә: Ә аулак өй дигәннәрегез ничегрәк була иде соң ул, әбием?
Әби: И, ул аулак өйләр.(әкрен генә көлә. Музыка үзгәртелә). Егетләре дә шунда булыр иде., Егетләр гармун уйнап, җырлап урам әйләнерләр иде, кызлар өйләрдә кешегә сиздермичә генә егетләрне көтеп утыралар иде.
(Әби уйланып басып тора. Шулвакыт гармун тавышы ишетелә.)
Бер кыз: Кызлар! Кызлар! Егетләр килә түгелме? Кертәбезме?
Икенче кыз: Кертик, кызлар! Әзрәк утырырлар да кайтып китәрләр.
Егетләр: Исәнмесез, кызлар-йолдызлар!
Кызлар: Исәнмесез! Егет сезгә кем кирәк?
Егетләр: Кара кашлы кыз кирәк! Кызлар ачыгыз инде ишегегезне!
Кызлар: Ишек бавы бер алтын
Безнең кызлар мең алтын!
Егетләр: Кызлар кертегез инде.
Кызлар: Ярый инде керсеннәр! (егетләр керәләр) Егетләргә бер җырлап күрсәтик әле. (”Ал чия төпләрендә” көенә җырлыйлар).
Егетләр килгән, егетләр.
Нигә килгәннәр икән?
Тыңлап карыйк, җырласыннар,
Нәрсә диярләр икән.
Егетләр:
Ал чия төпләрендә, Сандугачның балалары
Гөл чия төпләрендә. Талга кунганнар икән.
Сулар сибеп үстерәләр Кызларыгыз бигрәк чибәр,
Тәрәзә төпләрендә. Бигрәк уңганнар икән.
Бер кыз: Бигрәк матур җырлыйсыз икән.
Миләүшә: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.
Нурия әби: И, балалар, үзем генә өйрәтә алмам шул. Кая, күршекәемне чакырып керим әле булмаса. (“Бибинур, ахирәт! Күршеңдә – аулак өй. Кер әле, кер, тизрәк! дигән тавышы ишетелә.)
Бибинур әби: (үзе күренми) Кунагым бар иде шул.
Нурия әби: Ә-ә, ярар, ярар, кунагың белән кер. Кул эшләреңне дә алып кер.
Бибинур әби: (кунагы белән керә) И-и, шушы Нурияне! Яшь чагында да шулай җор иде, хәзер дә шул. Картаеп беткәч, нинди аулак өй икән инде ул?
Нурия әби: И ахирәт, кызлар аулак өйгә җыелганнар. Берәр уен өйрәтүне сорыйлар. (Исәнләшәләр, утырып дога кылалар).
Миләүшә: Безгә бәет яки мөнәҗәт өйрәтсәгез дә ярый.
Бибинур әби: Зәмзәмия, мөнәҗәтне син оста әйтәсең бит, әйдә әле.
Зәмзәмия әби: (мөнәҗәт әйтә) БисмиЛләhир-Рахмәнир-Рахим.
Килеп кердем өегезгә, Мәҗлесегез күркәм булсын,
Дога кылдым түрегездә. Өегезгә фәрештә тулсын,
И Аллаһым, иман нуры Догаларым кабул булсын,
Балкып торсын йөзегездә. Әрвахларыгыз шат булсын.
Нурия әби: Ахирәтләр, әйдәгез, боларга югары очта кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтик.
Бибинур әби: Теге “Чума үрдәк, чума каз”нымы?
(“Чума үрдәк, чума каз” уены уйнала)
Чума үрдәк, чума каз, Айдар үзенә иптәш эзли,
Чума үрдәк, чума каз, Белмим кемне ошата?
Тирән күлне ярата шул, ярата Алияне ошата шул, ошата,
Тирән күлне ярата шул, ярата, Алияне ошата шул, шул.
(Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)
Бибинур әби: Кара әле, Нурия, без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә идек.
Нурия әби: Әйе шул. Әйдә әле, Бибинур, башла.
Бибинур әби: Башы – мунчала, койрыгы – сүс. (Җавабын таба алмыйлар). И, балалар, сез таба алмассыз шул аның җавабын. (Мич башыннан чабата алып күрсәтә). Чабата ул. Элек әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен табанына шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде.
Нурия әби: Әйдәгез, тагын әйтешәбез. Мич башында комган, авызын – борынын йомган. (Мәче).
Ак күлмәк кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич).
Биш йөз баш, бер койрык. (Чират)
Җанлы җансызны кыйный,
Җансыз кычкырып елый (Барабан).
Нурия әби: Зәмзәмия, кисәтүләреңне дә әйтеп бир әле яшьләргә.
Зәмзәмия әби: И, ахирәт, бик күп инде алар, нәрсәдән башлыйк икән?
Бибинур әби: Элек-электән иң олы нигъмәт – ипи, икмәк булган. (Өстәлдән түгәрәк ипи ала). Шуннан башлыйк әле.
Зәмзәмия әби: Ипикәйнең валчыгын да коеп ашама, Аллаһ исраф кылучыларны яртмый.
Бибинур әби: Ризыкны уң кулың белән, бисмиЛләһ әйтеп аша.
Нурия әби: Олыларга үзең башлап сәлам бир.
Миләүшә: Ә без мәкальләр дә беләбез.
Балалар: Әйдә ярышыйк, кем күбрәк белә икән?
Агач – җимеше белән, кеше эше белән.
Егет кешегә җитмеш төрле hөнәр дә аз.
Һөнәрле үлмәс, hөнәрсез көн күрмәс.
Тырышкан – табар, ташка кадак кадар.
Эш сөйгәнне – ил сөяр.
Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.
Калган эшкә кар ява.
Зәмзәмия әби: Бигрәк булдыклы егетләр, уңган кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.
Нурия әби: Безнең заманда аулак өйләр күңел ачу кичәләре генә түгел иде. Кышкы озын кичләрдә кызларның уңганлыгы өлгерлеге тикшерелә иде. Анда без бирнәләр әзерли идек. (Сандыктан алып күрсәтә). Ә болары – Казан сөлгеләре. Әбиләребез үзләре тукып эшләгән. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлгеләр.
Зәмзәмия әби: Монысы “күкрәкче” дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплаган. Бала имезгән вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкче әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.
Нурия әби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә. (Сандыктан алып күрсәтә бара). Менә монысы – түрләмә, өй түренә, тәрәзә өсләренә эләр өчен. Караватка куяр өчен кашагасы чигелеп, читенә кулдан бәйләнгән челтәр ялгана. Ашъяулыкны чигеп, кырыен бала итәкле итеп әзерлиләр. Аякчу, тастымал, намазлык, суккан паласлар – барысы да бирнәгә дип әзерләнгән. (Сандык тармасыннан чиккән кулъяулыкка терелгән йөзек ала). Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.
Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез (Йөзек сала). Йөзек кемдә, сикереп чык.
Уеннан соң әбиләр балаларны мактыйлар.
Бибинур әби: Без.яшь чакта капкалы уенын уйный идек.Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.
Миләүшә: Рәхмәт сезгә, әбекәйләр! Күңел сандыгыгыз бигрәк бай икән, безне дә күп нәрсәләргә өйрәттегез. Безнең бу җырыбыз сезгә рәхмәт сүзе булып яңгырасын.
Җыр “Әбием, әбекәем” Р. Бакиров сүз, Р. Сәрвәров көе
Тәрбияче: Хәзер бергәләп күмәк биеп тә алыйк.
Кунакларны балалар биергә чакыра.
Нурия әби: Минем дары тәбикмәгемнән дә авыз итегез. Сезгә атап пешергән идем лә, онытып китә язганмын. Рәхим итегез. Балалар сез дә сыйланыгыз.
Тәрбияче: Әбиләребез сезне - нәни оныкларын, тәрбияләүгә күпме көч куялар. Аларны яратырга һәм хөрмәтләргә кирәк.