СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Батырлык дәресе эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Башлангыч сыйныфлар өчен "Батырлык дәресе" эшкәртмәсе

Просмотр содержимого документа
«Батырлык дәресе эшкәртмәсе»

Тема: Нәрсә соң ул батырлык?

Максат:

1.Батырлык төшенчәсен аңлату, батырлыкны  дәлилли белүләренә ирешү. Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү.

2. Укучыларны мөстәкыйль фикер йөртүгә өйрәтү аша, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү.

3. Сөйләм әдәбен камилләштерү буенча эшләү. Сәламәт, тыныч  яшәүнең әһәмиятенә игътибарны арттыру.

Дәреснең тибы: бәйләнешле сөйләм үстерү.

Дәрестә кулланылган метод һәм алымнар: сүзлек белән эш, презентация күрсәтү, әңгәмә,сорауларга җаваплар бирү

Дәреснең эпиграфы:

Батырлык ул – рухи матурлык...Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән .Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җырларга кергән. Шул олуг батырлык алдында безнең чор кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле...

                                                                                                    Минтимер  Шәймиев

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

 II. Актуальләштерү.

а) Батырлык сүзе нәрсәне аңлата?

б) Сез аны ничек аңлыйсыз?

III. Яңа теманы формалаштыру.

1. Укытучы: Укучылар, мин сезне бүген батырлык темасына сөйләшүгә чакырам. 

Нәрсә ул батырлык?

- Батырлык ул кешеләрне бик авыр очракларда коткару. Сугыш вакытында да кешеләр бик күп батырлыклар эшләгәннәр. (Укучылар җавабын тыңлау).

 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык.

2) Батырчылык, тәвәккәллек.

   Чыннан да бу сыйфатлар бик уңай сыйфатлар. Тәвәккәл сүзенә аңлатма да биреп китим әле. Тәвәккәл – 1) берәр эшкә кыю керешүче, аны икеләнүсез үтәүче.

2) үз – үзеңә ышанучанлык.

 Батырлык. Бу купшы сүз түгел,

Хәтерләрдән тиз җуела торган.

Мәгънә - асылында, мәңгелеккә

Күңелләргә, җанга уела торган.

Кайсы тауның ташларыннан икән

Батырлыкка һәйкәл куясы?

Чорлар җиле ташларны да уя,

Тик мәңгелек хәтер кыясы!

Батырлык дип күпме сөйләп йөрмик,

Күпме аны күккә күтәрмик,

Ише бармы бөеклекнең солдат

Кылган батырлыкка тиңләрлек?

 

Нәрсә соң ул батырлык? Аның төп мәгънәсен һәркем үзенең тормышка карашларыннан чыгып, үзенчә аңлый. Ә шулай да, батырлык ул, мөгаен, гадәти күзлектән караганда һич кенә дә кеше башкара алмастай эшне башкарудыр. Ул кешедән чиксез ихтыяр көче, тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә.

 Укытучы. Укучылар!  Әйдәгез икенче сорауга җавап бирик әле. Батырлык эшләү өчен нинди сыйфатлар кирәк?(кыю, көчле, тәвәккәл, акыллы, тырыш, зиһенле, игътибарлы, җитез)

2. Бөек Ватан сугышы елларындагы батырларны беләсезме? Исемнәрен атагыз.  Алар нинди батырлыклары белән танылганнар? (Александр Матросов, Газинур  Гафиятуллин, Бари Шәвәлиев, Муса Җәлил, Мәгубә Сыртланова, Фатих Кәрим һ. б.) Укучыларның А. Матросов, Г. Гафиятуллин, Б. Шәвәлиев турындагы чыгышларын тыңлау.

-  Әлбәттә, сугыш аяусыз. Ул беркемне дә аяп тормый. Сугыш дигән сүз әйтү белән нәрсә күз алдына килә?  Күз яше, кайгы, бәхетсезлек ...(слайд)  Безнең үзебезнең авылдан  да әлеге дәһшәтле  сугышта _____ артык якташыбыз катнашкан. Шул китүдән аларның яртысыннан азрагы гына туган – үскән җирләренә әйләнеп кайта алды. Дошманга күрсәткән батырлыклары өчен җөмһүриятебезнең  200 дән артык кешесе иң югары мактаулы исемгә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар.

Ф.Яруллин болай ди:

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең  белән дошман амбразурасын каплаумы, әллә үзең ач чакта соңгы телем икмәгең белән бүлешүме? Кешеләр   төрле - төрле булган кебек, батырлык та күп төрле шул

IV. Белем һәм күнекмәләрне системага салу.

1.   Бүгенге тыныч шартларда кеше батыр була аламы? Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу очракта батырлык нәрсәдә күренә? (Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Тырыш хезмәт куеп эшләп, Хезмәт Батыры була ала. Батыр булу өчен, кеше тиешенчә игътибарлы, сизгер, үз – үзен аямый торган булырга тиеш).

  4 Кыю, патриот, түзем, тәвәккәл, туры сүзле, ихтыярлы кебек сыйфатларны батырлыкка кертергә буламы? Ни өчен шулай дип уйлыйсыз? (Укучы җавабы: кешедә бу сыйфатлар булмаса, ул батырлык эшли алмас иде).

 5. Ничек батыр булырга? Батыр буласың киләме? (Укучы җавабы).

“Батырлык көндәлек очрап торган авырлыкларга үҗәтләнеп каршы барганда тәрбияләнә.”Н.А.Островский.

         Ә хәзер батырлык темасына сез нинди  мәкальләр беләсез?

1. Батыр яуда беленер.

2. Батырга таяк та корал.

3. Батыр башлап җибәрә, артыннан мең кул иярә.

4. Батыр баткактан курыкмас.

5. Батыр үз халкын яклый.

6. Батырлыгыңны мәйданда сынат.

7. Батырлыкта – матурлык.

Укытучы. Укучылар! Әйдәгез тагын бер сорауга җавап биреп китик әле.  Батырлык эшләү өчен үзеңне ничек чыныктырырга кирәк?

V Үзконтроль һәм контроль

Укытучы.Без бүгенге дәрестә кешеләргә хас нинди сыйфатка тукталып үттек? (Батырлык, шул сыйфатның эчтәлеген ачтык, асылына төшендек)

Ул гадәттән тыш шартларда кешегә үлем куркынычы янаган вакытта эшләнә.

Батырлар дошманнарга зур зыян китерә: аның техникасын. Җанлы көчләрен юк итә.

Ул, хәрби бурычын үтәү өчен,бөтен көчен, белемен, сәләтен бирә, хәрби техника һәм коралдан оста файдалана.

Батыр курку хисен җиңә.

Батыр үз өстенә җаваплылык хисе, бурыч йөкли.

Батырлык ниндидә хәлиткеч вакытта эшләнә.

Батырлыкны кеше үз эшенең гадел, изге булуына.хаклыгына ышанганда гына эшли.

Батырлык һәрвакыт үз-үзеңне корбан итәргә әзер булуны таләп итә.

 

-                     Батырлык  ул – рухи  матурлык.  Әнә  шуңа  күрә  дә  батырларның  кылган  изге  гамәлләре,  данлы  исемнәре  әкиятләргә  күчкән,  җыр – дастаннарга  кергән  һәм  буыннардан – буыннарга  күчеп,  бүгенге  көннәргә  килеп  җиткән. 

VI. Йомгаклау.

1.         -  Сугыш дигән сүзне ишеткәч, күз алдына коточкыч күренешләр килә, дидек, нәрсәләр алар? 

- Күз яше, кайгы, бәхетсезлек, ...

-                     Сугыш  сүзенең капма – каршы мәгънәдәге сүзе нинди сүз булыр?

-  Тынычлык.

-                     Тынычлык сүзен ничек аңлатырсыз?

- Яшәү, өмет, шатлык, сәламәтлек...

- Димәк, без нәрсә яклы икән?

- Без бу дөньяга ярату, Җирне матурайту өчен килгән. Без тынычлык яклы. Без сәламәт яшәү яклы. Матур яшәү үзе батырлык

 Укытучы. Укучылар, Һәйкәлләрдәге, геройлар аллеясындагы чәчәкләр хөрмәт, ихтирам билгесе булып утыралар. Телләре булса, алар һәр үткән кешегә менә шулар турында сөйләрләр иде. Җир йөзендә сугышлар кабатланмасын, яшь егетләрнең гомерләре вакытсызөзелмәсен, әти - әниләр кайгы яше түкмәсен иде.

  Р. Миңнуллинның “Батыр булыгыз” шигырен тыңлагыз.

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен:

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти - әниеңне,

Туган илеңне.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлаша. Безнең дистә меңнәрчә каһарманнарыбызны онытырга хакыбыз юк. 

Үзгәрсә дә Заман,

Юк, үзгәрми,

Төсе уңмый ”Җиңү” сүзенең!

Нәкъ 70 ел элек

Шундый ук яз

Җиңү алып килгән бу Җиргә!

Сафлар сыек,

 Җиңүчеләр китә

Кими тарих,

 Йолдыз югала.

Мәңгелек моң булып

Хәтер кала

Батырларның даны

Җыр кала.

 Тормышта һәрчак батырлыкка урын бар, тик аңа юл үзеңдә бурычлылык хисе, җаваплылык, әхлакый тотрыклылык тәрбияләү аша үтә. В.А.Сухомлинский “Батырлык һәм тәвәккәллек – ул әхлаклылык һәм ихтыяр көче, алар һәр кешегә билгеле бер очракта гына түгел, ә көндәлек  тормышта, эштә дә кирәк”.