СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Без өстәл әзерлибез

Нажмите, чтобы узнать подробности

"Без өстәл әзерлибез"/ "Мы готовим стол"  план урока по родному языку (татарский язык) для учащихся 5 класса.

Просмотр содержимого документа
«Без өстәл әзерлибез»

Технологик карта

Дәрес №

Сыйныф: 5 Дата _____________202____

Предмет Туган тел (Татар теле)

Тема: Без өстәл әзерлибез. / Мы готовим стол.

Максатлар: дәрес материалын аңлату, өйрәнелгән темага сөйләшү, лексиканы кабатлау, җөмләләрне дөрес тәртиптә төзү, алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллану.

Дәрес тибы. Яңа материалны өйрәнү

УМК. Татар теле. 5 нче сыйныф, Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2017

Ресурслар. Дәреслек, экран, ноутбук, презентация материалы.


Көтелгән нәтиҗәләр:


Предмет нәтиҗәсе

Метапредмет нәтиҗәсе

Шәхси нәтиҗә

Укучыларга тема буенча беренчел мәгълүмат бирү

Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү

Татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру

Татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле аңлап уку, сөйләм эшчәнлеге төрләрен камилләштерү.

Аңлап укый белү, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

Укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту

Татар телендә сөйләшүгә кызыксыну уяту, татарча дөрес сөйләм тәҗрибәсе булдыру һәм сөйләм зәвыгы тәрбияләү.

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аның белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру.



Дәрес барышы


Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

1) Мотивация этабы. - Этап мотивации (самоопределения) к учебной деятельности.

- Исәнләшү

Исәнләшү;

- Укучыларны барлау.

- дежур доклады

- Уңай психологик халәт булдыру.

Бер-береңнән хәлләр сорашу

2) Актуальләштерү этабы. - Этап актуализации и фиксирования индивидуального затруднения в пробном действии.

- Өй эшен тикшерү

Тема буенча сүзләрне кабатлау

Өй эшен тикшерәләр, укучылар җавап бирәләр.

Хикәя фигыльләрне зат-санда төрләндерәләр.

3) Этап выявления места и причины затруднения

- Уку мәсьәләсен кую

- Дәреснең темасын ачыклау

Дәрес темасын фаразлау, дәрестә күтәреләчәк сорауларны ачыклау

Дәрескә укучылар белән бергәләп максатлар кую.

Үз фикереңне ачык, аңлаешлы итеп җиткерү

4) Этап построения проекта выхода из затруднения.

Без өстәл әзерлибез/ Мы готовим стол. (93-94 нче битләр)

- Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

- Дәрес материалы белән таныштыру.

- яңа лексика белән таныштыру (презентация материалы кулланыла)


Укытучы сөйләвен тыңлыйлар, әңгәмәдә катнашалар.


Сүзләрне укыйлар, кабатлыйлар, дөрес әйтелеш өстендә эшлиләр, татарчадан русчага тәрҗемә итәләр, сүзлек дәфтәренә язалар.

Дәреслек белән эшләү. 1 нче күнегү 93-94 нче битләр

(Төркемнәрдә эшләү)

- Өстәл әзерләү серләре белән таныштыру (презентация материалы кулланыла);

- Күрсәтмә өстәлне бизәү, кунаклар килүгә әзерләү күнекмәләре өстендә эшләү, эш тәртибен сөйләү (практик биремне үтәү)

Сүзләрне укыйлар, кабатлыйлар, дөрес әйтелеш өстендә эшлиләр, татарчадан русчага тәрҗемә итәләр, үзара сөйләшәләр (төркемнәрдә эшлиләр)

- Күрсәтмә өстәлне бизиләр, кунаклар килүгә өстәлне “әзерлиләр”, эш тәртибен сөйлиләр, төркемнәрдә эшлиләр, һәр төркемнән 1 яклаучыны тыңлыйлар, фикер алышалар

5) Төзелгән проектны реализацияләү этабы - Этап реализации построенного проекта.

Дәреслектәге күнегүләрне эшләү. 2 нче күнегү, 93 нче бит. Үрнәк буенча эшләү (парларда эшләү)

Диалогларны рольләргә бүлеп укыйлар, яңа диалоглар төзиләр (парлап эшлиләр, диалогик сөйләмне үстерү өстендә эшлиләр), 1-2 парның чыгышларын тыңлыйлар, бәя бирәләр, әңгәмәдә катнашалар.

6) Белемне беренчел ныгыту этабы - Этап первичного закрепления с проговариванием во внешней речи.

3 нче күнегү, 86 нчы бит: ситуатив күнегү: дустыгызны урамга уйнарга чакырыгыз (җөмләләр төзеп язалар).

Өстәмә бирем: Дустыгызны кунакка чакырыгыз

Җөмләләрне уйлыйлар, хикәя фигыльләрне хәзерге заман формасында кулланалар, үз фикерләрен әйтәләр

“Дустыгызны кунакка чакырыгыз” темасына үрнәк буенча диалог төзеп уйныйлар (диалогик сөйләмне камилләштерәләр)

7) Мөстәкыйль эшләү этабы - Этап самостоятельной работы с самопроверкой по эталону.

4 нче күнегү, 86 нчы бит: ситуатив күнегү: дустыгызга телефоннан озак сөйләшмәскә киңәш бирегез. Җөмләләрдә сүзләрнең дөрес тәртибен искә төшерү, җөмләләр төзү ысулларын кабатлау

Киңәш җөмләләрне дәфтәргә язалар

Җөмләләрдә сүзләрнең дөрес тәртибен кулланалар.


8) Этап включения в систему знаний и повторения

5 нче күнегү, 86 нчы бит: ситуатив күнегүләр эшләү: Ничек әйтерсең?

- җөмләләр төзү, бу җөмләләрне кулланып, мини диалоглар төзү, үзара сөйләшү

Бирелгән ситуацияләр буенча җөмләләр төзиләр, аларны кулланып, мини диалог төзиләр, үзара сөйләшәләр

- 6 нчы күнегү, 86 нчы бит: телефоннан дусларыңны туган көнеңә чакыру: җөмләләр төзү, мини диалоглар төзү. (Телдән эшләү)

- Дәрес материалын кабатлау, өйрәнелгән материалны искә төшерү

- Туган көнгә чакыру формаларын искә төшерәләр, җөмләләр төзиләр, мини диалог төзеп, үзара сөйләшәләр.

- Яңа өйрәнелгән сүзләрне хәтердән сөйләп карыйлар, аларны кулланып, телефонан сөйләшү кагыйдәләрен әйтәләр, фикер алышалар.

- Өйрәнелгән материалны кыскача сөйләү

Күтәрелгән проблемаларга тукталалар

- Укучыларның материалны үзләштерү-үзләштермәү дәрәҗәсен билгеләү

Сорауларга җавап бирәләр.

- Нәрсә белдем, нинди яңа материал белән таныштык?

- укучыларның җавабын тыңлыйлар

9) Рефлексия этабы. --- Этап рефлексии учебной деятельности.

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Укучыларның сорауларына җавап бирү.

- куелган сорауларга җавап бирәләр

2. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

Үзбәя.

3. Өй эшен аңлату

1. Сүзләрне хәтерләргә.

2. 6 нчы күнегү, 86 нче бит, язмача: Дусларыңны туган көнеңә телефоннан чакырып, диалог төзеп, дәфтәргә язарга (сыйныфта телдән эшләнгән күнегү)

3. “Минем кунак өстәлем” темасына иллюстрация ясарга (ирекле бирем).