СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

4 нче сыйныф өчен тәрбия планы

Нажмите, чтобы узнать подробности

2016-2017 нче уку елында 4 сыйныф өчен тәрбия планы

Просмотр содержимого документа
«4 нче сыйныф өчен тәрбия планы»



Татарстан Республикасы

Апас муниципаль районы

Шәүкәт Галиев исемендәге

Бакырчы төп мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы

Гайнетдинова Гөлгенәнең

2016 / 2017 нче уку елында

IV сыйныфлар өчен төзелгән

тәрбия планы






2016-2017 нче уку елына 4 нче сыйныф өчен тәрбия планы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:



  • “Мәгариф турында” РФ Законы

  • Федеральный закон от 24 июня 1999 г. N 120-ФЗ  "Об основах системы профилактики безнадзорности и правонарушений несовершеннолетних"

  • Стандарты организации работы по профилактикеправонарушений среди несовершеннолетнихв образовательных учреждениях РеспубликиТатарстан

  • Долгосрочная целевая программа «Профилактика наркомании, курения и алкоголизма в школе» Бакрчинской ООШ на 2016-2021 годы

  • Программа развития воспитательной компоненты в общеобразовательных учреждениях Министерства образования и науки Республики Татарстан

  • Программа «Образование и здоровье» на 2016-2021гг.

  • Программа «Семья и школа» Бакрчинской ООШ на 2016-2021 гг.

  • Стратегия развития воспитания в РФ до 2025 года

  • Программа «Одаренные дети» на 2012-2017 гг.

  • Программа воспитания и социализации обучающихся МБОУ «Бакрчинской ООШ» на 2015-2020 гг (1-4 классы)

  • Программа «Духовно-нравственое воспитание школьников» на 2016-2021г.

  • Программа профориентационной работы в школе 2014-2017гг.

  • Программа «Патриотическое воспитание МБОУ «Бакрчинская ООШ» на  2016-2021 г.

  • “Секреты дружного класса” В.А. Дергунов, 2016 г.

  • “Путь к успеху” программасы
















Класста белем һәм тәрбия алучыларның тулы исемлеге:


4 нче сыйныф


n/n

Укучыларның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме


Туган елы

1

Гараева Чулпан Рафикъ кызы


2006, 17 нче август

2

Калимуллина Исламия Фәнил кызы


2007, 27 нче февраль

3


Садриев Айзат Вазыйх улы


2006, 1 нче август


4

Шафигуллин Рияз Нияз улы


2007, 30 нчы январь


Яңа уку елына куелган бурычлар:


  • Тәрбия бирүдә яңа формалар һәм методларны өйрәнү һәм тәрбия процессының нәтиҗәлелегенә ирешү.


  • Укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш тудыру.


  • Күмәк хезмәт аша гражданлылык һәм патриотик тәрбия бирү.


  • “Путь к успеху программасын” тормышка ашыру максатыннан укучылар һәм ата- аналар белән эшне дәвам итәргә.


  • “Тәртип бозуларга каршы профилактика” программасын тормышка ашырырга, укучыларда аңлы караш булдырырга.


  • Җәмгыятькә яраклы, сәламәт һәм аңлы шәхес тәрбияләүдә гаиләнең ролен үстерү.


  • Рухи хәзинәләребез аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү.


  • Һәр укучының – шәхси үзенчәлекләренә таянып тәрбия эшләрен оештыру.


  • Укучының мөмкинчелеген күз алдында тотып, аңа класста башкарыла

торган эшне йөкләү.


  • Һәр укучыга индивидуаль якын килә белү.


  • Бердәм коллектив туплау өстендә ныклы эшләргә.


  • Әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә тору,

алар белән бергәләп бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрү.

  • Табигатькә сак караш тәрбияләү

“Укучылар белән, үземдә булган бөтен көчне биреп эшләргә:

алар турында кайгыртырга,

яратырга, үстерә белергә,

бала хезмәте белән сөенергә һәм һәрвакыт бергә булырга тырышырга”.





2016/ 2017 нче уку елында 4нче сыйныфта 4 укучы. Укучылар бер коллективка тупланганнар һәм бер – берсенә ярдәмчелләр. Укучыларның укуга кызыксынучанлыклары көннән – көн арта бара. Алар үзләрен кызыксындырган сорауларга һәрвакыт җавап көтәләр. Тәнәфесләрдә төрле күңелле уеннар уйнарга яраталар, мәктәпкә чиста, пөхтә киенеп (формадан) йөриләр, сәбәпсез дәрес калдырмыйлар. Укучыларның әти - әниләре аларның укулары, тәртипләре белән кызыксынып торалар, кирәк вакытта ярдәм итәләр. Дәресләрдә укучылар төгәл җавап бирергә тырышалар, күп белергә омтылалар. Класста һәр укучыга эш йөкләнгән. Аларның хезмәт сөючәнлекләре дә көннән көн арта бара. Бәйрәм, конкурс, төрле чаралар үткәрүне яраталар, теләп катнашалар, башлаган эшләрен ахырына җиткерәләр, үзләрендә ихтыяр көче туплыйлар,сәламәтлекләре турында кайгыртып яшиләр. Һәр укучы туган ягын ярата, саклый, әйләнә - тирәбездәге өлкәннәрне, сугыш һәм хезмәт ветераннарын хөрмәт итә, аларның тормышы белән кызыксынып тора.

Тырышлык, теләк, әдәплелек, кызыксынучанлык, табигатьне саклау буенча системалы эш алып барыла.

IV сыйныф укучыларының тәрбиялелек дәрәҗәсе: 0,9 балл, уртачадан югарырак.




.

2016-2017 нче уку елына Бакырчы төп мәктәбенең 4 нче сыйныфында тәрбия чаралары планы

Сентябрь

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1.Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтү.

2. “Сәламәтлеккә юл – ГТО нормалары аша”.

3. Районның 86 еллыгы уңаеннан “Апасым – туган төбәгем” дигән темага әңгәмә.


Класс җитәкчесе


1 сентябрь




II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

1. Укучыларның сәләтләрен ачу һәм үстерү.
2. Милиция көненә багышланган рәсем конкурсы.


Класс җитәкчесе



кл.җит

сентябрь


III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү тәрбиясе, экологик тәрбия.

1. “Уборка мусора” акциясе буенча мәктәп тирәсеннән чүп-чар җыю.
2. «Планетаны чүп-чардан чистартыйк» атналыгында катнашу.
3. «Игелек кыл» акциясенә нигезләнеп ялгыз әбиләргә булышу

класс җитәкчесе

14-19 сентябрь



4 атна

IV. Интеллектуаль

тәрбия

1. Белем көнен үткәрү



класс җитәкчесе


1 атна






V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

1. Укучыларны спорт түгәрәкләренә тарту.
2. Медосмотр нәтиҗәләренә таянып укучыларны сәламәтлек группаларына бүлү.


3. Дәресләрдә физкультминуткалар үткәрү.

4. Әңгәмә. “Юлда сак бул!”
5. Төрле ярыш һәм эстафеталар,күңелле стартлар оештыру.

6. “Без тормышны сайлыйбыз” акциясе буенча “Тәмәке –сәламәтлек дошманы”дигән темага әңгәмә

7.”Дөрес туклану режимы» Әңгәмә ПЗ

класс җитәкчесе




кл.җит


кл.җит


кл.җит



кл.җит

сентябрь

план буенча

даими

даими



5сентябрьдән-5 октябрьгә чаклы

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1. “Экстремизмга- юк”- тәрбия дәресе

2. Терроризмга каршы көрәш . Әңгәмә

3. Видеофильм карау. «Дети войны».

класс җитәкчесе

1 атна

9 сентябрь


VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия



1.“Гаилә көне. Гаилә мөнәсәбәтләре.”

2.Чисталык дәресләре”- медсестра белән очрашу.

3.“Финанс грамотлылыгы көне




класс җитәкчесе










16 сентябрь


план буенча


VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. Барлык укучыларга кереш инструктаж уздыру.
2. 4 нче сыйныф укучыларын мәктәпнең эчке тәртип кагыйдәләре белән таныштыру.
3. «Игътибар: балалар!» акциясе.буенча рәсем конкурсы


класс җитәкчесе







1 атна



1 атна


5сентябрьдән-5 октябрьгә




IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1.”Мәктәп һәм гаилә” программасы буенча эш.”Минем гаиләм”.Фотоальбомнар карау

2.Укучыларның өйләрендә булу, ата-аналар белән әңгәмә. 3.“Путь к успеху” программасы укулары. “Малайлар һәм кызлар үсешендәге үзенчәлекләр”

3. Әти-әниләрне белем көненә чакыру

кл. җитәкчесе



даими



даими


1 сентябрь

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе


1.Дәрестә, тәнәфестә аралашу культурасы буенча әңгәмәләр үткәрү.

2.Авыр үзләштерүче һәм

сәләтле балалар белән эш.

кл. җитәкчесе,



даими




сентябрь

XI. Экологик

тәрбия.

1. Хезмәт айлыгы.
2. «Планетаны чүп-чардан чистартыйк»

.
3. Район «Игелек кыл» акциясендә катнашу.
4. “Чисталык дәресе” акциясе.


кл. җитәкчесе






12-17 сентябрь

план буенча


Октябрь

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1. Хәтер көне.
2. «Укытучыңны котла!” акциясендә катнашу.
3. «Детство без границ» республика акциясенә старт.
4. “Өлкәннәр ункөнлеге”н билгеләп үтү.

5. Сугыш чоры балалары белән очрашу, котлау


класс җитәкчесе

15 октябрь

5 октябрь





1-10 Октябрь


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.


1. «Укытучыңны котла» акциясе.


2.Шигырь конкурсы.


кл.җитәкчесе


5 октябрь




III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1. Шәфкатьлелек айлыгы.
2. «Кайгырту» операциясе. Ветераннарны, өлкәннәрне бәйрәм белән котлау.
3. Макулатура җыю өмәсендә катнашу

кл. җитәкчесе


1-10 октябрь

даими

IV. Интеллектуаль

тәрбия


1. Укытучылар көненә газета, открытка чыгару

2. Сугыш чоры балалары белән очрашулар

кл.җитәкчесе

1-5 октябрь



1-10 октябрь


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү


1.Күңелле стартлар,ярыш һәм эстафеталар
2. «Әти, әни, мин- спорт сөюче гаилә»- конкурсында катнашу.
3. Бөтенрәсәй «Я выбираю спорт, как альтернативу пагубным привычкам!» акциясенеӊ ТР этабында катнашу.

4. «Организмның үсеше өчен кирәк булган туклыклы матдәләр”.Әңгәмә ПЗ



әти-әниләр

кл.җитәкчесе


кл.җит


кл.җит


7 октябрь


план буенча

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1.Бергәләп әкият,мультфильмнар карау

2.Туган көннәрне билгеләп үтү

3.”Дәү әнием һәм дәү әтиемә”.Шигырь һәм җырлар өйрәнү



кл.җитәкчесе


даими


1-10 октябрь




VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


1. Өлкәннәр, укытучылар көненә багышланган бәйрәмдә катнашу.

2. Ветеран укытучыларны “Өлкәннәр көне” белән котлау

3. “Хәтер көне”н билгеләп үтү.

4. Обелиск тирәсен чистарту,чәчәкләр кую.

кл.җитәкчесе





1-10 октябрь





14 октябрь


VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе


1. Укучыларны хәвефләрдән саклау.Әңгәмәләр үткәрү.

-“Тәмәке - агу”;

-“Исерткеч эчемлекләр һәм балалар”;

-“Балалар һәм наркотиклар”



кл. җитәкчесе


кл.җитәкчесе






даими



даими




IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1.Ата-аналар белән класс җыелышлары үткәрү

2. “Путь к успеху” программасы укулары

“Балаларның хокуклары һәм бурычлары, әти – әниләренең җаваплылыгы”

кл. җитәкчесе

сыйныфның планы буенча

21 октябрь

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе


1.”Укытучылар, өлкәннәр белән сөйләшә беләсеңме?-тәрбия дәресләре үткәрү

2. “Синең тормыш юлың һәм ул нәрсәдән башлана.(әңгәмә)

“Син үз-үзеңне беләсеңме?”

сыйныф сәгате.

класс җитәкчесе



кл. җитәкчесе

даими


ел дәвамында





XI. Экологик

тәрбия.

1. “Табигатьне сакла!» Әңгәмә
2.”Без – табигать баласы”.рәсем конкурсы

кл.җитәкчесе




октябрь







Ноябрь

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1. Татарстан Республикасы конституциясе көне. Әңгәмә
2. 4 нче ноябрь – халыклар бердәмлеге көне.Әңгәмә

Кл. җитәкчесе



1 атна


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

1. Әниләр көне уңаеннан сугыш чоры әниләрен котлау.
2.”Әнием, кадерлем”Әниләргә бүләк әзерләү


Кл. җитәкчесе


кл.җит.

25 ноябрь


дәрестән соң

III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1. «Сөмбелә», «Уңыш» бәйрәмнәре өчен җыр,бию,шигырьләр өйрәнү

2.”Мин үсәч нинди һөнәр сайлыйм?”дигән темага әңгәмә

класс җит.


кл.җитәкчеләре

ноябрь


даими

IV. Интеллектуаль

тәрбия


  1. Әниләр көненә котлау сүзләре өйрәнү

  2. “Бу минем әнием” Портретлар ясау




кл.җитәкчесе



4 атна

план буенча


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

1.Укучыларны волейбол, баскетбол, милли көрәш, шахмат ярышларына тарту.

2. Тәнәфес вакытында уеннар оештыру.

3.”Тешләрне ничек дөрес чистартырга?” Әңгәмә ПЗ



кл.җитәкчесе


кл.җит

кл.җитәкчесе




даими



даими


VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1 Халык бердәмлеге көнен билгеләп үтү.Әңгәмә

2. Терроризмга каршы китаплар күргәзмәсе оештыру,әңгәмә

кл.җитәкчесе


кл.җитәкчесе


4 ноябрь


план буенча


VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия



1. Сара апа Садыйковага багышланган “Җырларым-көйләремдә чишмә тавышы” диеп исемләнгән тема астында сөйләшү.

2.Ш.Галиевны искә алу.Шигырь бәйрәме.

(Ш.Галиев музеена экскурсия)

3.Мәктәп музеенда булу.”Алар Ватан өчен көрәштеләр”





кл.җитәкчесе




кл.җитәкчесе


план буенча



план буенча




20 ноябрь


VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. “Халыкара бала хокуклары” көненә багышланган түгәрәк өстәл.

2. Укучыларга җәмәгатьчелек күзәтүен булдыру.

3. “Шәфкатьле булыйк...” ялгыз карт – карчыкларның хәлен белү,ярдәм итү


кл. җитәкчесе


кл. Җитәкчесе


план буенча

1 атна



даими


даими

IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1.Ата-аналар җыелышлары.

2. Тәрбиягә авыр бирелүче балаларның ата-аналары белән аерым сөйләшүләр үткәрү.

3. “Путь к успеху” программасы укулары

“Гаилә членнарының социаль функцияләре”

4. Әниләр көненә карата кичә оештыру

кл. җитәкчесе



кл.җитәкчесе

кл.җитәкчесе


план буенча


даими


план буенча

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе


1.Татар теле,рус һәм инглиз телләре безгә ни өчен кирәк? Әңгәмә

3. Халык бердәмлеге көне уңаеннан төрле телдә шигырь конкурсы


Кл. җитәкчесе


Кл. җитәкчесе


даими


план буенча


XI. Экологик

тәрбия.

1. “Без- табигать баласы”Табышмаклар,ребуслар чишү,сорауларга җавап



Кл. җитәкчесе



даими





Декабрь

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1. Россия конституциясе көне.Әңгәмә
2. 9декабрь-Ватан батырлары көне.Әңгәмә
3. Инвалидлар декадасы уӊаеннан «Игелек кыл» акциясендә катнашу.Сугыш һәм тыл ветераннарын Яңа ел белән котлау.

кл.җит.

1-2 атна

9 Декабрь

1-10 Декабрь


декабрь


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

1.Дини бәйрәмнәр хакында сөйләшү.
2. Боз шәһәрчеге төзү.
3. Яңа ел бәйрәме.Тамашада катнашу

кл.җит.

кл.җит

кл.җит


даими

1 атна

4 атна


III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1.Кул эшләре күргәзмәсен оештыру, үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен күрә белергә өйрәтү.

2.«Чыршы», «Җимлек» операцияләре.
3. «Кышлаучы кошларны каршы алу».Җимлекләр ясау һәм тиешле урынга элү


кл.җит.

укучылар,әти-әниләр

мәктәпкүләм, бәйрәмнәр



план буенча

IV. Интеллектуаль

тәрбия



  1. Сыйныф сәгатьләре: “Күп укыган-күп белә”Әңгәмә

  2. Түгәрәк эше.”Яшь рәссамнар”



кл.җит.


кл.җит.



план буенча


даими


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

1нче декабрь – бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне.Әңгәмә
2. Мәктәпкүләм спорт ярышларында катнашу.Башлангыч сыйныфлар арасында күңелле стартлар.

3.”Даруларның файдасы һәм зыяны” Әңгәмә ПЗ

кл.җит


кл.җит




кл.җит


1 Декабрь


план буенча

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1.Гореф-гадәтләрне дәвам итү максатыннан “Әбием сандыгы”дигән темага әңгәмә

кл. җитәкчесе

план буенча


VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


1. “Яңа ел” бәйрәменә стенгазета чыгару.

2. Кар сыннары,рәсемнәр ясау


кл. җит.


3-4 атна



VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1.”Тәртип бозма!”девизы ярдәмендә класста тәртипне саклау


кл. җит.

ай дәвамында


IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1. Класс җыелышлары.

2. Яңа ел кичәсенә чакыру, бәйрәм белән котлау.

3.“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Үз гаиләңне ярату”

Кл.җит


Кл.җит

план нигезендә



3 атна

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе


1.”Коррупциягә юл юк!”Рәсем конкурсы

Кл.җит

План буенча



XI. Экологик

тәрбия.


1. «Кышлаучы кошларны онытма!».Җимлекләрне тулыландырып тору


Кл. җит.



ай дәвамында



Январь

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1. «Синең буш вакытың һәм сәламәтлегең» Әңгәмә
2.” Минем гаиләм”.Презентацияләргә анализ

кл.җит


кл.җит

1 атна


2 атна


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.


Нәфис сүз конкурсы.

кл.җитәкчесе

план нигезендә

III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

“Чиста тирәлек” операциясендә катнашу.

Обелиск тирәсен кардан чистарту.

кл.җит.

даими


IV. Интеллектуаль

тәрбия


“Җирдә яшәү өчен”.Рәсем конкурсы




3 атна


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

  1. Мәктәпкүләм спорт ярышларында катнашу.

    2.Әти-әниләр белән күӊелле стартлар.

3.“Юл аша чыгу кагыйдәләре” ПЗ

кл.җит



кл.җит


кл.җит

план нигезендә



3-4 атна



VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1.Созвездие-Йолдызлык фестиваленә әзерләнү.

2.Мәктәп,район тарафыннан оештырылган театр,концерт тамашаларга бару.

, кл.җит


кл.җит.

план нигезендә

VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


Балалар бакчасы өчен әкиятләргә сценарий

әзерләү

кл.җит.

план нигезендә

VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. «Ничек яшисең яшьтәш?» Анкета

кл.җит.

3 атна

IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1.Класс җыелышлары:

- 2 чирек нәтиҗәләре;

-балаларга һөнәр сайлаганда дөрес юнәлеш бирү.

2.“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Гаиләдә әдәплелек һәм эш сөючәнлек тәрбияләү”

кл.җит

чирек ахырында



план нигезендә

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән аралашу.

кл.җит, баладар бакчасы тәрбиячесе

4 атна


XI. Экологик

тәрбия.

«Кызыл китап ни сөйли?» уен-сәяхәт.

Кл.җит.-тәрбия дәресе

план нигезендә



Февраль

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.


1. «Аҗаган» хәрби-патриотик уенын күзәтү
2. Ватанны саклаучылар көне.Рәсем конкурсы
3. «Чын ир-егетләр» конкурсы уздыру.(башлангыч класслар)

4.Әтиләр конференциясе

5. Муса Җәлил туган көнен искә алу.

Шигырь конкурсы


Кл. җит.


Кл.җит.


3 атна


2 атна


3 атна




план буенча


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.


“Дини бәйрәмнәр”Әңгәмә,китаплар күргәзмәсе


кл.җит.


2атна




III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

Әтиләргә бәйрәм уңаеннан сувенирлар ясау

кл.җит


2атна


IV. Интеллектуаль

тәрбия


Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы буенча “Чик сагында”дигән темага рәсем конкурсы


кл.җит


1 атна



V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

  1. Спорт ярышларында катнашу.
    2.Тәнәфесләрдә күңелле уеннар дәресләрдә физкультминуткалар оештыру.

3.”Алкоголь куллануның организмга зыяны” Әңгәмә ПЗ

кл.җит


кл.җит




кл.җит

даими


даими

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


Район әтиләр конференциясенә әзерлек.

Әтиләрнең осталыгына карап кул эшләре әзерләү.күргәзмә оештыру.

кл.җит

әтиләр

4 атна

VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


1.Ватан, армия темаларына карата фильмнар карау

2.“Солдат абый кем ул?”Әңгәмә


кл.җит


кл.җит



план буенча


план буенча

VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. Әңгәмәләр:

а)Туган ягыбызның күренекле шәхесләре;

б) “Минем Ватаным”

кл.җит.

план нигезендә

IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1. Әтиләр конференциясе

2.“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Аралашу – гаиләдәге тәрбиянең төп факторы”


кл.җит

4 атна



X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе

1.“21-февраль-Халыкара туган тел көне” н билгеләп үтү.Туган телдә шигырьләр өйрәнү,конкурс

кл.җит

3 атна


XI. Экологик

тәрбия.

  1. Макулатура җыю.

  2. Җимлекләрне кардан чистарту

кл. җит.


план нигезендә




Март

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1.Мәктәп музеена экскурсия

2.”1 март- Бөтендөнья гражданлык оборонасы көне”. Әңгәмә


кл.җит


кл.җит


планы нигезендә

1 март


II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

1. “Нинди һөнәр яхшырак?”

2. “Иң якын кешем син,әнием!” әниләргә багышланган кичә


кл.җит.


кл.җит

план нигезендә

1 атна


III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1.Технология дәресләрендә чәчәк орлыклары утырту.

2.Әниләр көненә кулдан истәлекле бүләкләр, открыткалар ясау.


кл.җит



кл.җит

1-2 атна



1 атна

IV. Интеллектуаль

тәрбия



Сугыш турында шигырьләр.(конкурс)

кл.җит

план нигезендә




V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

1.Мәктәпкүләм спорт ярышларында катнашу.
2. «Әти, әни, мин – дус гаилә» спорт ярышы.

3.”Тәмәкенең организмга зыяны” ПЗ

кл.җит




кл.җит

план нигезендә

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


  1. 3 март- Балалар телевидениесе һәм радиосы көне.Әңгәмә

2.Герой шәһәрләргә экскурсия.(читтән генә)

кл.җит.

3 март

VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


1. 8 март – халыкара хатын-кызлар көне.
2 «Ягез әле, кызлар! » кичәсе.
3. Район «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашу.

кл.җит.


кл. җит.

1 атна


план нигезендә

VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. «Школа – территория без наркотиков» конкурсында катнашу.
2. «Сумка», «Форма», «Китап» операцияләре.

кл. җит.


кл. җит.


план нигезендә


2 атна


IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1. Классларда җыелышлар.

2.“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Бала һәм әти-әниләр арасындагы конфликтлар”



кл. җит.


4 атна

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе

1.Яз бәйрәме- “Нәүрүз”-башл. сыйныф укучылары тарафыннан нәфис сүз кичәсе

башл. кл. җит.

4 атна


XI. Экологик

тәрбия.


1.Сыерчык оялары ясау һәм урнаштыру.

2. “20 март- Халыкара урман көне, Җир көне”- әңгәмә.


кл.җит. ,

әтиләр


.


ай буе

20 март



Апрель

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

“Буыннарны берләштерә батырлар даны».Ветераннар белән очрашу.


кл.җит.


кл.җит


план нигезендә



II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

Татар халкының гореф-гадәтләре.Әңгәмә.

Күмәк уеннар


кл.җит.


3 атна

III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1.Мәктәпкүләм өмәдә катнашу.

2.Технология дәресләрендә мәктәп яны кишәрлегендә язгы бакча эшләрендә катнашу

кл.җит.


кл.җит.


МП нигезендә


3-4 атна


IV. Интеллектуаль

тәрбия


“Тапкыр бабайда кунакта”Зирәкләр ярышы

кл.җит.


план буенча


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

1. 7 нче апрель – Сәламәтлек көнендә катнашу

2.Күңелле стартлар,эстафеталар

3.”Наркотик куллануга синең мөнәсәбәтең” ПЗ

4. «Югарырак! Тизрәк!Көчлерәк!»Башлангыч сыйныфлар арасында ярыш.


кл.җит.




кл.җит


план нигезендә

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


1.Балалар өчен мультфильмнар карау.

2.Авыл китапханәсенә экскурсия.

кл.җит.

кл.җит.

даими

3 атна

VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия


1.Көлке көнен билгеләп үтү.

2.Кошларга багышланган кичәдә катнашу.

3. Г.Тукай туган көнен билгеләп үтү.Шигырь конкурсы

кл.җит.

.

1 атна

2 атна


4 атна

VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

“Начар гадәтләрдән сак бул!”Әңгәмә

кл.җит.



даими


IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1 .“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Гаиләдә баланың сәләтен үстерү”


кл.җит.


3-4 атна

1 -2 атна

X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе

1 нче сыйныфка укырга керүче балалар белән очрашу

Кл.җит.

3-4 атна




XI. Экологик

тәрбия.

1. Мәктәп территориясен,
елга, инеш буйларын җыештыру.

кл.җит.

даими


4 атна




Май

Тәрбияви юнәлешләр

Планлаштырылган чара

Җаваплы

Вакыты


I. Гражданлык, патриотик тәрбия.

1. 9 май – җиңү бәйрәме.
2. «Батырлык» дәресләре.


кл.җит.

кл.җит.



9 май

план нигезендә



II. Әхлакый, дини һәм нәфис зәвык тәрбиясе.

“Бөек Җиңүнең 72 еллык бәйрәме”ндә катнашу.

Халыкара гаилә көнен билгеләп үтү

кл.җит

кл.җит



9 май

15 май

III. Хезмәткә һәм иҗатка уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

1.Мәктәпкүләм өмәләрдә катнашу

2.Технология дәресләрендә мәктәп яны кишәрлегендә язгы бакча эшләре.

кл.җит.


кл.җит.



МП нигезендә

2-4 атна


IV. Интеллектуаль

тәрбия


Йомгаклау контроль эшләре,проект эшләренә анализ


кл.җит.


план буенча


V. Укучыларга физик тәрбия бирү, сәламәтлән-дерү

.
1. Экскурсияләр оештыру.

2.”Куркынычсызлык мәйданчыгы” Күңелле старт ПЗ


кл.җит.

кл.җит

план нигезендә

VI.Социокультуралы һәм медиакультуралы тәрбия


Сыйныфта йомгаклау класс сәгатьләре

Мәктәп яны лагерына укучылар туплау

кл.җит.

4 атна



VII.Иҗади культура һәм эстетик тәрбия



1.Соӊгы кыӊгырау бәйрәмендә катнашу

кл.җит.


25 май


VIII.Хокук һәм куркынычсызлык тәрбиясе

1. 31 май – «Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш» көне.Әңгәмә
2. «Планетя земля» наркотикларга каршы район рәсем конкурсында катнашу.

кл.җит.


кл.җит.


4 атна


план нигезендә

IX. Гаилә тәрбиясе

Әти-әниләр

белән эш

1. Йомгаклау ата-аналар җыелышы.

2.Балаларның җәйге ялын оештыру.

3.“Путь к успеху” программасы буенча эш

“Гаилә бәйрәмнәре аша балаларны тәрбияләү”

кл.җит.

кл.җит.


4 атна


X.Коммуникатив (аралашу)

культура тәрбиясе

1.Соңгы кыңгырау кичәсенә әзерләнү

кл.җит.


3-4 атна




XI. Экологик

тәрбия.


1. Агач һәм чәчәкләр утырту.


кл.җит.


2 атна









2015 – 2016 нчы уку елында 3 сыйныфта тәрбия эшенә анализ


Узган уку елында түбәндәге максат һәм бурычлар куелган иде:

  • тәрбия бирүдә яңа формалар һәм методларны өйрәнү һәм тәрбия процессының нәтиҗәлелегенә ирешү;

  • “Сәламәтлек” программасына нигезләнеп, укучыларда сәламәт яшәүгә омтылыш тудыру;

  • “Патриотик тәрбия бирү программасы” нигезендә системалы эшләргә;

  • “Путь к успеху программасын” тормышка ашыру максатыннан укучылар һәм ата- аналар белән эшне дәвам итәргә;

  • “Тәртип бозуларга каршы профилактика” программасын тормышка ашырырга, укучыларда аңлы караш булдырырга;

  • җәмгыятькә яраклы, сәламәт һәм аңлы шәхес тәрбияләүдә гаиләнең ролен үстерү;

  • “Сәләтле бала” программасы буенча эшләү;

  • һәр укучының – шәхси үзенчәлекләренә таянып тәрбия эшләрен оештыру;

  • укучының мөмкинчелеген күз алдында тотып, аңа класста башкарыла

торган эшне йөкләү;

  • һәр укучыга индивидуаль якын килә белү;

  • бердәм коллектив туплау өстендә ныклы эшләргә;

  • әти - әниләр белән тыгыз элемтәдә тору, алар белән бергәләп бәйрәмнәр, төрле чаралар үткәрү.

Куелган максат һәм бурычларны тормышка ашыру юнәлешендә сыйныфта план буенча нәтиҗәле эш алып барылды.

Узган уку елын тәмамлаганда сыйныфта белемнең сыйфаты 75% булды. 3 нче сыйныфны Гәрәева Чулпан, Кәлимуллина Исламия, Шәфигуллин Риязлар “4”ле һәм “5”ле билгеләренә генә тәмамладылар. Алар ел дәвамында “Маленький мастер” түгәрәгендә шөгыльләнеп үзләренең иҗади мөмкинлекләрен үстерделәр, дистанцион конкурсларда теләп катнаштылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

Укучылар бәйрәмнәрне аеруча яраталар. “Уңыш бәйрәме”, “Хуш киләсең, Яңа ел!”, “Нәүрүз”, “Сабантуй”, “Ягез әле, кызлар!”,”Туган телем- иркә гөлем”,”Котлы булсын туган көнең!” һ.б. бәйге-тамашаларында ныклы әзерлек белән, яратып катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.

Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан “Үлемсез полк” акциясендә дә актив катнаштылар. Сугыш ветераны Зәйнетдин бабайлары Низамов янына барып, сугыш турындагы хатирәләрне тыңладылар, митингта катнаштылар.

Узган уку елында тәрбиянең эчтәлеге укучыларда югары әхлакый сыйфатлар: туган илгә мәхәббәт, намуслылык, гаделлек, җаваплылык, эш сөючәнлек тәрбияләү, үз-үзләренә бәя кую күнекмәләре формалаштыру, рухи һәм физик сәламәт, интеллектуаль үсешкә ия булган шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Тәрбия эшендә түбәндәге формалар кулланылды: класс сәгатьләре, телдән журналлар, диспутлар, интеллектуаль уеннар, экскурсияләр, спорт ярышлары, сыйныф һәм гаилә бәйрәмнәре, милли бәйрәмнәр.

Тәрбия эшендә түбәндәге методлар уңышлы булды: шәхси үрнәк, беседа, һәр укучыга теләген, кызыксынуын, сәләтен исәпкә алып эш бүлеп бирү, класста төрле эшләрне башкарганда ярыш оештыру, тапшырылган эшне үтәткәндә таләпчәнлек, мактау, индивидуаль әңгәмәләр.

”Эшләгәнең - өеңә, өйрәнгәнең - үзеңә”,”Тугры дус – җанлы хәзинә”, ”Кешене туйдыручы – һөнәр”, ”Шәфкатьлелек бизи кешене”, “Кыен хәлләрне җиңә бел!” , “Ияргән иптәшең үзеңнән яхшырак булсын”, “Кешелекле булу җиңел түгел” һ.б. әхлак дәресләре укучылар өчен файдалы булды. Бу дәресләрдә алар үз-үзләренә бәя куярга, яхшыны яманнан аерырга өйрәнделәр. “Табигатьнең гүзәллеген күрергә өйрән!” акциясе буенча үз куллары белән мәктәпнең чәчәк бакчасын бизәделәр.



Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан сыйныфта күп эш башкарылды. “Сыра алкоголь түгелме?”,”Начар гадәтләргә – ЮК!”, ”Дөрес туклану кагыйдәләре”, “СПИДка каршы көрәш көне”, “Грипптан һәм салкын тиюдән саклану” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрелде. “Озак һәм сәламәт яшәү серләре”, “Иң зур байлык – сәламәтлек” дигән класс сәгатьләре уңышлы үтте.

Наркоманияне профилактикалау өчен “Путь к успеху» программасы буенча әти-әниләр һәм укучылар белән даими эш алып барылды.

Укучылар җәмгыятькә файдалы хезмәттән дә читләшмиләр. Мәктәп территориясен җыештыруда, үзебезгә тапшырылган чәчәк түтәлен карауда, классны даими җыештырып торуда бик тырышып эшләделәр, үзләренә тапшырылган эшне сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тырыштылар. Җәйге лагерь чорында укучылар мәктәпнең тәҗрибә участогында эшләделәр.

Ел дәвамында әти-әниләр белән дә даими эш алып барылды. Әти-әниләр җыелышлары ныклы әзерлек белән үткәрелде.

2015-2016 нчы уку елында эшләнгән эшләргә анализ ясагач, куелган тәрбияви максат һәм бурычлар нигездә үтәлде дип саныйм.

Төрле чараларда катнашу, үзеңне күрсәтә белү, куелган максатларга ирешү укучыларның активлыгын арттыра, кешеләр белән аралашу культурасын үстерә, яңа дуслар табарга ярдәм итә. Укучылар бүгенге көндә югалып калмаска, чынбарлыкка яраклаша белергә, үзләренә кирәкле юнәлешне сайлап, сәләтләрен үстерүгә өйрәнеп киләләр.

Бүген гомуми төп белем бирүдә укучыларны билгеле күләмдә белем белән коралландыру гына түгел, аларны нәтиҗәле эшчәнлеккә сәләтле шәхесләр итеп тәрбияләү төп максат булып тора.