МБГББУ Салагыш урта мәктәбе
“Татарстан Республикасы Конституциясе” темасына
башлангыч классларда класс сәгате
Башкарды: МБГББУ Салагыш урта мәктәбе башлангыч класс укытучылары Закирова Л.М., Миннибаева И.А.
2023\24 уку елы
Класс сәгате
Тема: «ТР Конституциясе»
Максат: укучыларны ТР Конституциясе белән таныштыру, укучыларның танып-белү эшчәнлеген үстерү, кызыксынуларын арттыру, ТР Конституциясен өйрәнәсе килү теләге тудыру, үз фикерләрен төгәл әйтеп бирергә күнектерү, төп Законга һәм дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләү, гражданлык позициясен аңлау
1.Үткәннәрне искә төшерү. Үзегез белән таныштырганда нинди документлар кулланасыз? Ә әти-әниләрегез нинди документ кулланалар? Укуыгыз турында нинди документка карап белеп була? Дәүләтнең дә документы бар микән?
2.Яңа белем бирү.
Әйе ,бар,ул- Конституция. Әйләнә-тирә дөнья дәресендә без бу сүзне телгә алган идек.
Беренче Конституция Татарстан Республикасында 1992 елның 6 ноябрендә Төп Закон буларак кабул ителә. Конституция берничә тапкыр үзгәреш кичерә.Татарстанда Конституциягә 1990 елның 30 августында кабул ителгән Татарстанның Дәүләт Суверенитеты турында Декларация нигез булып тора. Конституция 7 кисәктән һәм 126 маддәдән тора.Татарстан --Россиянең яңа тарихында Төп Законны кабул иткән беренче төбәк. Россиянеке бер ел соңрак-1993 елның 12 декабрендә кабул ителә.
Конституция гражданнарның хокуклары сагында тора, социаль-икътисади казанышларның ,дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары системасы эшчәнлегенең ныклы нигезен тәшкил итә. Милләтләр һәм диннәр,гражданнар арасындагы татулыкны саклау турында кайгырту-барлык җитәкче органнарның төп бурычы. Яңа вариантларын эшләгәндә, шактый үзгәреш, яңалыклар кертелә. Бик күп татар халкы читтә яши. Туган телне, мәдәниятне саклау өчен яңа маддә дә кертелә.Бүгенгесе көндә шуңа таянып, чит төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм оештырыла: татарча китаплар җибәрелә, Сабантуй бәйрәмнәре уздырыла, очрашулар булып тора.
Шулай ук Татарстан Конституциясендә дәүләт телләрен тигез хокуклы татар һәм рус телләре дип язылган. Конституция –Төп Закон , ул үтәлергә тиеш, халык та үз Законына игътибар белән карарга тиеш.Шушы документ булса, республика яши. 6 ноябрь-Татарстан Конституциясе көне буларак билгеләнелә.
Ни соң ул Конституция?
Латин теленнән тәрҗемәсе- төзелеш.Дәүләтнең Төп Законы. Нигә аны Төп Закон диләр микән? Эйе, закон һәм хокукый актлар барсы да Конституциягә каршы килергә тиеш түгел. Яңа чыккан Законнар аңа буйсына.
Нигә Конституцияне кеше белергә тиеш? Тәртип булырга тиеш.Тәртип булмаса, тормыш начар булыр иде.
Кешеләрнең хокук-бурычлары да шушы Законга буйсына.Һәр кешенең исеме була, бушлай мәктәптә укый, авырса медицина ярдәме ала, әти-әниләр эшли һәм түләүле отпускта ял итә. Балалар лагерьда ял итә, иҗат белән шөгыльләнә,барасы килгән җиргә бара. Менә шулар барысы да анда язылган.Дәүләт символикасы да Конституциянең 121 маддәсендә урын алган.
Кешенең хокулары белән бергә бурычлары да бар.Кеше аны да үтәргә тиеш.Без туган җиребезне сакларга һәм якларга тиешбез.Табигый байлыкларны сакларга тиеш.Һәр җирдә җаваплылык хисе тоярга тиешбез
Илдәге законнарны президент имзалый.
Хәзер сезнең игътибарыгызны тикшерәбез
1 уен. Шакмаклардагы хәрефләрдән бүгенге темага кагылган сүзләрне табып торле төсләргә буярга кирәк.
| к | о | н | с | т | и | т | у | ц | и | я | Г |
| а | б | в | җ | г | з | к | т | У | а | з | Е |
| Х | З | и | И | л | д | Й | ң | С | у | ү | Р |
| О | Й | Й | Р | Н | һ | Ч | Ы | И | Х | я | Б |
| К | А | Е | Е | Р | Ы | Ә | Ф | Ю | Ә | б | У |
| У | Ө | Д | к | д | Ф | ү | А | Б | Ш | Ф | Р |
| К | ф | П | ф | л | а | г | у | Җ | г | О | Ы |
| ю | п | р | е | з | и | д | е | н | т | Ө | ч |
(Конституция, герб,флаг, ирек,хокук, бурыч, президент)
2 уен.Кроссворд чишәбез
| | 1х | о | 1.к | у | к | |
| | 2.н | о | я | б | р | ь |
| 3.у | е | н | |
| | 4.и | с | е | м | |
| 5.м | ә | к | т | ә | п |
| | 6.и | р | е | к | |
| 7.т | а | к | т | а |
| 8.у | р | м | а | н |
| 9.ц | и | р | к | |
| 10.и | к | м | ә | к |
| 11.Я | л | |
Горизонталь буенча.1.Бурыч белән янәшә йөри
2.Бу айда ТР Конституциясе кабул ителгән
3.Баланын бер хокукы
4.Кешегә туу белән бирелә
5.Белем алу йорты
6.Азат сүзенең синонимы
7.Мәктәп ансыз булмый
8.Кешегә йорт, җәнлеккә ни кирәк?
9.Ял итү урыны
10.Күкрәкләргә терәп кисәр.....
11. Һәркем бик ярата
Вертикаль буенча:.1.Төп Закон
3.Кайсы әкият геройларының нинди хокуклары бозыла?
Гөлчәчәк (кайнанасы урамга чыгарга ирек бирми)
Йомры икмәк ( төлке тормышын чикли)
Сертотмас үрдәк ( төлке тормышын чикли)
Буратино ( белем алырга комачаулыйлар)
4. Нәрсә ул Конституция? Бирелгән сүзләрдән кирәкле сүзләрне сайлап алырга.
Декларация, флаг, Закон, символика, Төп, Конституция –
5. Татарстан республикасында дәүләт телләре булып кайсы телләр тора? Шул сүзләрнең астына сызарга.
Кытай, рус,мари, удмурт,татар,чуваш,мордва, якут,осетин,чукча,эскимос.
6. Балага ТР Конституциясенә лабиринт буенча барып җитәргә булыш
Йомгаклау.Без бүген шактый белем тупладык.
Конституция турында өйрәнә башладык, танышуыбызны дәвам итәрбез.Өйдә һәрберегез үзегезнең нинди бурыч-хокукларыгыз бар, кәгазьгә язып килегез.